|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2017 Шоу-бизнес
Алсу Әбелханова: Мин беркемгә дә буйсынмыйм!Татар эстрадасында кайнаучы кайбер артистларның төрле дәүләт оешмаларында рәсми эш урыны бар. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова да моңа кадәр «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләде. Әмма быел Алсу 17 ел буе хезмәт куйган дәүләт эшеннән киткән. – Эштән китү теләге күптәннән бар иде, ләкин әлегә кадәр тәвәкәлли алмадым. Аннан соң эштәге хезмәттәшләрем дә кызу холкымны белеп, ашыкма, сабыр ит дип туктатып килде. Ләкин тормыш иптәшем белән киңәшләшкәч, китәргә дигән карарга килдем. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә 17 ел эшләү дәверендә чит төбәкләргә, чит илләргә бик күп йөрергә туры килде. Кая гына барсак та, дипломнар, Мактау грамоталары яисә Рәхмәт хатлары алып кайттык. Күңелдә бары якты истәлекләр генә калды, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Әбелханова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|