поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2017 Сәясәт

Рабит Батулла Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган китап язган

Язучы Рабит Батулла Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында китап язган. Ул аны «Илбашы» дип атаган.
– Әлеге китап әдәби-документаль әсәрләр җыелмасы. Биредә 76 хикәя язылды. Төп-төгәл документлар да, аннан соң язучы фантазиясенең Минтимер Шәриповичның мантыйгына буйсына торган өлешләре дә бар. Без бит бер чоргы кешеләр.

Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз бер вакытка туры килә. Икебез дә әти-әниләр белән бергә абзарда, мал-туар тирәсендә кайнашып чыныкканбыз, үскәнбез, карашлар да охшаш. Икебез дә ат яратабыз. Кыскасы, хәтта язучы фантазиясе кергән өлешләрдә дә ялган юк. 76 хикәянең нигезенә Минтимер Шәрипов үз-үзен белә башлаган вакытта, ягъни дүрт яшьләр тирәсендәге вакыйгалардан башлап бүгенге көнгә кадәрге хәлләр салынган. Аның нинди сәяси һәм милли киртәләр аша узуы, аларны үзенең акылы, зиһене һәм кешелеклеге аркасында ничек җиңеп чыгуы турында тасвирлана, – диде “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенә Рабит әфәнде.
 
“Илбашы” китабын Минтимер Шәймиев үзе берничә тапкыр укып чыккан инде.
 
– Минтимер Шәрипович китапны эшләгән вакытта үз төзәтмәләрен дә кертте. Вакыйгалар, даталарда бераз хаталар бар иде. Моннан тыш, хезмәтнең мөхәррире Газинур Моратның зур ярдәме тиде. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина да төгәл документлар белән эшләгән вакытта бик нык булышты, – ди китап авторы.
 
Язучы сүзләренә караганда, йомшак тышлы 14 табаклы, рәссамнар иллюстрацияләре белән баетылган китап шушы көннәрдә сатуга чыгачак.
 
– Бу инде хәзер минем китап түгел, ә халыкныкы. Үзем дә тагын бер тапкыр яңа баштан укып чыгармын, дип торам. Эшемнән канәгать калдым. Ә инде халык ни әйтер, анысын соңрак белербез, – диде Рабит Батулла.


---
Шәһри Казан
№ --- | 13.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»