|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2017 Язмыш
“Син ялгыш килдең. Мин синең әниең түгел”Яшьлек юләрлеге белән әллә никадәр хата эшләдем. Мәктәпне тәмамлауга, Алабуга шәһәренә укырга чыгып киттем. Тик өч айдан укуымны ташлап, өйләнгән ир белән очраша башладым. Аның гаиләсе булуы, ике баласының әтиләрен көтеп азаплануы да, хатынының елап, яныма килеп ялварулары да бәгыремне йомшарта алмады. Үз-үзен генә яратучы, рәхәт тормышка ияләнгән чая кыз идем. Хаталарым өчен җавап тоту озак көттермәде. Мин авырга узганымны белдем. Бу хакта йөргән кешемә дә җиткердем. Ул бала тууга каршы түгеллеген әйтте. Аның сүзенә ышанып баланы төшертмичә калдым. Тик табар вакытым җиткәч, сөяркәм юкка чыкты. Авылда яшәүче әниемне чакыртып алдым. Баланы ике айга кадәр карашты ул. Аннары улымны аңа биреп, авылга кайтарып җибәрдем. Ул вакытта авыл халкы ни сөйләгәндер, анысын хәтерләмим. Иң мөһиме, шәһәрдәге таныш-белешләр берни сизми калды.
--- |
Иң күп укылган
|