поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.11.2009 Интернет

ЭТ – БАШ, СЫЕР – АЯК

Беркөнне өемдә интернетым эшләми башлады. Ходай мондый мәшәкать чыгармасын икән!

Гаепнең фатир эчендәге чыбык-мазарда, компьютерның үзендә түгеллегенә инангач, провайдерга – “Летай”ның техникларына чылтыраттым. Өй телефоны юк бездә, шуңа күрә кәрәзле телефоннан җыйдым номерны. Шактый озак көткәч, кемдер алды кебек. Ләкин мине тыңларга җыенучы юк иде, бары тик автомат кына сез фәләненче чиратта, операторның җавап биргәнен көтегез диде. Озак көттем, 7-8 минут чамасы бугай. Телефонымдагы акчалар оча гына. Әллә нинди реклама текстлары әйләндерәләр, шуларны тыңларга мәҗбүр булып утырдым. Ниһаять, алды бер “тере” кеше, Игорь диде бугай. Ләкин ул миннән интернетны ремонтларга заявка алмады, ә линияне тикшертеп карау өчен башка телефонга чылтыратырга кушты. Җыйдым анысын. Автомат: “Данный номер не существует”, – ди. Бу нәрсә инде дип аптырап, кабат беренче номерны җыйдым. Нәкъ шундый ук хәл: мине берничә минут көтәргә, тузга язмаган рекламалар тыңларга мәҗбүр иттеләр. Шуннан соң Игорь түгел, ә башка кызый алды. Аңа хәлне аңлаттым, дөрес номерны бирүен сорадым. “Нигә шундый номер әйттеләр икән?” – дип, кызый бик тә аптырады һәм икенче номер бирде. Монысында фатирга эләктем. Кабат җыям иң беренче телефонымны. Әлбәттә, бу юлы да көттем, реклама текстлары тыңладым. “Единицалар”ым гына җитсен! Көтә торгач өченче кеше алды. Һаман яңа кешегә эләккәч, аларның бөтенесенә дә хәлне башыннан ахырына кадәр аңлатырга туры килә бит әле. Дөрес бирмәгәннәр, менә моңа чылтыратыгыз дип, монысы тагын бер номер бирде. Чылтыраттым – тагын фатир! Башка чарам юк – кабат җыям беренче номерымны. Әлбәттә, берничә минут реклама тыңлап, вакыт уздырам, акча туздырам. Бу юлы бер егет алды һәм тагын бер номер бирде. Җыйдым. Эләктем бит, ниһаять, кирәкле урынга! “Хәзер линиягезне тикшерәбез, телефоныгызны калдырыгыз, ярты сәгатьтән чылтыратып хәбәр итәрбез”, – диделәр. Ике сәгать көттем – чылтыратучы булмады. Аптырагач, үзем җыйдым. “Линияне карадык, эшли, гаеп анда түгел, техникларга чылтыратып, заявка калдырыгыз”, – диләр.

 

Шулай итеп, яңадан башладым: иң беренче җыйган номерыма чылтыраттым. Инде бишенче мәртәбә теге мәгънәсез рекламаларны тыңлап, мобильнигымдагы байтак акча тузгач, бер кызый алды. Барысын да аңлаттым, заявка алыгыз да, интернетымны килеп төзәтегез дим. “Өегезгә бару 350 сум, плүс хезмәт өчен түлисе була”, – ди кызый. Гаеп миндә түгел, урамда берәр җирдә өзелгән булырга тиеш дип әйтеп карасам да, аның үз туксаны-туксан: түләүле дип утыруын белә. “Бер ел элек шундый хәл булган иде инде. Интернетым урамда чыбык өзелгәнлектән эшләмәде. Ул вакытта сезнекеләр килеп, бушлай ялгап киттеләр бит”, – дим кызыйга (чыннан да, шулай булды). “Беренче бару бушлай бездә, ә икенчесе түләүле шул”, – ди бу аны-моны абайламыйча. “Соң, икенче тапкыр чакыртуымны әле генә әйттем бит, сез бит ничәнче тапкыр чакыртасыз дип сорап та тормадыгыз”, – дигәч, кызый сүзсез калып, телефонын куйды.

 

“Летай”ның  шикаять-дәгъвалар белдерү телефоны да күрсәтелгән килешүдә. Аптырагач, шунда чылтыраттым. Ходаем, нәрсә инде бу: монысында да оператор җавап биргәнен көтәргә кушып, рекламалар уйнатып җибәрделәр! Түзеп, көттем. Тагын күпме акча чыгып китте. “Монда язмача бирәләр шикаятьне, телдән бирә торганына чылтыратыгыз”, – дип икенче номерны бирделәр. Анысында, күпме генә җыйсам да, алучы булмады. Шулай итеп, тупикка килеп терәлдем.

 

Юк, түләүле булырга мөмкин түгел бит дип бик тә гарьләнеп, теге иң беренче чылтыраткан номерымны тагын җыеп карарга булдым. 5-6 минут көткәч, бер кыз алды. Хәлне аңа да башыннан ахырына кадәр аңлаттым. Техниклар чакырту бушлай булырга тиештер бит дим. “Әйе”, – диде бу рәхмәт төшкересе. Һәм заявкамны кабул итте. Югыйсә, миңа шул гына кирәк иде бит!

 

Өч көннән килеп, ике минут эчендә төзәтеп киттеләр. Интернет чыбыгы, чыннан да, ишегалдында өзелгән булган. Шуны ялгату өчен күпме вакыт, нервы һәм кесә телефонымдагы өч йөз сумнан артык акчамны туздырдым.

 

Хәзер исем китеп утырам: бөтен республика буенча эшли торган иң зур интернет компанияләренең берсе бит бу. Минеке кебек сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күптер аларга. Нигә алар шулай дөрес түгел номерлар биреп, теләсә-нәрсә әйтеп утыралар икән? Шул чылтыратулардан аларга акча кергәнгәме? Әллә инде хезмәткәрләре эш рәте белмиләрме?

 

Интернетым тагын эшләми башласа кабат шушы мәхшәр аша узасы күз алдыма килә...


Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ | 14.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»