|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2017 Җәмгыять
Пенсия тиеннәргә калмагаеХәзерге чорда билгеләнгән пенсияләрнең күләме заманына күрә ярыйсы икән әле. Ә менә 2025 елда лаеклы ялга чыгучыларны пенсия суммасы әллә ни шатландырмаячак. Бигрәк тә хезмәт хакын конвертларда алучылар кызганыч, алар берничек тә 7 мең сумнан артык пенсиягә өмет итә алмаячаклар. Бу әле пенсия фондына акча күчеп барган эшләрдә эшләп, тиешле 15 ел стаж җыйган очракта. Ә бу кадәр стаж җыялмасаң, анысы да тәтемәячәк. 2025 елга нибары тугыз гына ел калды. Белмим, барча эшләүчеләрнең хезмәт хаклары кайчан шул 28 мең сум күләменә менеп җитәр, әмма елдан-ел артып торган түләүләр, азык-төлекнең, кием-салымның, төзелеш материалларының кыйбатлануы каршында бу сумма да чүпкә әйләнеп калачак. Ә инде теге 11 мең сум күләмендәге пенсиянең коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә җитмәве ихтимал. Бу иң соңгы пенсия реформасын тәкъдим итүчеләр нәрсә уйлаганнардыр, әмма аның белән хәзерге яшьләрне эшләргә кызыктырып булмый. Аларның бит күбесе югары белемле, 2025 елдагы 11 мең сум пенсиянең нәрсә икәнен яхшы чамалыйлар. Шуңа күрә дә бүген кайдадыр батырып пенсия фондына эшләргә бик атлыгып тормыйлар алар, картлык көненә маяны үзләре җыярга исәплиләр. Эше аз, акчасы күп булсын дип шаяртырга яратучы яшьләрне бер караганда аңларга да була. Акчага нык бәйләнгән тормышта яшибез бит. Аннан соң барып чыкмаган пенсия реформалары белән хөкүмәт үзе үк яшь буында битарафлык, ышанмаучанлык тудыра. Хөкүмәт пенсия фондында акча юк дип зарланырга ярата. Шул ук вакытта түрәләр йөзләрчә миллионлап, дистәләрчә миллиардлап урлыйлар, акчаны чит илләргә чыгаралар. Әнә шул урланган суммаларны конфискацияләп, пенсия фондына салсалар, проблема хәл ителер иде дә бит, тик нигәдер теләмиләр. Нефть, газ, электр энергиясе, табигый чималларга хуҗа булып алучылардан да табышның күпмедер күләмен өстәмә рәвештә пенсия фондына күчерттерергә була. Төп Законыбызда да җир асты байлыклары халыкныкы дип язылган бит. Пенсия яшен арттыру юлы белән генә пенсия фонды проблемасын хәл итәргә җыену дөрес булмас иде. Кеше гомере кыска хәзер. Әнә, сигезенче сыйныфны 12 малай бергә тәмамлаган идек, 60 яшьнең бу ягына өчебез генә исән-сау чыга алдык.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|