|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2017 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада бер сәгать буе курткасыз көенчә агач башында утырган өченче класс укучысын коткарганнар (ВИДЕО)Түбән Камада өченче сыйныф укучысы бер сәгать буе 16 градус салкында 12 метр биеклектәге агач башында утырырга мәҗбүр булган. Уйнарга дип менгән җиреннән ул инде олылар ярдәменнән башка төшә алмаган. Очраклы рәвештә узып баручылар ярдәм итмәсә, бу вакыйга ничек тәмамланыр иде - билгесез. Махсус ярдәм килеп җиткәнче, алар таяк ярдәмендә агач башында дер калтырап утыручы малайга курткасын тапшыралар. Ул арада килеп җиткән коткаручылар баскыч ярдәмендә малайны җиргә төшереп, хастаханәгә озата. Бәхеткә каршы, малайның бер җире дә имгәнмәгән, өшемәгән һәм аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Тулырак: В Татарстане спасатели сняли с дерева замерзающего ребенка
--- |
Иң күп укылган
|