• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

20.01.2017 Сәясәт

Сәкинә Шәймиева: «Минтимер халыкка хезмәт итәр өчен яратылган» (ГАИЛӘ ФОТОЛАРЫ)

Бүген киң җәмәгатьчелек Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Татарстанга гына түгел, бөтен татар дөньясына игелекле гамәлләре, киң колачлы проектлары белән танылган ил агабызны ихлас күңелдән тәбриклибез!

Минтимер ага ата һәм ир, гаилә башлыгы буларак нинди кеше соң? Укучыларга монысы да кызыклыдыр. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан, Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның ире хакындагы фикерләр гөлләмәсен  тәкъдим итәбез.



Татарларда шулай кабул ителгән: хатын-кыз иренең күләгәсе булырга тиеш. Минтимер республика башлыгы булса да, минем өчен һәрчак кадерле ирем, улларымның атасы, кайчандыр мин гомерлек яр итеп сайлаган газиз кешем булып калды. Мин – үз гаиләмнең сәясәтчесе. Минем янәшәмдә һәрчак – әтиебез. Шатлыклар да, кайгылар да уртак. Яныма ул дәүләт мәшәкатьләреннән арынып торырга, ял итәргә дип кайта. Юбилеемда Минтимер: «Син – шундый хатын... Сине яратмаска мөмкин түгел!» – диде. Ул гаять тыйнак һәм тотнаклы кеше, мондый сүзләрне бик тә сирәк әйтә. Шуңа да әлеге ягымлы сүзләр минем өчен аеруча кадерле. Мин – бик бәхетле хатын!



Язгы кичтә, биюләрнең иң кызган мәлендә, клубка моңарчы таныш булмаган кара чәчле егет килеп керде. Безнең карашларыбыз очрашты. Шул мизгелдә бөтен тәнем буйлап ток йөгергәндәй булды. Ул шундый... аңлатып булмаслык сөйкемле  иде. Каршыма килеп басты да, мине биергә чакырды.

Ул чагында нәрсә дә булса уйларлык хәлдә түгел идем. Ә хәзер баш ватам: беренче очрашуда ук, Минтимер мине ничек үзенә җәлеп итте соң? Бер карасаң, гадәти егет инде. Уртача буйлы, нык бәдәнле, дигәндәй. Эчке халәтем шул чакта ук Минтимердә «үз», «газиз» хисләрен тоемлады. Соңрак аның үткен акыллы, ныклы характерга ия булуын, хисләренең тирәнлеген  аңладым. Чын ир-ат! Аның янында бәхетле булачагымны тойдым. Мондый кеше беркайчан да алдамас һәм хыянәт итмәс, дидем. Хатын-кыз һәрвакыт авыр чакта таянырлык ышанычлы «җилкә» эзли бит.

Минтимер миңа шундук игътибар итүен әйтә: «Ак кофта, кара сарафан кигән озын толымлы нинди чибәр кыз!» Бер күрүдә гашыйк булганнар гына шулай әйтә ала торгандыр...

Без танышканда Минтимер туган районына диплом алды практикасына кайткан иде. Һәр көн очраша башладык. Практикасы тәмамлангач, ул яңадан Казанга китеп барды. Көн саен хатлар языштык. Студент дусты Гайнулла сөйләвенчә, Минтимер беркая да чыкмый икән, «Бернинди кичәләргә дә алып бара алмыйбыз», – ди. Көннәр буе минем фотога карап утыра, ә төнлә аны мендәре астына кыстырып йоклый икән.

Дипломын яклагач, Минтимерне Мөслим РТСына инженер итеп эшкә юлладылар. Ә мин Казанга кайтырга булдым. Минтимер үзенә кияүгә чыгып Мөслимдә калырга күндерә  башлады. Ризалык бирмәдем. Ул чакта читтән торып Мәскәү югары финанс институтында III курста укый идем. Укуымны тәмамлыйсым килде. Хәер, кияүгә чыгарга иртәрәк, дип саный идем әле. Әниләр янында нибары бер ел гына яшәп калдым, чөнки Минтимернең әтисе килеп, улына тормышка чыгуымны сорады...



Минтимер Шәймиевнең әти-әнисе

Әткәйнең (өлкән Шәймиевнең) миңа карата булган ихлас җылылыгын һәрчак тойдым. Әтиләр йортына кайту безнең өчен һәрвакыт бәйрәм иде. Һәр кайтуыбызда сарык суялар. Ашны ярты тәкә сыярлык казанда әзерлиләр. Аш ашаганда, әнкәй өстәлгә зур савыт белән ит чыгара, ә әти иң зур кисәген миңа суза торган иде...

Иремнең туганнары – Шәймиевләр нәселе мине беренче көннән үк үз итте. Минем өчен алар иң якын кешеләрем булды. Йортыбыз алар өчен һәрвакыт ачык. Казанга укырга килгән туганнарыбызга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, туганлык хакын хакларга тырыштык.

Гаилә тормышыбыз Мөслимдә башланып китте.  Безгә барак тибындагы йорттан бер бүлмә бирделәр. Бүлмәдә зур мич тора. Әти бүләк иткән тимер карават, Казаннан алып килгән урын-җир, ике әлүмин кашык һәм чәнечке, ике аш тәлинкәсе, кечкенә өстәл дә ике урындык – бар байлыгыбыз шушы иде.  Әле тагын «керосинка» бар, анда аш пешерә идек. Хәер, безгә ул чагында башка берни дә кирәк түгел иде. Без бәхетле, без гашыйклар...

Минтимер балабызны көткәндә бик дулкынланды. Төннәрен биш-алты айлык корсагымда нарасый тибенгәндә, уянып, колагын куеп тыңлый иде. Назлап корсагымны сыйпый, балабызны тынычландыра...



Улларыбызның яшь аермасы – 2 ел да 8 ай. Минтимер белән дә шундый ук аерма безнең. Улларыбыз кече яшьтән үк дус-тату, бер-берсенә терәк булып үсте. Беркайчан да бер-берсен кимсетмәделәр.

Ирем көн-төн эштә булды. Башкарасы гамәлләре, шул исәптән, җаваплылыгы да зур иде. Ул бит ярты-йорты гына эшли белмәде һәм белми дә. 29 яшендә Ленин ордены белән бүләкләнүе дә - шуңа дәлил. Бу бүләк чын мәгънәсендә сенсация булды. Ул елларда Ленин орденына 60-70 яшьтә генә лаек булалар иде бит.

1967 елда Минтимерне партия өлкә комитетына инструктор итеп чакырдылар. Без Казанга кайттык. Минем өчен бу зур куаныч булды. Үземне җәннәттәге сыман хис иттем. Көянтәләп су ташырга, чи утын белән мич ягарга кирәкми. Краннан салкыны да, җылы суы да агып килә. Бу бәхеткә беравык хәтта үзем дә ышанмый тордым.

Казаннан ерак түгел Васильево бистәсендә 3 сутый җиребез бар иде. Әтиебез балаларга шунда эш бүлеп бирә. Бакча эшләрен төгәлләгәч кенә уйнарга ярый. Әле ул хезмәт сыйфатлы да булырга тиеш. Балаларыбызны шулай кечкенәдән эш сөяргә өйрәтте. Идән дә юдылар, савыт-сабаны да чиста тоттылар, ашарга да пешерделәр... Хатыннарына менә дигән ярдәмче була инде болар, дим. Тик менә хатыннары «өйдә берни эшләми» дип зарлана. «Кечкенә вакытта хуҗалык эшләрен эшләп туйганга ул»,  – дим.

Кече улыбыз Радик армиядә хезмәт иткәндә бик борчылдым. Минемчә, ул иң авыр гаскәрне сайлаган – диңгез пехотасын. Әтисе дә нык борчыла иде. Төннәрен йоклый алмый ята. Улыбызны икенче гаскәргә күчәргә дә күндереп булмады. Үз карарында нык торды. Миннән берәрсе: «Тормышыңда нинди авыр мизгелләр булды?» – дип сораса: «Улым армиядә хезмәт иткәндә!» – дияр идем. Күзләремнән бертуктаусыз яшь акты. «Улыма хат» җырын тыңлый-тыңлый, хатларын укый-укый елый идем. Аллага шөкер, ул сынауны да уздык...

Иремнең карьерасы уңышлы гына барды. Нинди генә югары дәрәҗәле урыннарга билгеләмәсеннәр, Минтимернең эшен һәрвакыт әйбәт башкарачагына ышандым. Шулай да мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләнгәч, миңа шок булды. Аңа бит утыз ике генә яшь, ә миңа 50-60 яшьтә генә министр итеп куялар кебек тоела иде.

Татарстан Президенты булып сайлануын ничектер тыныч кабул иттем. Минтимер җитди тормыш мәктәбе узган, җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе зур. Ул вакытта чоры да, ничектер, томан эчендәге сыман. Нинди вазифа булачагы да төгәл ачыкланмаган, күз алдына китерүе дә кыен иде.



Президент хатыны буларак, мин һәрвакыт аның ихтыяр көченә, анализ ясый белүенә, үз-үзен контрольдә тота алуына сокландым. Иң четерекле, катлаулы хәлләрдә дә тыныч, сабыр булып кала белде. Халык өчен хезмәт итәргә яратылган күрәсең. Аның тирәсендә һәрвакыт  фикердәшләре булуын телим. Минтимер – максатчан кеше. Үз ниятләрен алдан кычкырып әйтми. Гаиләбездә дә шулай куелган: үзе әйтми торып, аннан сорамыйбыз. Президент вазифасыннан китәчәген дә алдан белгертмәде. Моны йортыбызда нәни көчек пәйда булгач кына аңладым. Ул һәрвакыт эт асрарга теләде. Ләкин бик җаваплы кеше булгач, бүләк ителгән көчекләрне дә яхшы кулларга тапшыра килде. Тере җан ияләренә кешечә игътибар күрсәтергә кирәк, дип саный. 2009 елда көнбатыш себер лайкасы токымлы этне үзендә калдырырга карар кылды. Аңа «Маэмай» дип исем дә кушты. Менә шуннан соң инде Минтимернең Президент вазифасыннан китәчәген аңладым. Ирем, зур посттан киткәч, бик шатландым. «Оппозиция бәйрәм итә...» дип шаяртты да әле ул.

Әтиебез белән ярты гасыр бергә гомер итәбез. Минтимер тик утыра торган кеше түгел – ул ял итә белми. Шуңа күрә тормышыбызда әллә ни үзгәреш булмады. Бүген дә ирем көн саен эшкә китә. Мин мыгырданмыйм, чөнки кияүгә белеп бардым. Акыллы, хезмәт сөючән авыл егетенә чыктым. Аның гел нәрсәдер эшләргә кирәклеге геннарында ук язылган.

1961 елда туебыз алдыннан, Минтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!»  – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...»  – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Минтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!..

(Язманы әзерләгәндә Сәкинә Шәймиеваның «В тени Минтимера» китабы файдаланылды)

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.01.2017
Интертат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы