|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2017 Криминал
Татарстанда пенсионер гараж белән мунчасына ут төрткән, аннан үзенә кул салмакчы булганТүбән Кама районының Зур Афанасово авылында яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә шалтыратып, пенсионерның гараж белән мунчасына ут төртүен, аннан муенын тимер үткәргеч белән бәйләп газ торбасына чолгавын хәбәр иткән. Ир-ат шул рәвешчә үз-үзенә кул салмакчы булган. 65 яшьлек пенсионерны күршеләре коткарып калган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләре ир-атны коймадан төшәргә үгетли алган. Янгын да сүндерелгән. Пенсионер җәен дә туганнары белән ызгышканнан соң өенә ут төрткән булган икән. Хатыны аерылышканнан соң гараж белән мунчаны алмакчы булгач, ир-ат аларны да юк итәргә теләгән булып чыккан, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|