поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2017 Шоу-бизнес

Данир Сабиров ялдан кайтуга хастаханәгә киткән?!

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республик клиника хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин – ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», – ди артист үзе.

– Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллага шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.



Билгеле булганча, 1 февраль көнне Данир Сабировка – 30 яшь, иҗатына исә 5 ел тула. Бу уңайдан артист Казанда үзенең иҗат кичәсен үткәрергә җыена. «Тамашада пародияләремнең төп геройлары – Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, остазым Венера Ганиева (аңа өйләндем дә бит инде), иҗатташ дусларым ИлСаф (заманында аның концертларын алып барган идем), Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров катнашачак. Филүскә пародия ясаганым юк, әмма аның белән бәйле кызыклы вакыйгаларны сөйләячәкмен. Гомумән, 5 ел дәвамында җыелган иң кызыклы чыгышларны тәкъдим итәргә җыенам. Артистлар белән уртак чыгышлар булачак. Әйтик, Фирдүс белән баттл һәм башкалар. Барлык серләрне дә ачып бетермим», – диде Данир.



Туган көн дигәннән, Сабировлар гомер бәйрәмнәрен ике ай эчендә бәйрәм итә икән. Данир белән Миләүшәнең туган көннәре – февральдә, ә балаларыныкы – гыйнварда! «Миләүшәнең гомер бәйрәме 4 февральдә. Ул миннән 3 яшь тә 3 көнгә кечерәк», – ди Данир. 8 гыйнварда Сабировларның төпчек кызлары Даниягә – 3 яшь, 14 гыйнварда олы кызлары Мәрьямгә 7 яшь тулды. Мәрьям кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Хәтта яңа гына ял итеп кайткан Дубайда узган чарада катнашып та бүләкләр откан.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»