поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2017 Хатлар

"Сөйләштермәгез бәлешемнең төбе тишелә?"

Төптәнрәк уйлап карасаң, бик борынгы заманнардан безгә рухи мирас булып калган сынамышларның нигезендә әби-бабаларыбыз тарафыннан гасырлар дәвамында кат-кат тикшерелгән тормыш чынбарлыгы ята. Аларга ышануышанмау һәркемнең үз эше, билгеле.

Балачагымның бер хатирәсе күз алдыма килеп баскач, әле дә елмаеп куям. Ямьле җәй уртасы. Гаиләбез белән түгәрәк табын янына төшке ашка җыелдык. Көтмәгәндә, дәү әнинең кулындагы агач кашыгы, шапылдап, идәнгә төште. Кашыкны алып бирергә дип иелгәндә, ишек төбендә юынып утырган песиебезне күреп алдым. Актәпине үчекләп: “Безнең песи битен юа, колак арты кап-кара”, — дип такмакладым.

— Балакайларым, безгә көтелмәгән кунак, бик мөһим кеше киләдер, мөгаен, — диде әбекәй. — Хатын-кыз булса кирәк: кашыгым төшүе бер хәл, әнә, Актәпи “тәртә каерган” (бер аягын өскә күтәргән), мосафирның бик ерактан кайтуын чамалый ул. — Юкны сөйләмә әле, дәү әни, песи каян белсен инде аны?! — дип әйтергә өлгермәдем, өй ишеге ачылып китте. Аннан аллы-гөлле үзбәк күлмәге кигән, ачык йөзле Шәфигылькамал абыстай — әбиебезнең Андижанда гомер итүче яшьлек дусты килеп керде...

Кайвакытта, сынамышка таянып, юлыңның уңмаячагын яки һичшиксез уңачагын алдан чамалап була. Кайсыбер кеше очрадымы — кире борылуың хәерле. Мәкерле, хөсетле кешенең “юллыгы начар”, диләр. Әйтерсең, күзгә күренми торган могҗизави зат, берәр төрле ымишарә, шартлы билге ярдәмендә сине алдан кисәтә. Ни галәмәттер, миңа сәфәр чыккач кием алыштырырга, юл уңаеннан чәчтарашка кереп, тышкы кыяфәтемне үзгәртергә ярамый. Юк кына нәрсәм өйдән чыккандагы сыман булмаса да, юлым уңмый. Йә миңа кирәкле кеше ашыгычлык белән каядыр китеп барган була, йә юлда берәр каршылыкка юлыгып, мөһим очрашуга соңга калам. Дистәләгән еллар дәвамында эшлекле сәфәрләрдә йөргәнгә күрә, бу сәер үзенчәлекнең хаклыгына йөз түгел, мең кат инанырга туры килде.
 
Авызымнан шаяртып кына юньле яки юньсез сүз ычкынса яисә иҗат иткәндә башыма берәр саллы фикер йә тузга язмаган уй килсә, ни галәмәттер, ул чынга аша. Бер мисал. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә чиксез куанып, эшлекле инвесторлар республикабыз агрофирмаларына бөтен нәрсәне читтән кайтарып тутыра башлаган мәлдә иҗат ителгән “Йөрәк җыры” повестемдагы (ул әсәрем әлегәчә “Идел”дә басылырга чират көтеп ята — авт.) бер әдәби героем авызыннан әйттерелгән кисәтүле сүзләрем, ике елдан соң илебезгә карата кырыс санкцияләр кертелү сәбәпле, чынга ашар дип, ул чакта башыма да килмәгән иде. Менә ул повестьның чынга ашкан өлеше.
 
...“Сугыш ветераны Гыйльмулла бабай, мунча бурасы кадәрле “Лексус”ын ыжгыртып, яннарына килеп туктаган дорфа җитәкчегә каш астыннан сөзеп карады да:
 
— Тапканнар җиңел шөгыль! Чәчүлек орлыкны, яңа техниканы Европадан ташыйлар, имеш! Башыгыз кайда соң сезнең? — дип, элеп алып, селкеп салды. — Сәясәтнең пычрак нәмәстә икәнлеген белмисез шул. Башыгыз яшь. Авызыгыз кат-кат пешмәгәнгә күрә, өреп каба белмисез! Алай-болай көтелмәгән хәл килеп чыкса, ни кылырсыз? Илебезне тезләндерер өчен, Көнбатыштан берни бирми башласалар, нишләрсез? Ни чәчәрсез? Зәпчәсләрне каян юнәтерсез? Кемнән ташыйлар диген әле, ә? Кырык бишенченең язында без арт сабагын укыткан, ояларын пыр туздырып, он-талкан иткән фрицлардан заманча чөгендер алу комбайны кайтартканнар, имеш... Шуңа куаналар, ахмаклар. Хурлыгыңнан егылып үләрсең, билләһи. Ә минем моңа җен ачуым чыга! Космик караб төзи алган илдә имгә яраклы трактор гына ясап булмый димени? Өстәгеләр кая карый? Үзебезнең уйлап табучылар ник йоклап утыра?”
 
Бу әсәрем иҗат ителгән 2012 елда киләчәктә Русиягә карата санкцияләр кертеләчәге хакында мине кем алдан кисәткән?
 
Сәер хәлләр турында язарга керешкәч, тагын бер кызыклы хатирә исемә төште. 1973 елда Яшел Үзән районының Ходяшево авылы мәктәбенә практика үтәргә кайттым. Фатирга мәрхәмәтле марҗа әбекәйгә урнаштырдылар. Беренче дәрес бирәсе көнем. Дулкынланам. Үземчә матур итеп киенеп, җыенып беткәч, Анна түтекәй мич арасыннан идән себеркесе тартып чыгарды да, авыз эченнән нидер мыдырдап, шуның белән миңа суккаларга кереште. Билгеле, аптырап, куркып калдым. “Шикләнмә, борчылма, акыллым! Ай туганда әфсенләнгән өр-яңа себеркем ул, — диде әби, елмаеп. — Эшең уңышлы чыксын, укучыларың, хезмәттәшләрең үзеңне якын күрсен, кесәңә акчалар тамып түгел, агып керсен дип әфсенләдем әле үзеңне”.
 
Күршемдә яшәүче мари карчыгы Анастасия әбекәй себеркегә бәйле сынамышлар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Әйтик, ул себеркесен алгы бүлмәсенең почмагына чуклы өлешен өскә каратып, бастырып куйган. Шулай торганда фатирына явыз затлар кереп, аңа зыян сала алмый, имеш. Аның сөйләгәненә ышансаң, өй эченнән себереп җыйган чүп-чарны бусага аша тышка очыртып чыгарсаң, синнән байлыгың да чыгып кача, ә кояш баегач идән себерсәң — чирләячәксең икән. Иске урам себеркесе белән малыңа суксаң — ул авырый башлаячак, хәтта үләргә мөмкин, ә җимеш агачларын яңа себерке белән кыйнасаң — уңышың арта, үсмер балаларны чәбәкләсәң исә, тәртипләре яхшыра, имеш. Кечкенә баланың баш, аяк очына яңа себерке куйсаң, тыныч йоклый, шуның белән тәнен сыпырсаң, авырмый, тиз үсә, ди. Раштуа йолаларын үтәгәндә, туган йортларыннан тизрәк кияүгә китәргә өметләнгән мари кызлары себерке аша тугыз мәртәбә сикерә икән. Йорт салып керүчеләр, яңа урында имин тормышка өметләнеп, иске себеркеләрен үзләреннән калдырмый. Хуҗабикә үз өеннән кемнең дә булса эзен суытырга теләсә, ул киткәч, өйне себергәндә җыелган чүпне бусага аша ике аягы арасыннан очыртып чыгара. Үз өеңнең идәнен чит кешедән себертергә ярамый — йортыңнан тынычлык кача. Бер көндә идәнне ике себерке белән себерсәң — байлыгыңнан коры каласың икән.
 
— Мәет яткан өйнең идәнен себерсәң, мәрхүмнең рухы тынычсызлана, — дип сөйли ырымнарга ышанучы әбекәй.
 
Үз подъезд мәйданчыгын җыештырган вакытта, шәһәр фатирларында яшәүче хөсетле бәндәләрнең иркен тормышлы күршеләренең ишек төбенә коелган комны соскычка себереп тутырганда: “Уңышыгызны, акчагызны үземә алам!”— дип такмаклау һәм чүпне үзләрендә кундырып, икенче көнне генә чыгарып ташлау гадәте бар. Киресенчә, чирчордан, бәхетсезлектән, уңышсызлыктан, ялгызлыктан котылу өчен, кайберәүләр үз ишек төбендәге чүпне сөймәгән күршесе ишегенә таба себереп, аның аяк сөртергә куйган идән паласы астына кертәләр. Үз паласың астында чит кеше салган чүпнең өелеп торганын күрсәң, аңа кул белән кагылмыйча, соскыч һәм себерке белән кәгазьгә җыеп тутырып яндырырга һәм шул вакытта: “Каян килсәң — шунда кит! Кем салган, шуңа әйләнеп кайт”, — дип әйтергә кирәк. Ә явыз ниятле кеше салган зыяннан котылу өчен, ай кимегән вакытта яңа себерке сатып алып, шуның белән бөтен өйне себереп чыгарырга һәм: “Шушы чүпчарга ияреп, бу себерке белән бергә өебездәге бөтен начарлык, бәхетсезлек, чир, уңышсызлык юкка чыксын!” — дип әйтергә, чүпне дә, себеркене тә тышка алып чыгып яндырырга, көлен җиде юл чатына илтеп салырга, артыңа борылып карамаска кирәк. Байлыкка ирешү өчен, ай тугач яңа себерке сатып алып, аны яшел тасма белән бәйләп асып куялар, бүлмәләрнең почмагына тимер акчалар сибеп чыгалар, бер тәүлектән соң себерке белән бергә җыеп, пыяла банкага тутырып, өстенә капкач ябалар. “Тимер акчалар җыям, байлык чакырып китерәм, көмеш һәм алтын кесәм тулып ятсын!” — дип әфсенлиләр. Урамны кеше капка төбеннән үзеңнекенә таба себерү зур гөнаһ, күршеңнең уңышын урлау, иминлеген тартып алу ул...
 
Әйтәм бит, мәҗүси мари карчыгында ырым-шырымнарның иге-чиге юк.
 
Татарларда да ырымнарга ышанучылар бар. Кунакчыл, уңган-булган Мөнҗия кодагыем халык сынамышларын күп белә һәм аларга чынлап ышана. Ит бәлеше ясарга керешкәндә: “Мине сөйләштерә күрмәгез, берүк, юкса, бәлешемнең төбе тишеләчәк”, — дип аптырашта калдыра. Без Казанга кайтып җитеп, исән-иминлегебез турында хәбәр иткәнче, мәрхәмәтле туганыбыз өйдә кыл да кыймылдатмыйча, җавап көтеп утыра. Аның фикеренчә, безнең арттан ук савыт-саба яки идән юса, кайтканда хәвефхәтәргә юлыгуыбыз бар.
 
Мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны үтәү, төрле ырым- шырымнарга ышанып, яшәешне шулардан чыгып көйләү әлегәчә бетеп җитмәгән. Бу гадәтләр чирмешләрдә, чуашларда аеруча нык сакланган. Яңа елда христиан динен тотучылар арасында йола үтәүчеләр шактый. Ә мөселманнар киләчәкне үзләре туганчы ук Ходай Тәгалә тарафыннан язылып куелган язмышка бәйле дип саный.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.01.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»