|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2017 Аш-су
«Матбугат.ру»дан татар чәкчәге рецепты (ФОТО)Дөньяда күпләр татарны чәкчәк аша белә. Бу безнең төп милли ризыкларыбызның берсе. Бу юлы чәкчәкне Башкортстанның Илеш районы Кадер авылыннан аш-су остасы Альбина Шәрипова рецепты буенча әзерлибез. Һәрвакыттагыча фотолап һәм адымлап.
1. Башта туңдыргычтан алып эретелгән 6 йомыркага бер чеметем чәй содасы кушабыз да 10-15 минут миксер белән күпертәбез. 2. Каты итми генә камыр басабыз. Әзерлеген бармак белән басып карап беләбез. Бармак белән баскач камыр кире үз хәленә кайта икән, димәк, ул әзер дигән сүз. Шулай ук, камырның әзерлеген камырны пычак белән кисеп карап та белеп була. Әзер камырның эчендә һава шарчыклары күренә. Өченче ысул да бар. Камырның үзенчә җырлый-шыртлый башлавы аның әзер икәнлеген күрсәтә. Әзер камырны өч өлешкә бүләбез. 3. Һәр өлешне җәеп, 5-6 сантиметр киңлегендәге буй-буй телемнәр кисеп чыгабыз. 4. Арытаба буй-буй телемнәрне яртышар сантиметр киңлегендә кисәбез. 5. Калын төпле кәстрүлгә көнбагыш мае салып, шуңа бераз гына туң май өстәп, газ өстенә куябыз. 6. Май чыртлый башлауга, вак иләккә салып иләнгән бер бәләкәй генә чәкчәкне кәстрүлгә салып карыйбыз. 7. “Пионер” чәкчәк агарып өскә күтәрелә башлауга калганнарын да аның янына озатабыз. Аннары, кәстрүлне газ өстеннән алып, болгаткан сыман итеп торабыз. Моны без чәкчәкләр ярылмыйча гына кабарсын өчен шулай эшлибез. 8. Бар чәкчәкләр дә агарып-кабарып бетүгә, кәстрүлне кабат газ өстенә утыртабыз һәм агач кашык белән болгата-болгата пешерәбез. Чәкчәкләр пешкән арада газны әкренләп кенә көчәйтә барабыз. 9. Чәкчәкләрнең йөзләре алсулана башлауга, вак тишекле чүмечкә алып салабыз. 10. Чәкчәкләрнең мае калмасын өчен тишекле чүмеч өстеннән алгач чүпрәк өстенә дә салып торабыз. 11. Партияләп-партияләп чәкчәкләрнең барысын да пешереп бетерәбез. 12. Чәкчәкне катыру өчен 8 аш кашыгы бал, яртышар стакан су белән шикәр комы алабыз. Шуларны калын төпле кәстрүлгә салабыз да, төбенә утырмасын өчен болгата-болгата кайнатабыз. 13. Шикәрле бал егерме минутлап кайнаганнан соң ике чәкчәкне манып алып бер-берсенә беркетеп карыйбыз. 14. Сироп әзер булуга аны чәкчәк өстенә агызабыз. 15. Агач кашык ярдәмендә тиз-тиз генә болгатабыз. 16. Чәкчәкне өч катлы итеп, хан башлыгы сыман итеп өябез. 17. Алсу төстәге мармелад белән бизәп табынга куябыз.
Венера МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|