поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.01.2017 Мәгариф

Бер мәктәптә ике юбиляр

Январь аенда Семочкиның Садек Абельханов исемендәге урта мәктәбендә ике юбилей билгеләп үтүчеләр булды. Мәктәп директоры Шамил Абдулбари улы Сафинүзенең 60 яшен тутырды, аның уку-укыту буенча урынбасары Надирә Вафа кызы Каюмова 65 яшен каршылады. Нинди генә мәктәп булмасын, әлеге катлаулы заманда ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп фигура булып укытучылар коллективын җитәкләүче директор һәм аның урынбасары санала.

Тик төрле үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйсы килә: ул үзендә укыган һәр баланы кеше итеп тәрбияләп чыгарырга бурычлы. Шушы максатка ирешү юлында директор оста идарәче, ә уку-укыту мөдире оста укытучы сыйфатларын берләштерергә тиеш. Мәктәпнең эш юнәлешен, приоритетларын билгели алган, тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә даими эшләргә әзер булган җитәкчеләр генә, коллектив белән берлектә, уку-укыту һәм тәрбия сыйфатын тиешле дәрәҗәгә күтәрә алалар. Ә Семочкида бу тандем бик уңышлы эшли.

 
Эшемдә таптым бәхетне
 
Январь аенда Семочкиның Садек Абельханов исемендәге урта мәктәбендә ике юбилей билгеләп үтүчеләр булды. Мәктәп директоры Шамил Абдулбари улы Сафин үзенең 60 яшен тутырды, аның уку-укыту буенча урынбасары Надирә Вафа кызы Каюмова 65 яшен каршылады. Нинди генә мәктәп булмасын, әлеге катлаулы заманда ул нинди генә үзгәрешләр, яңарышлар кичермәсен, анда төп фигура булып укытучылар коллективын җитәкләүче директор һәм аның урынбасары санала. Тик төрле үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйсы килә: ул үзендә укыган һәр баланы кеше итеп тәрбияләп чыгарырга бурычлы. Шушы максатка ирешү юлында директор оста идарәче, ә уку-укыту мөдире оста укытучы сыйфатларын берләштерергә тиеш. Мәктәпнең эш юнәлешен, приоритетларын билгели алган, тирән фикерле, заманча карашлы, үз өстендә даими эшләргә әзер булган җитәкчеләр генә, коллектив белән берлектә, уку-укыту һәм тәрбия сыйфатын тиешле дәрәҗәгә күтәрә алалар. Ә Семочкида бу тандем бик уңышлы эшли.
 
Шамил Абдулбари улы Сафин 25 январьдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.
 
Ул менә инде 38 ел мәктәп ишекләрен ачып эшкә килә, шуның 32 елдан артыгын - мәктәп директоры вазифасында.
 
 
Иртәдән кичкә кадәр шушы белем йортында ул. Педагогия институтын тәмамлап, эшкә килгән 21 яшьлек егет хәзер 60 яшен тутырган ир солтаны, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы җитәкче.
 
Шамил әфәнде 1957 елда Семочкида гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Абдулбари абый ферма мөдире, аннары 22 ел өстенә колхоз рәисе булып эшли. Әнисе Хава апа 40 ел гомерен башлангыч сыйныфларда балалар укытуга багышлый. Алар кече яшьтән үк өч улларында да бер-береңә ярдәм итү, олыларга хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатларны булдырырга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар, һәркайсын эшкә өйрәтәләр.
 
- Авылда бит ике юнәлеш кенә иде ул вакытта, авыл хужалыгы белгеченә укыйсың яисә укытучы буласың. Тик нәнәйнең кәсебе алдыра төште, күрәсең, - ди Шамил Абдулбариевич.
 
Язма героебыз туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәге Уразавылда урта белем алып, Горький дәүләт педагогия институтына керә һәм аны 1978 елда уңышлы укып бетереп, хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә физика укытучысы буларак башлап җибәрә. Шулай итеп, гаиләдә уртанчы бала булып үскән егетне язмыш авыл тормышы белән бәйли. Өч ел эшләгәч, аны уку-укыту буенча директор урынбасары, ә инде 1984 елда сәләтле белгечне директор итеп билгелиләр. Үз авылын өзелеп сөю, туган туфрагына тугры булу аңа бүгенгәчә шушы вазифаны физика, хезмәт һәм сызым дәресләре укыту белән берләштереп башкарырга көч-дәрт бирә.
 
Шамил Абдулбари улының шәхси тормышы да сокланырлык. Гомерлек юлдашы, пар канаты Шамилә Заер кызы белән 35 ел бергә, бүгенге көнгә кадәр бер-берсен күз карашларыннан аңлап, ихтирам итеп, мәхәббәт хисен саклап, бәхетле гомер кичерәләр. Ул да абруйлы укытучы, бар гомерен балаларга химия фәненең нечкәлекләрен өйрәтүгә багышлаган тәҗрибәле педагог. Ике кызларына да дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Олы кызлары Алсу, Семочки мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, Түбән Новгородта сәләтле балалар үзәгендә укый (ЦОД), аннары шушы шәһәрдә үк дәүләт лингвистик институтын бетереп, хәзерге көндә Мәскәүдә эшләп яши. Икенче кызлары Зифа да урта мәктәпне алтын медальгә, Идел-Вятка дәүләт хезмәте академиясен кызыл дипломга тәмамлап, гаиләсе белән башкалада яши, дәрәҗәле урында белгечлеге буенча хезмәт итә.
 
Шамил Абдулбари җитәкләгән коллектив, мәктәпләр тормышында хөкем сөргән әлеге болганчык заманда каушап калмаска тырыша, белем бирүнең яңа юлларын эзли, укытуның формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча актив эш алып бара. Һәм, әйтергә кирәк, мәктәпнең яулаган үрләре дә байтак. Белем йортын төрле уку елларында 32 укучы алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган. БДИларны уңышлы тапшырган укучылар төрле югары уку йортларында белем алалар. Бүгенгә Семочки урта мәктәбендә 62 бала укый, аның филиаллары булган Яндавишча төп мәктәбендә 34, Пашат башлангыч мәктәбендә 7 бала белем үзләштерә.
 
- Бүгенге көндә мәктәбебездә балаларга тиешле, хәзерге заман таләпләренә туры килерлек белем бирергә сәләтле 15 югары белемле педагог эшли, шуларның дүртесе югары, калганнары беренче категорияле. Барлык фәннәрне дә махсус уку йортларын тәмамлаган белгечләр укыта. Мин укучыларның төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә, фәнни олимпиа-даларда һәм конференцияләрдә, спорт өлкәсендәге һәм башка чараларда призлы урыннар яулавына, балаларны шушы чараларга ихластан әзерләгән укытучыларның уңышларына сөенеп яшим, алар белән горурланам, - ди Шамил Абдулбариевич. – Ләкин яхшы каза-нышларга ирешүче укучылар күбрәк булсын өчен, яхшы укытучының булуы да шарт. Ата-аналар, укытучылар, укучылар бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була, әлбәттә, моның өчен тырышып, бар көчеңне куеп эшләргә кирәк, без нәкъ шуңа омтылабыз, - дип ассызыклады җитәкче.
 
Бердәм дәүләт имтиханнары, җитәкчелекнең серләре һәм башка мәсьәләләр турында озак фикер алыштык без Шамил әфәнде белән. 33 ел дәвамында никадәр эш эшләнгән, никадәр проблемалар чишелгән, мәктәп директоры бит үзенең эшчәнлегендә укыту-тәрбия, хуҗалык эшләрен барысын бергә бәйләп алып бара. “Халык мәгарифе отличнигы” исеме, Россия Федерациясе, өлкә мәгариф министрлыгы, район мәгариф комитеты Мактау грамоталары Шамил Абдулбариевичның күпьеллык эчкерсез хезмәтенең бәяләп бетергесез җимешедер. Ә иң кыйммәтлесе – бернинди акчалар белән дә исәпләп булмаганы – хезмәттәшләренең, укучыларының һәм авылдашларының хөрмәте.
 
Юбилярыбыз үзе турында: “Гади кеше мин, авыл баласы, тормышымны да хезмәт белән яшәүгә багышладым, бәхетемне дә туган авылым мәктәбендәге яраткан эшемдә, гаиләмдә, балаларымда күрәм”, - дип әйтә.
 
Үрнәк гаилә башлыгы, яраткан әти, авылда хөрмәт казанган кеше. Моннан да олы бәхет бармы икән тагын?!

Укытучыларның укытучысы - завуч
 
Бүгенге көндә бу вазифа директор урынбасары булып йөртелсә дә, аңа йөкләнгән эшләр беразга гына да кими төшмәде. Уку-укыту процессын оештыру, план-
 
программаларның сыйфатлы рәвештә һәм тиешлечә башкарылуын тәэмин итү, педагогик коллективны бердәмләштерү, аларның эш нәтиҗәсен контрольдә тоту, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерүне камилләштерү һәм башка эшләр - барысы да мәктәп директоры урынбасары җилкәсендә.
 
Завучларны еш кына “Великий дипломат” дип тә йөртәләр. Завуч булу – җиңел эш түгел: кешеләрне ачыклый белү, җиңел аралашучан, кыскасы, югары белемле белгеч булу мөһим. Бер яктан завуч вазифа булса, икенчедән, ул кәсепкә күңелең ятарга тиеш.
 
Надирә Вафа кызы КАЮМОВАның педагогик стажы 46 ел, шуларның өч дистәсе - мәктәп директоры урынбасары вазифасында. Надирә ханым мәктәптә генә түгел, районда да хөрмәтле шәхес. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укыта, ничәмә-ничә буынның күңелендә үз фәненә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли.
 
 
Надирә Вафиновна 1952 елның 6 январендә Пашатның олы хөрмәткә лаек булган укытучылары Вафа Сафин һәм Шәмсинур Җәфәрова гаиләсендә дөньяга килә. Алардан аңа мәктәпкә, балаларга, тулаем укытучы һөнәренә мәхәббәт бирелә. Һәм шунда ук үз алдында киләчәктә иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе булуын максат итеп куя. Балачактагы хыялын тормышка ашыру өчен 1971 елда Лукоян педучилищесына укырга керә, ә 1978 елда Арзамас педагогия институтын тәмамлый.
 
Хезмәт юлын Семочки мәктәбендә башлаган укытучы үз эшенә зур җаваплылык белән карый: дәресләргә һәрвакыт хәзерләнеп, балаларга төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен тырыша һәм һичкайчан сынатмый. Эш дәверендә укучыларын иҗади хезмәткә, башкарган гамәлгә җаваплы карарга өйрәткән, аларның күңелләренә үтеп керергә, дәресләрне кызыклы итеп үткәрүгә ирешкән чын мөгаллимә ул. Үзенең югары белемле һәм югары категорияле укытучы булуына карамастан, белемен даими арттыра тора, төрле өстәмә курсалар уза.
 
- Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген аеруча бу һөнәр ияләренә таләпләр зур. Укытучының изге бурычы – балаларга яхшы белем бирү генә түгел, ә тәрбия бирү эшен дә бертигез алып бару. Бу җаваплы һәм мөһим хезмәт.
 
Безнең Семочки мәктәбендә көчле коллектив тупланган, укытучыларыбыз югары белемле, киң тәҗрибәле белгечләр. Завуч буларак алар белән даими эш алып барам.
 
Укытучы булып туарга кирәк. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу сорала. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу, яңа эзләнүләр, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен мөһим. Нәкъ шушы таләпләрне үз укытучыларымның төп бурычла-ры итеп билгелим.
 
Шәхсән үземә килгәндә, укытучы хезмәте - минем гомерлек профессиям. Эшем һәрвакыт беренче планда булды, бүген дә шулай. Янәшәмдә яратып эндәшүче укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче хезмәттәшләрем, шатлыкларны, кайгыларны бүле-шергә гаиләм бар. Димәк, мин бик бәхетле. Укучыларымның югары нәтиҗәләре, олимпиадалардагы җиңүләре, төрле бәйгеләрдәге уңышлары, югары дәрәҗәдә дәүләт имтиханнарын тапшырулары мине икеләтә бәхетле итә. Мин үземнең укучыларым белән го-рурланам, - ди Надирә Вафиновна.
 
Горурланмастый түгел бит, чөнки укытучының шәкертләре үсеп җиткәч тә, остазларының йөзенә тап төшермиләр: мәктәпне тәмамлап барысы да диярлек югары уку йортларында белем алалар, дипломлылары арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, табиблар, инженерлар, экономистлар һәм башкалар да бар. Ә бит күренекле шәхес артында талантлы укытучы тора. Шуңа да укучылары бүген дә остазларын онытмыйлар, хөрмәтлиләр.
 
Надирә Вафиновна зур хәрефтән укытучы. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен “РФ мәгарифенең хөрмәтле эшлеклесе” исемен йөртә, күп тапкыр фән һәм мәгариф министрлыгы, өлкә һәм район грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
 
Гаиләсендә Надирә ханым булдыклы хуҗабикә, һәрвакыт акыллы киңәш бирә торган әни, ягымлы әбекәй. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Наилның гына гомере озын булмый - 1981 елда ул фаҗигале рәвештә үлеп китә. Уллары Фаил төзүче, хатыны Гүзәл авыл медпункты фельдшеры. Алар әниләрен кадер-хөрмәттә тотып, нигез йортта яшиләр. Яшьләрнең кызлары Лилия тормышта, үз гаиләсе белән калада яши, югары уку йорты студенты, Ләйсән 8 класста белем ала.
 
- Ирем бу дөньяны ташлап киткәндә улыма тугыз яшь иде. Башка тормыш коруны күз алды-ма да китермәдем. Ходайга шөкер, бар авырлыкларны җиңеп, исемемә тап төшермичә яшим. Мин оптимист кеше, шуңа да тормышны сөеп, Алла биргәнгә риза булып, югына зарланмыйча көн күрәм, - ди Надирә апа.
 
Бүген ул үзен бәхетле кеше дип саный. Шулай булмыйча, үз бала-оныкларын да, укучыларын да илгә файдалы кешеләр итеп үстергән, тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган укытучы бит ул.
 
Форсаттан файдаланып, без Шамил Абдулбари улы Сафинны һәм Надирә Вафа кызы Каюмованы истәлекле юбилейлары белән котлап, иң матур сүзләребезне юллыйбыз. Ходай Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә шатлыгы насыйп итсен. Сез җитәкләгән мәктәп әле күп еллар үз йөзен югалтмыйча, тагын зуррак уңышларга ирешсен, ә укучыларыгыз дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларында белгечлек алып, илебезгә кирәкле кешеләр булсалар иде, дигән теләктә калабыз.
 
Кадрия СӘМИУЛЛИНА һәм Румия ХАМЗИНА әзерләделәр.

---
Туган як
№ --- | 27.01.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»