|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда МЧС югары әзерлекле режимга күчерелдеТатарстанда Хач ману вакытында дин тотучыларның күпләп коенулары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре югары әзерлекле режимга күчерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Республикада дин тотучыларның массачыл коенуы 39 муниципаль берәмлектә 142 урында оештырылачак. 28 районда коену ачык сулыкларда 89 иордан бәкесендә булачак. 26 районда 26 чишмәдә һәм 27 уемда суны изгеләндерү чарасы узачак. Быел коенуда 65 меңләп кеше катнашыр дип ниятләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәткәрләре коену урыннарында бозның калынлыгын үлчәп акт төзеде. Бозның калынлыгы 30 см һәм аннан да югары булган. Шундый калынлыктагы бозда берьюлы 20дән дә артык кеше булалмый.
--- |
Иң күп укылган
|