|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2009 Спорт
“БЕЗНЕҢ СПОРТ” – СПОРТ ТУРЫНДА БЕРЕНЧЕ ТАТАР ГӘЗИТЕ
Татар матбугатында яңалык. Октябрь аенда спорт дөньясын яктырта торган “Безнең спорт” исемле гәзит чыга башлады. Әлеге яңа басма турында аның баш мөхәррире Илназ Фазуллиннан бер-ике сүз.
– Татар матбугатында спорт турында материаллар, нигездә, сәхифә буларак кына бирелә. Бу күренешкә ризасызлык нәтиҗәсендә чыгарасы иттегезме “Безнең спорт”ны?
– Әйе шул. Бу өлкәдә сай йөзүче журналистлар да шактый. Без спорт турында аналитик язмалардан торган сыйфатлы гәзит чыгарырга алындык. Үзем нәшрият өлкәсендә күптәннән эшлим. “Ихлас” дигән нәшриятыбыз да бар, китаплар чыгару белән шөгыльләнәбез. Күптәннән газета чыгарасым килә иде инде. Дустым Радик Сабировның спорт турында гәзит чыгарасы килүен белгәч, тагын да рухланыбрак киттем. Нәтиҗәдә уртак бер фикергә килдек. Бу идеяны Илнар Хөснуллин да күтәреп алды. Спортны яктыртучы татар гәзитләре бөтенләй юк бит. Төп авторларыбыз - татар спорт дөньясында танылырга өлгергән журналистлар Радик Сабиров һәм Илнар Хөснуллин. Бер кешене дә кире кагарга җыенмыйбыз, язсыннар, тәкъдим итсеннәр, хезмәттәшлек итәргә әзербез. Ләкин материаллар иләк аша үтәчәк. Гәзитнең беренче саны дөнья күргәч, электрон адресыбызга хатлар килә башлады - фикерләр, киңәшләр һәрвакыт кирәк, игътибар белән укыйбыз.
– Укучыларыгызны нинди язмалар, сәхифәләр белән җәлеп итәргә уйлыйсыз?
– Планнар эш процессында төзелә. Эксклюзив материаллар, татар спортчылары тормышы, милли көрәшкә игътибар зур булачак. Чөнки рус матбугаты әлеге спорт төре турында бөтенләй язмый, язсалар да “тәмләп” түгел. Бездә татар спортчыларының тормышы, республикабыз командаларына бәйле вакыйгаларны яктыртып барачакбыз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаячакбыз. Казанда үткәреләчәк Универсиада турында гәзиттә аерым бер сәхифә булачак. “Безнең спорт”тагы язмалар берничә елдан студент буласы, бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларда шушы чарада катнашасы килү теләге уятырга тиеш.
Гәзитебезне күргән, укыган һәркем мактый, эчтәлеге ягыннан борчылырга җирлек юк. Көчне күбрәк аны таратуга, язылуны оештыруга сарыф итәргә кирәк. “Безнең спорт” Яңа елга кадәр айга бер тапкыр чыга әле. 2010 елның беренче яртыеллыгында каталогка да кереп, айга ике тапкыр дөнья күрәчәк. Аннары хәлнең торышына карап, бәлки, атналык гәзиткә дә әйләнер.
– Эшләп торган гәзитләр ябылган, кыскарган чорда яңа эш башлап җибәрергә курыкмадыгызмы?
– Курыксаң, эшкә тотынмыйсың да ул. Ә башлагансың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бу очракта ике төрле җавап кына була ала – әйе һәм юк. Без максат куйдык, иң югары үрләрне алырга тырышабыз, укучыларыбыз да байтак булыр дип уйлыйм. Спорт төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләрне, ир-атларны, хатын-кызларны берләштерә. Һәм аның хакында язучы гәзиткә ихтыяҗ бар.
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|