|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2017 Шоу-бизнес
Азат Абитовның тәүге концерты ни өчен күчерелгән?Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның 25 февральгә билгеләнгән тәүге концерты башка көнгә күчерелгән. Яшь җырчының концертына билет алырга өлгергән тамашачы бу хәбәргә борчыла башлады. Азатның концерты булачакмы, кайсы көнгә күчерелгән һәм алынган билетларны нишләтергә? – Тамашачым борчыла күрмәсен, концерт, һичшиксез, булачак, Алла теләсә! Тамашаны 28 февральгә күчердек. Сәбәбе шул: 25 февраль көнне мине «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасына чакырдылар. Хөрмәт йөзеннән баш тарта алмадым, шуңа күрә концертымны күчерергә туры килде. 25 февральгә алынган билетлар белән 28 февраль көнне узачак концертка кереп булачак, – дип аңлатты Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Абитов.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|