|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2017 Мәдәният
Филармония джаз оркестрына кушылып татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак7 февральдә (18.30) Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Зур концерт – Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестрына кушылып яшь башкаручылар һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Программада: Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Сәйдә Вәлиди, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Сәгыйт Хәбибуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырлар, инструменталь әсәрләр. Катнашалар: Айдар Сөләйманов, Айгөл Бариева, Алинә Шәрипҗанова, Лидия Әхмәтова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Эльнар Сабирҗанов, Зө-Ләй-Лә, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Илгиз Шәйхразиев, Иркә, “Казан егетләре” ансамбле, Рушания Мөшәрәпова, Гөлнара Тимерҗанова, Эльза Заяри, Зәринә Вильданова. Концертны Фәнил Вәкказов алып бара. Проектның җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.
Дирижерлар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский һәм Андрей Фролов.
--- |
Иң күп укылган
|