поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.01.2017 Матбугат

Ләйсән Сабирова: “Ветеринар буласым килгән иде” (ФОТО)

Ләйсән Сабирова — “ТНВ” каналы хезмәткәре. “Хәбәрләр” тапшыруын алып баручы да, аның хәбәрчесе дә ул. Сюжетларны татарча да, урысча да әзерли. Элек аны “Татарстан радиосы”ннан ишетеп, “Казан” телерадиокомпаниясеннән күреп белә идек. Журналистика — Ләйсән тормышында алыштыргысыз өлкә.

— Балачакта ветеринар булырга хыялландым. Биергә яраттым. Район күләмендәге чараларны калдырмый идем, — ди Ләйсән. — Ә бүген үземне икенче өлкәдә бөтенләй күз алдына китермим.

“МИШӘР БИТ МИН!”
— Ләйсән, журналистиканы сайларга сине нәрсә этәрде?
— Журналистика, иҗат безнең өчен ят әйбер түгел. Әти ягыннан бер апабыз заманында район газетасы баш мөхәррире иде. Әнинең әбисе телгә оста булган, кешегә карауга ук такмаклар уйлап чыгарган. Әнинең әнисе — әбиебез дә җор телле кеше иде. Гомер буе газета-журналлар алдыртып, радио тыңлап, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булды. Бертуган апам Гөлнара Сабирова кечкенәдән журналистика белән кызыксынды, бүген ул “Шәһри Казан” газетасын җитәкли. Аның һәрвакыт кешеләр белән танышып, вакыйгалар үзәгендә кайнау йогынтысыдыр, мөгаен, мин дә журналист булырга карар кылдым. Төрле газета-журналларда хикәя, язмалар, шигырьләрем басылды. Дөрес, хәзер шигырь язганым юк инде.

— Профессиональ эшчәнлек кайчан һәм кайдан башланды?
— Университетны тәмамлагач, “Татарстан радиосы”ның хәбәрләр бүлегенә урнаштым. Кечкенә вакытта радиодан таныш тавыш ия¬ләре белән бергә эшләү чын мәгънәсендә чиксез бәхет иде. Биредә журналистиканы яңа яктан ачтым: урысча һәм татарча эшли башладым. Бу, билгеле, зур һөнәри тәҗрибә булды. Бераздан “Яңа көн” дип аталган иртәнге аналитик тапшыруны алып барырга күндерделәр. Мишәр бит мин. Холыкта әллә ни сизелмәсә дә, мишәрлек телдә чагыла, бу бәхәсләр дә уятты. Әмма миңа ышанган һәм үз ярдәмен күрсәткән җитәкчелек, режиссерлар төркеменә рәхмәт.

— “Казан” телерадиокомпаниясенә килү тарихы ничек булды? 
— Өч ел радиода эшләгәч, “Казан” телерадиокомпаниясендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Үземне сынап карарга булдым. Телевидение — коллектив эш, үзеңне оештыручы буларак та ачасың. Бер сюжетны эшләүдә журналист, оператор, машина йөртүче, редактор, монтаж ясаучы, ким дигәндә, биш-алты кеше катнаша.

Биредә ике елдан артык эшләдем. Хәзер телевидениедә, нигездә, икътисадый темаларга эшлим. “Хәбәрләр”дән кала, “Адымнар” тапшыруына да аналитик сюжетлар әзерлим, урысча яңалыклар алып барам.

“ӘЛЕГӘ ЙӨРӘГЕМНЕ ЭШ КЕНӘ ЯУЛАДЫ”
— Әти-әниең, бертуганнарың белән дә таныштырсаң иде...
— Әтием Ильяс озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында инженер булып эшләде. Авылга газ керткәч, газчы вазыйфасын башкарды. Инде бер ел лаеклы ялда. Әни  гомер буе мәктәптә эшләде. Финансчы булырга хыялланган Фәрбизә туташны, Казан финанс-икътисад институтына имтиханнар тапшырып йөргән җиреннән, мәктәп директоры: “Син укытучы булырга тиеш”, — дип укытырга калдырган. Ул татар теле һәм әдәбияты укыта. Әле эшләп йөри, Аллага шөкер. Әти-әнигә: “Ярый әле бер-берегезне очраткансыз”, — дип әйтәм. Алар бер авылда яшәп, бер мәктәптә укып, бер-берсе турында әти армиядән кайткач кына белгәннәр. Аларның очрашуы нәкъ кинолардагы кебек. Башлангыч сыйныфта укыткан Фәрбизә, яз көне балалар белән урамда йөргәндә, хәрби формадагы матур егетне күрә. Балалардан аның кем булуын сорый. Алар: “Җәмил абыйның олы улы”, — ди. Армиядән яңа кайткан Ильяс та озын кара чәчле, зәңгәр күзле Фәрбизәгә гашыйк була. Әти белән әни өч ел очраша һәм менә алар 37 ел бергә, Аллага шөкер. Без — өч кызны тәрбияләп үстерделәр. Олы апам Гөлназ кияүдә, җизнәбез Җәүдәт белән Мәскәүдә яшиләр, уллары Әмирне үстерәләр. Апам Казан медицина университетының социаль хезмәт факультетын тәмамлады, аннары Казан дәүләт университетында психология буенча өстәмә белем алды. Аннары бухгалтерлыкка укыды, хәзер шул юнәлеш буенча эшли. Уртанчыбыз Гөлнара апа — әйткәнемчә, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире, журналист, шактый җырлар авторы. Менә шундый күпкырлы безнең гаилә.

— Үзең кияүдә түгел әле. Йөрәгеңне яулаган кеше бармы?
— Әлегә йөрәгемне эш кенә яулый алды. Кияүгә чыгарга җыенмыйм. 

— Эштән тыш ниләр белән кызыксынасың?
— Шәхси тормышка вакыт аз кала. Әмма фитнес һәм бассейнга вакыт табарга, мәдәни чараларга йөрергә, йоклар алдыннан 50 бит булса да китап укырга тырышам. Буш вакытны дуслар белән очрашуга, яңа маршрут өйрәнүгә багышлыйм. Казанның тарихый үзәгендә әле безгә сер булып калган кызыклы урыннар шактый.

Тулы исеме: Ләйсән Ильяс кызы Сабирова
Туган җире: Аксубай районы Яңа Дума авылы 
Туган көне: 14 июль, 1988 ел
Белеме:  КФУның журналистика факультеты
Гаилә хәле: кияүдә түгел


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 17.01.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»