поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.11.2009 Мәгариф

БЕЗ РИЗА, ӘММА...

8 ноябрьдә ТДГПУ гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булган иде. Анда башкалабызда оештырылачак Идел буе федераль университетына вузны кертү концепциясе эшләп кабул ителде. Концепция Казанда федераль университет оештыруга булышлык итү республика комиссиясе җитәкчелегенә, ТР Президенты Аппаратына һәм ТР Дәүләт Советы каравына юлланган. Кичә, үз тәкъдимнәренең асылын аңлату максатында, ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов матбугат җыелышы уздырды.

Бу җыелышның эчтәлеген "Без нинди мирастан баш тартмаска тиешбез" дип бәяләргә булыр иде. ТДГПУ коллективы үзидарәсе һәм төп хасияте сакланган сурәттә яңа вуз составына керергә бишкуллап әзер. Хезмәт хаклары 50 процентка арту белән бергә, укытучылар әзерләүдә һәм аларның белемен камилләштерүдә яңа мөмкинлекләр дә ачыла дигән сүз бит бу. Алты милли республиканы колачлаган федераль округта педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәк вәкаләте бирелү ихтималы ничек кызыктырмасын!

 

– Кабатлау килеп чыкмасмы соң? Әйтик, КДУда да, ТДГПУда да татар, урыс филологиясе факультетлары бар. Икесендә дә укытучылар әзерләнә, – дип сорадык без ректордан.

 

– Классик университет үз хасиятен, без үз үзенчәлегебезне саклап калырга тиеш. Бездәге һәм андагы филология факультетларын кушмаска кирәк. Мәгълүм булганча, КДУ беренче чиратта филологларны, аннан соң гына укытучылар әзерләүне максат итеп куя. КДУ югары гуманитар белем бирсә, без тәгаен мәктәптә эшләячәк белгечләр әзерлибез. Укучыларыбыз фән нигезләрен үзләштерүдә генә түгел, вузара спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә һәм студентлар үзидарәсен кертүдә даими алдынгы урыннарны алып килә. Инде методик үзәккә килгәндә, без яшәп килгән укытучыларның белемен камилләштерү институтыннан аермалы буларак, үзебезнең базада даими алты кеше генә эшли торган шундый ук институт булдырдык. Бу әлеге максатта тотыла торган чыгымнарны дистәләрчә мәртәбә киметү дигән сүз, – дип аңлатты Рәдиф әфәнде.

 

Шунысы кызык: озак еллар әлеге вузда ректор булып эшләгән Мирфатих әфәнде Зәкиев шушы гыйльми совет утырышында чыгыш ясап, әгәр ТДГПУ КДУның яшәп килгән факультетлары һәм кафедралары составында "эреп" юкка чыкса, берничә елдан республикабызда Казан төбәген укытучылар белән тәэмин итү өчен яңа педуниверситет ачарга туры килүе бар, дигән фараз белән чыгыш ясаган. Бу фикерне матбугат җыелышында катнашкан Франция Мәгариф һәм фән министрлыгының баш инспекторы Жерар Брусса да тәкрарлады.

 

– Сездә генә бара торган үзгәрешләр түгел бу. Европада да педагогик кадрларны әзерләү буенча зур үзгәрешләр күзәтелә. Бездәге педуниверситетлар да килешү нигезендә классик университетлар составына керде. Шул ук вакытта алар үзидарәсен, хезмәткәрләрен һәм өлешчә финанс мөм­кинлекләрен саклап калды. Сездә ничек булыр: бездә ректорлар атамасы да саклап калынды. Университет җитәкчесе исә хәзер президент дип атала, – дип сөйләде Жерар әфәнде.

 

Билгеле, хикмәт ничек дип аталуда түгел. Университет җитәкчесе ректор булып калса, ТДГПУ, КФИИ җитәкчеләрен – директорлар, педуниверситеттагы институтларны факультетлар яки үзәкләр дип йөртергә мөмкин. Иң мөһиме: Франциягә охшарга тырышырга иде безгә. Анда укытучылар дәүләт хезмәткәрләренә тиңләштерелгән: 3 мең-5 мең евро хезмәт хакы ала икән. Хәер, безнең укытучыларыбыз да шул ук дәүләт эшен башкара. Алар – агитатор да, пропагандачы да. Зарурлык булса, ындыр табагында ашлык та җилгәрә, юл буйларын да чаба. Тик хезмәт хакларын гына песи ялаган.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 232 | 18.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»