поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2017 Дин

Чебеннән фил ясыйлар (кабат яулык турында)

Без нинди дәүләттә яшибез? Соңгы көннәрдә Мордовия Республикасындагы Озерки-Әҗүркә авылында яулык мәсьәләсе куертыла башлагач, ирексездән күңелгә шундый сорау килә. Әлбәттә, без, россиялеләр, дөньяви дәүләттә яшибез. Ни кызганыч, күпләр дөньяви дәүләтне дини булмаган, дәһри-атеистик дәүләт дип аңлый.

Тамырдан ялгыш караш бу.

Дөньяви дәүләт ул – диннәргә нейтраль булган, дөресрәге, берсенә дә өстенлек бирмичә, барча диннәргә дә бертигез караучы дәүләт. Әйтик, Алтын Урда шундый мәмләкәт булган. Мәсәлән, Советлар Союзы дәһри дәүләт иде, бүгенге Иран Ислам Республикасы – исеменнән үк аңлашылганча, дини дәүләт.
 
Шунысы кызык: ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге мөдире, Россия Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина берничә көн элек “Яңа Гасыр” телеканалында узган сөйләшүдә: “Мин үзем – шушы авыл кызы, совет заманында шушы мәктәпне тәмамладым. Без, кызлар да, укытучы ханымнар да, мәктәптә яулык бәйләп йөрдек, ник яулык бәйлисез, дип безгә беркем бәйләнмәде”, – дип белдерде. Ни гаҗәп: илдә атеизм чәчәк аткан вакытта мәгариф түрәләре әҗүркәлеләрнең яулык бәйләвенә тыныч караган. Без, россиялеләр, демократик дәүләт, хокукый җәмгыять төзибез дип йөргәндә, төгәлрәк әйткәндә 2014 елның 12 маенда Мордовия Хөкүмәте, мәгариф оешмалары биналарында укучыларга баш киеменнән йөрү тыела, дигән карар чыгара. Шул вакыттан, ягъни 2014 елдан республиканың мәгариф түрәләре әҗүркәләрнең яулык бәйләвенә дәгъва белдереп килә. Инде эш шуңа барып җитте: яулык бәйләгән укытучыларны эштән китәргә мәҗбүр итә башладылар.
 
Узган ел Мордовиягә баргач, үземә әлеге укытучылар коллективы белән күрешеп сөйләшү насыйп булган иде. Шунда яулыкларын салырга теләмәгән дистәләп укытучының эштән китәргә мәҗбүр булуын, “проблеманы хәл итә алмый” дип мәгариф түрәләренең мәктәп директорын алмаштыруын хәбәр иткән иде миңа мөгаллимәләр (алар урынына Ромоданда, район үзәгендә яшәүче укытучылар көн дә “Газель” машинасында килеп-китеп укытып йөри иде ул вакытта). Телевидениедә оештырылган әлеге сөйләшүдә Әҗүркәдә күргән-ишеткәннәремне җиткердем мин. Былтырның ел азагында мәгариф түрәләре белән укытучылар арасындагы каршылык, ни кызганыч, тагын да кискенләште.
 
Яңа ел алдыннан мәгариф түрәләренең, әлеге яңа директорны да алыштырып, район үзәгеннән башка милләт кешесен билгеләүләре; мөгаллимәләргә, яулыгыгызны салмасагыз, эшегездән китәсез, дип ультиматум куюлары татар җәмәгатьчелеген, йомшак кына әйткәндә, аптырашта калдырды. Моны ничек аңларга, бу вәзгыятьтә нишләргә соң, дигән сорауга җавап эзләү булды да инде әлеге сөйләшү.
 
Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: “Мондый хәлне хакимиятләрнең, мәгариф түрәләренең башбаштаклыгы дип бәяләргә кирәк. Россия Федерациясенең мәгариф, вөҗдан иреге турындагы законнарында да, РФ Конституциясендә дә гүзәл затларыбызга җәмәгать урыннарында яулык бәйләп йөрү тыелмый. Укытучыларга мондый катгый таләп кую – хезмәткә хокукны бозу гына түгел, кеше хокукларын да бозу ул. Яулык бәйләү-бәйләмәү – һәркемнең шәхси эше. Минемчә, бу проблеманы суд аша гына хәл итәргә мөмкин. Мордовия Хөкүмәтенең әлеге карарын юкка чыгару өчен, Россия Югары судына җитәргә, анда да уңай чишелеш булмаса, РФ Конституция судына, аннан соң Страсбургтагы халыкара Кеше хокуклары судына барып җитәргә кирәк”, – дип тәкъдим итте (шунысы сәер: Мордовия Хөкүмәтенең әлеге карарында мөгаллимәләрнең яулык бәйләве-бәйләмәве турында бер сүз дә юк. Шул ук вакытта яулыкны салмаган очракта эштән чыгару белән янаулары гаҗәпләндерә – Р.М. ).
 
Сөйләшүдә катнашкан ТР мәгариф министры урынбасары, РФ Мәгарифне күзәтчелек идарәсенең республика бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да җитди, төпле сүзен әйтте ул көнне. “Безнең республика мәктәпләрендә яулык мәсьәләсендә ыгы-зыгы чыкканы юк. Яулык бәйләгән укытучыларга да, укучы кызларга да кырын карамыйбыз. Бу – һәркемнең үз эше. Дөрес, аерым таләпләр бар: кызларның күлмәге артык кыска, итәге ерык булмасын яки, артык озын булып, өстерәлеп йөрмәсен. Күршеләребез ни сәбәпле андый катгый таләп куйгандыр, белмим”, – дип сөйләде ул.
 
– Яулык – татар хатын-кызлары өчен әдәп-әхлак билгесе ул. Аны милли-дини баш киеме дип карарга кирәк. Балигъ булган һәр кыз бала ир-атка, гомумән, җәмәгать урыннарында яланбаш күренмәскә, гаурәт урыннарын каплап йөрергә тиеш, – дип Наилә Җиһаншина туган авылында килеп чыккан четерекле вәзгыятьне мәктәпнең статусын үзгәртү юлы аша хәл итәргә, тәгаен әйткәндә, милли статус бирергә тәкъдим итте. Ни кызганыч, Россия мәгариф кырында андый статус юк. Хосусый мәктәп итеп үзгәртеп корсаң гына. Дини мәктәп – шуның бер төре инде. Шул җөмләдән Казаныбызда православ гимназиясе, “Госмания” мөселман урта мәктәбе эшләп килә. Күптән түгел генә “Яңа Гасыр” каналы әлеге православ гимназиясен барча дини мәктәпләргә үрнәк итеп күрсәтте. “Госмания” белән чагыштырганда бик яхшы шартлар икән гимназиядә. Ярый ла, Мордовия мөселманнары, бай химаячеләр табып, шулай хуплап тора алса. Әле бит шунысы да бар: Әҗүркә мәктәбен дини мәктәп итеп үзгәртеп кору әлеге авылның бөтен баласын – 350 укучыны шушындый мәктәпкә мәҗбүри куып керткән кебек булып чыкмасмы? Яшь әҗүркәлеләрнең дә университетларда, институтларда укыйсы киләдер. Нигә әле аларны сайлап алу хокукыннан мәхрүм итәргә?!
 
Бәлкем Наилә ханым, милли мәктәп итеп үзгәртеп корырга кирәк, дип тәкъдим иткәндә, федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы (ФГОС) дүрт төрле укыту планы барлыгын күздә тоткандыр. Мәгълүм булганча, болар: а) туган телдә укыта торган, б) туган телне өйрәтә торган, в) урыс мәктәпләренең һәм г) ике чит тел укыта торган урыс мәктәпләренең укыту планы. Аңлавымча, Әҗүркәдә гадәти (в) урыс мәктәпләренең укыту планы буенча укыталар. Мәктәп укыту программасын, укыту планын фәкать үзе сайлый (укыту планы – укыту программасының бер өлеше ул). Расписание төзегәндә мәктәп үзе сайлап ала торган сәгатьләр, мәктәп компоненты дигән нәрсә бар. Әҗүркәлеләр татар теле һәм әдәбиятын шуның хисабына укыта, күрәсең. Билгеле, алар, мәктәп уставына үзгәрешләр кертеп, туган телдә укыта торган укыту планын сайлап алырга мөмкиннәр. Әмма бу хәл яулык мәсьәләсен үзеннән-үзе хәл итмәячәк. Дөрес, туган телдә укыта торган мәктәп булган сурәттә, мәгариф түрәләре аларга башка милләт кешесен, дөресрәге, татар телен белмәүчене директор итеп куя алмаячак.
 
– Әҗүркә укытучылары өстән басым ясыйлар дип каушап, куркып калмасын, үзем теләп эштән китәм, дип гариза язмасын иде. Чөнки түрәләрнең яулык салмаган өчен генә эштән чыгарырга хакы юк. Инде гариза язган очракта, мөгаллимәләрнең, ирексезләп яздырдылар дип, шул гаризаларын кире кайтарып алу хокукы бар, – дип аңлатма бирде безгә бу уңайдан озак еллар Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән, законнарны яхшы белгән Марат Лотфуллин.
 
Әнә сөйләшүдә катнашкан “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира Әдиятуллина Түбән Кама шәһәре мөслимәләре белән берлектә, РФ Югары судына кадәр барып җитеп, яулык бәйләп төшкән фотосурәтләрен Россия паспортларына куйдыру хокукын яулап алуга иреште бит. Бу юлы да проблеманы суд аша хәл итәргә мөмкиндер, шәт.
 
P.S. Әлеге мәсьәлә хакында ни уйлыйсыз, дип ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә: “Балигъ булган хатын-кызларыбызның, йөзеннән тыш башка урыннарын чит ир-атларга яки җәмәгать урыннарында күрсәтеп йөрүе динебездә гөнаһ санала”, – дип җавап бирде.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»