поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2017 Җәмгыять

“Сәләт–Самара” лагере ишекләрен ачты (ФОТО)

Февральдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Сәләт-Самара” клубы эшли башлауга бер ел тула. Бу вакыт эчендә төрле чаралар, кызыклы очрашулар үткәрелде. “Яктылык” мәктәбе администрациясе, клуб әгъзалары “Сәләт-Самара” лагерен булдыру юнәлешендә дә эшчәнлек алып бардылар һәм, ниһаять, аларның тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирде. Яңа ел каникуллары вакытында “Сәләт-Самара” лагереның беренче - кышкы сменасы узды.

- Профильле лагерь сменасы программасына бәйге игълан ителгәч, без шәһәр администрациясенең мәгариф департаментына “Сәләт-Самара” сменасы программасын тәкъдим иттек һәм беренче урын яуладык.  Бу укучыларыбызга “Алтын балык” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итәргә мөмкинлек бирде. Ә Казаннан килгән иң шәп 8 әйдаман (вожатыйлар) бу  көннәрне онытылмаслык итеп үткәрүгә күп көч куйды, - дип сөйләде “Яктылык” мәктәбенең укыту бүлеге мөдире Фәридә Хәмидуллова.

Кышкы каникуллар булуга карамастан, балаларга лагерьда укырга да туры килде. Әмма бу ял көннәрен бер генә дә бозмады, киресенчә, әйдаманнар дәресләрне кызыклы форматта алып барып, балаларда укуга кызыксыну уята алдылар.

“Мин кытай мәдәнияте, көнкүреше белән кызыксынам. Киләчәктә бу илне барып күрәсем килә, аларның телен өйрәнә дә башладым инде”, - дип сөйләде Гөлия Мөхтәрова һәм сәлкешләргә кытай теле дәресләрен бирде, ә Айгөл Вәлиуллина инглиз телен “шомартырга” ярдәм итте. “Сәләт-Самара” клубының Татарстаннан килгән кураторы Тимур Назаров белән балалар математика дөньясына мавыктыргыч “сәяхәт”ләр кылдылар, ә Айдар Якубов физика дәресендә аларга кызыклы тәҗрибәләр куеп күрсәтте. Программист Азат Солтанов та информатика дәресен үзенчәлекле итеп алып барды. “Сәләт-Самара” лагере кышкы сменасының өлкән әйдаманы  Булат Вәлиуллин татар теле дәресләрен укытты.

Төшке аштан соң “сәләт”леләр өчен төрле бәйгеләр, викториналар оештырылды. Әйдаман Таңсылу Мостафина балаларга кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрде. Татар милли бизәкләре төшереп, укучылар үз куллары белән открыткалар, кечкенә тартмалар һәм башка вак-төяк әйберләр ясадылар. Командаларны берләштерү нияте белән үткәрелгән тренинглар да үз җимешләрен бирде, балалар һәм әйдаманнар тиз арада иң якын дусларга әйләнделәр. “Интуиция”, “Түбәтәй” һәм “Самара кичләре” дип аталган интеллектуаль уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Татарстаннан килгән ди-джей Тимур Шәрәфетдинов кичәләрне матур музыка белән бизәп барды. Аның “Сәләт-Самара” лагере өчен  махсус язылган җырларын да сәлкешләр отып алып, бергәләп җырладылар.

Самара татарларының танылган шәхесләре дә лагерьда кунакта булдылар. “Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Хәридә апа Дашкина, өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, оешманың совет әгъзалары Азат ага Надиров, Фәһим Йосыпов, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин үзләре белән таныштырдылар, тормышта зур нәтиҗәләргә ирешү өчен киңәшләр бирделәр.

Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм Самараның Промышленность районы башлыгы, эшкуар Минәхмәт Хә¬лиуллов смена кысаларында Сәламәтлек көне үткәрделәр. Балалар Самараның “Чайка” спорт базасында рәхәтләнеп чаңгы шудылар, атларда йөрделәр, саф һава суладылар.

Ә саубуллашу кичәсендә балаларның күзләренә яшь тулган иде. Әйдаманнары, иптәш¬ләре белән бер дә аерылышасылары килмәде аларның.

- “Сәләт-Самара” лагереның эшчәнлеген башлауга  “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов, укыту бүлеге мөдире  Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова һәм сменаның директоры - “Яктылык” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Рәлиф кызы Гыйззәтуллина да күп көч куйдылар, аларга бик зур рәхмәт. Кышкы смена башка балаларны да “сәләт”леләр тормышы белән якыннан таныштыру нияте белән үткәрелгән иде. Иптәшләребезгә бик ошады, җәйге сменада ял итәргә теләүчеләрнең саны инде шактый. Анда да шулай вакытны файдалы һәм искиткеч кызыклы үткәрербез, - дип кичерешләре белән уртаклашты “Сәләт-Самара” клубы рәисе Сабир Галимуллин.


Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 20.01.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»