|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2017 Дин
"Оныгыбызның марҗа кызына өйләнәчәген ишеткәч, төн йокыларым качты"Әти-әнисе риза, алары да бит урысча укып, яртылаш урыслашкан. 24 яшькә җитеп, оныгыбызның сыра да авыз иткәне юк. Ә ул милләтнең бәйрәмнәре күп, мәҗлесләрдә алар бик юмарт, үтереп кыстыйлар. Малайны әкренләп аракы эчәргә өйрәтүләре бар. Безнең татар кызлары да бик чибәр бит. Татар илендә татар кызын да табып булыр иде, теләсәң. Булачак кодалар да тиз генә ризалык бирмәгәннәрдер. “Бабай, мин беркайчан да аракы эчәргә өйрәнмәячәкмен”, – дип сүз бирде оныгым. Килен ягы оныкны бик яратып кабул итте. Яшьләр ир бала туса – татар, кыз туса рус исеме куябыз дип килешкәннәр. Кызлары туды. Милана дип куштылар. Кызларына бер яшь тулгач, карт кодагый: “Баланың әтисе татар, мәчеткә барып исем куйдырыйк”, – дигән. Шулай эшләдек тә.
Оныгымның өйләнәсен белгәч, бер танышыма зарланып сөйләгән идем. Ә ул: “Мәхәббәтне җиңеп булмый аны”, – дигән иде, дөрес икән.
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт
--- |
Иң күп укылган
|