поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.11.2009 Җәмгыять

"БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ" КҮТӘРГӘН ЧЕТРЕКЛЕ ТЕМАЛАР СЕРИЯСЕНЕҢ ЙОМГАГЫ

Табигать кушканча яшәмәү, бер җенес вәкиленең бер-берсенә тартылуы – нәрсә ул? Зәңгәрлек – бозыклыкмы, әллә авырумы? Аларны аңларгамы, әллә тыярга, эзәрлекләргәме? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, 2 еллык эзләнүләремә бүген нокта куям.

“Шулкадәр җентекле анализ үткәргәнсең, фәнни диссертация язарлык эш башкаргансың”, – диючеләр дә булды. Ләкин узган ике санда басылган язмаларым матбугатта гаять каршылыклы фикерләр уятты. Берәүләр мине хупласа, икенчеләре гаепләргә тотынды. Соңгылары, әлеге теманы күрмәмешкә салышырга кирәк, бу реклама, беткәнме мөһимрәк проблема татарда, ди... Ләкин бүген гомосексуализм чәчәк ата, тора-бара капма-каршы җенескә тартылучылар азчылык булып калмасмы?!

 

Гомосексуализм – кешелек дөньясын үлемгә китерүче бәла. Бу хакта тәфсилләп сөйләшергә вакыт җиткәндер. Кеше җирдә үзеннән соң буын, кавем, эшен дәвам итүчеләрне калдырырга тиеш. Ә болар кемне калдыра?! Әле токымны корытып кына калмый, үз артыннан башкаларны да ияртә. Ата-аналарга, мәгарифкә нишләргә? Бүгенге сүзебез шул хакта.

 

Авырумы, бозыклыкмы?

 

Казан шәһәре буенча психотерапия үзәге мөдире, Казан шәһәренең штаттан тыш баш психотерапевты, Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов:

 

– 1990 елларга кадәр гомосексуализм авыру дип аталды. Америка психиатрия ассоциациясе илдә традицион булмаган ориентацияле кешеләрнең күбәюе сәбәпле, аны авырулар исемлегеннән чыгарды. Бу демонстрацияләр үткәреп үз хокуклары өчен көрәшү нәтиҗәсе дә булып торадыр. Авырулар исемлегендә трансексуализм, трансвеститлар, фетишизм, мазохизм кебек тайпылышлар калды.

 

Минемчә, гомосексуализмны норма дип әйтеп булмый. Кайбер галимнәр кеше тумыштан шулай булып туа ди, генетик сәбәпне күрә. Ләкин бу исбатланмаган. Икенче фикер - кешенең баш миендә тайпылышлар хасил була. Ягъни гомосексуализм ике төрле: чын гомосексуаль (монысы тумыштан), үсеш чорында барлыкка килгән (приобретенный).

 

– Бәлкем йөкле чакта кыз көтәләр, ә малай туа яки киресенчә...

 

– Юк, көткәннән генә түгел. Кеше үзе дә аңламыйча, кыз көтеп малаена кыз тәрбиясе бирә. Я киресенчә, кызны малай “итә”. Бала чактан ук малай – ир кеше, ә кыз хатын-кыз ролен анык аңларга тиеш.

 

Малай курчак белән уйный, кызлар киемен кияргә ярата. Ә әти-әнисе шуңа сөенеп, үсендереп, кызлар кебек чибәр, дип тора. Бу бик зур ялгышлык. Бүгенге гаиләләрдәге әтисезлек проблемасы да бар. Әтисе була торып та, ул тәрбия эшендә катнашмый.

 

– Беренче тәҗрибә дигән әйбер дә бар бит әле. Беренче хикәятемдә миңа шундый кеше очрады... Ул көчләнгән, ләкин соңрак бу аның үзенә дә ошап киткән.

 

– Кайберәүләр үткәреп җибәрә ала. Ә икенчеләрдә ул эз калдыра. Аннан үзе дә башкаларны көчләргә мөмкин. Андыйларга үз вакытында психологик ярдәм кирәк.

 

– Сезгә гомосексуализмнан арынырга теләп киләләрме?

 

– Андый пациентлар аз. Хәзер сайтлары бар. Демонстрацияләр үткәрәләр. Аларга шау-шу кирәк. Шыпырт кына бәйрәм итмиләр. Зур шәһәрләрдә үзәк урыннар сорыйлар. “Норма” дигән төшенчә бар. Барын да эшләргә була, әгәр тирә-яктагыларга комачау тудырылмаса. Хәзер зәңгәрлекне пропагандалау, аны нормаль күренеш итеп тасвирларга тырышу күзәтелә. Журналистлар да бу тормышны белмичә тәмле итеп күрсәтмәсен иде. Бик проблемалы, фаҗигале тормыш ул. Гомосексуалларда психик тайпылышлар ешрак. Алар үзен ким кешеләр итеп саный. Гаилә корабыз дип дауласалар да, никахлары нык түгел. Тиз таркала. Шуңа алар үзләрен бәхетсез, кирәксез тоя һәм алар арасында суицидлар да бик күп.

 

Яшьләрнең гомосексуализмны гадәти күренеш итеп кабул итүенә сәбәпче – унисекс мода. Киенү рәвеше үзгәрде: ирме, хатын-кызмы, аңлап булмый. Көнбатыш илләрдә бер җенеслеләргә никах рөхсәт итәләр. Югыйсә мондый мөнәсәбәт – бар диндә дә олы гөнаһ.

 

Тик аларны тыеп, хәтта үтереп тә котылып булмый. Гитлер да үтереп карады. Ул психологик авыруларны юк иткән. Ләкин арына алмаган.

 

Толерантлык булырга тиеш. Актив сугыш яшеренергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Партизан сугышы кирәкми. Гомосексуализмнан котылып булмый. Аны стандартлардан тайпылыш итеп күрсәтергә, фаҗига итеп сурәтләргә кирәк. Хәзер динне күтәрәләр. Дин әһелләре дә кискен итеп үз сүзен әйтергә, тәрбияләргә тиеш яшь буынны. Моның коточкыч зур гөнаһ икәнен аңлатырга кирәк, ә куркытырга түгел.

 

Зәңгәрләрне вакытында дөрес итеп тәрбияләсәң, нормага кертеп була. Моның өчен кешенең үз теләге булырга тиеш. Ләкин ул зәңгәрләрдә бик күренми. Чит илләрдә норма дип кабул итсәләр дә, психоаналитиклар, психологлар баш вата, кешеләрне дәвалыйлар... Белгечләрдән куркырга кирәкми. Минем бер пациент булды. Венасын да кисте, дару да эчте. Хәзер дәваланды. Кызлар белән йөри башлады. Беркөн шалтыратты: “Гомәр Мәхмутович, булды”, – ди. Ярар, безнең кешеләр артты, дип сөендердем. Кеше үзе теләсә, нормаль юлга баса ала. Әлбәттә, белгечләр ярдәмендә. Табигать законыннан тайпылышны җиңеп була.

 

Яшьләр зәңгәрләрнең күбәюенә аптырамый

 

Рамилә Хәбибуллина, педагог-психолог, ТДГПУ аспиранты:

 

– Йолдызларга танылу өчен җәнҗал кирәк. Һәм шуның өчен алар гомомосексуальлекләрен яшермәскә, хәтта нормаль булсалар да, үзләрен шулай күрсәтергә мөмкиннәр. Яшьләрнең дә аерылып торасы килә, алар ниндидер субкультураларга тартыла, зәңгәрләр тормышын матур итеп күрсәткән бүгенге пропаганда да җәлеп итә. Бу яшьләр арасында гаеп саналмый. Норма итеп кабул ителә. Алар да кеше бит дип аңларга тырышуыбыз да ярдәм итә. Үсмерне күчеш чорында җәлеп итү җиңел. Ә зәңгәрләр үз сафларын ишәйтү өчен тырыша. Алар башкаларны жәлләми. Үзләре турында гына уйлый. Читкә тайпылган бала, үсә төшкәч, икенчеләрне ияртә. Наркомания кебек үк афәт бу, 1-2 тапкыр татып карап берни булмый дип, күпләр ялгыша. Кая кереп киткәннәрен сизми дә кала. Ә киләчәге караңгы аларның. Зәңгәр бәхетле була алмый. Ул ялгызлыкка дучар ителгән. Нәселен юкка чыгаручы. Баштагы күңелле тормыш бераздан алышына, караңгылана. Анда хыянәт, күз яшьләре, хәтта фаҗига дә. Кеше дисгармониядә яши. Уйлана. Үзен бәхетсез тоя. Менә ул сезнең язмаларда да күренә. Алар ни өчен бәхетсез, чөнки алар азчылык. Башкаларга охшамаган, аңлау, кабул итү юк.

 

Ата-аналар үтә җаваплы карасын иде бу темага. Кызганыч, аны белергә теләмиләр. Бу проблема сиңа кагылмый икән, ул минеке түгел дигән сүз юк. Бүген балалар ни өчен мәгълүматны интернеттан эзли? Анда торт рецепты эзли башласаң да, 2-3 минуттан порносайтка килеп керәсең... Балага иң беренче сексуаль тәрбияне ата-ана бирсен.

 

Баланы нормаль гаиләгә кечкенәдән әзерләргә кирәк. Чөнки кеше гормональ сәбәпләр белән генә бу төркемгә язылмый. Күп очракта социаль сәбәпләр йогынты ясый. Бу тулы булмаган гаиләләр, ата яки ана тәрбиясе булмау проблемасы, бала рәтле ата образын күрми үсә, кызларда ирләргә карата нәфрәт тәрбияләнә. Болар барысы да читкә тайпылыш һәм ул баланың киләчәк язмышына йогынты ясый.

 

Бүген бер читтән икенчесенә сикерү хас. Эмансипация дибез. Бу бит җәмгыятебез проблемасы. Гаилә кыйммәтләре юкка чыкты. Һаман да совет чорындагы традицион тәрбия белән яшибез. Ә җәмгыять көнбатышка иярде, тәрбия артта калды. Бүген Тургенев, Толстойлар тудырган образлар белән тәрбияли алмыйбыз инде. Мәгариф тә моңа игътибар итми.

 

Хәзер балалар әти-әнидән яшереп никах укыта. Кайда күрелгән хәл бу?! Имеш, Аллаһы алдында гөнаһ кылмыйлар һәм гражданлык никахы белән яши башлыйлар. Ата-ана белми дә бу хакта. Ә алар фатыйхасы кайда?! Бу балалар Ходай каршына ата-анадан башка гына барасың дип уйлыймы? Шундый никах укыган муллалар да гөнаһлы бит...

 

Кыскасы, теманы бик урынлы сайлагансыз. Әле бу яссылыкта күтәрелгәне юк иде. Проблеманы күрергә теләмәвебез, әле ул юк дигән сүз түгел.

 

Ә моннан арыну кешенең үзеннән тора. Әгәр мин башкача теләмим дип тора икән, аңа беркем дә ярдәм итә алмый.

 

Мәҗбүр ителсә генә җинаять

 

Зөбәйдә Яхина, Татарстанның атказанган юристы:

 

– Элек Җинаятьләр кодексында “мужеловство” дип аталган гомосексуаль мөнәсәбәтләрне тыйган, хөкемгә тарткан маддә бар иде. Андый эштә катнашканымны хәтерләмим. Ләкин эшләр каралганын беләм.

 

Хәзер ул маддә бетерелде. Бары тик көч куллану белән генә бәйләп калдырылды. Җинаять кодексында 132 маддә сексуаль характердагы көч куллану гамәлләренә генә җәза билгели. Әгәр кеше үз теләге белән җенси мөнәсәбәткә керә икән, ул закон белән эзәрлекләнми. Бер җенестәге затларның, кешенең көчсезлегеннән файдаланып, көчләп яисә куркытып көчләнүе шактый кырыс җәзалана. Әгәр бу гамәлләр 14 яшькә кадәрге балаларга карата кылынса, 20 елга кадәр төрмә җәзасы көтә.

 

Сүз ахыры: аңларгамы?

 

Күпме фаҗигаләр калды, күпме язмышлар, бозыклык очраклары язганнан соң да кыскартылды. Газетада урын җитмәгәннән генә түгел...

 

Темага алыныргамы, юкмы дип, үз-үзем белән озак бәхәсләштем. Инде аңладым, куркыныч дөнья бу. Анда намуссызлар да җитәрлек. Ни өчен намуссыз, үзенең хайвани теләген канәгатьләндерү өчен вазифасыннан явызларча файдалану, эзәрлекләү һәм башка ысуллар да эшкә җигелә. Ниндилекләрен мин белгән танышларым арасында якты дөньядан үз үлеме белән китмәүчеләр шактый. Тик ни өчендер бу хакта җәмгыятебездә тел яшерелә. Бердән куркыта, икенчедән, үзеңне дә пычратмасыннар... Куркыта диюем, урынлы. Миңа да бу мәкаләләрем өчен кисәтүчеләр булды. Нигә кирәк ул сиңа дип, зәңгәрләр дә, аларны яратмаучылар да аваз салды. Тик шунысы: танышу сайтында очратканнар арасында мин таныганнар да булды. Тормышта алар үтә гомофоб (зәңгәрләрне яратмаучылар). Шуннан аңларга була инде... Хәзер мин, зәңгәрләрне үтә бозык, аларны кырып бетерергә кирәк, дип сөрән салучыларга шикләнеп карыйм. Сорыйсым килә: бу синең үзеңне акларга тырышуың түгелме?..

 

Яшермим, зәңгәрләрне яратмыйм. Чөнки үз вакытында алар аркасында шактый кыенлыклар кичердем. Эзәрлекләүләр булмады түгел. Кыенлыкларның кайберләре артында аларга кушылырга теләмәвем ятканын беләм, ләкин аны кычкырып сөйләп булмый. Зәңгәрләр дөньясында бозыклыклар, башкаларны “зәңгәрләндерү” өчен җавапка тарту, ай-һай, кыен эш. Закон бар, ә менә җинаять кылынганлыгын исбатлау авыр. Бер мисал: сер түгел, артист булырга теләсәң, үсәр өчен зур акчаң яисә чибәрлегең кирәк. Акчаны да болай гына бирмиләр... Талант икенче планда... Бу сәхнәбездә күренә инде. Хезмәт фәхешлеге кызларга гына түгел, егетләргә дә кагыла. Мин үз тәннәрен сатучы егетләр белән дә очраштым. Тик алар хакында язарга урын камады...

 

Зәңгәрлек таралмасын өчен барын да эшләргә кирәк. Әнә быел милли, дини оешмалар берләшеп, Бауман урамында ачылган гей-клубны яптырды бит. Яшәсеннәр, үзләренең ябык клубларында, өйләрендә... Урамнарга демонстрацияләргә чыкмасыннар. Башкаларны үз дөньяларына җәлеп итмәсеннәр. Өнәп бетермәсәм дә, үзем толерант. Яшәсеннәр, үзләре шуны теләгәч, тик миңа тимәсеннәр, балаларыма орынмасыннар. Башкаларны үзләре кебек бәхетсез итмәсеннәр.

 

Бу язмаларым белән җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә, балаларыбыз үскәнен искә төшерергә, гомосексуалистлар дөньясының бозык һәм фаҗигале икәнен тасвирлап, аннан, үзең теләгәндә, психологлар, психотерапевтлар ярдәмендә котылып булганын күрсәтергә теләдем. Зәңгәрләр дә, араларында минем белән “танышканнар” да үпкәләмәсен. Алардан гафу үтенәм. Сезнең серләр минем белән бергә китәр. Шәхси дөньягызга кагылып дөрес эшләмәсәм дә, бу җәмгыятьнең сафлыгын аңлар, аңлатыр өчен кирәк иде...

 

Гафу, барыгыздан да...


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 46 | 18.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»