|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2017 Язмыш
32 яшьлек Алмазның язмышын берничә көн хәл итәргә мөмкинКазанда яшәүче 32 яшьлек Алмаз Төхфәтулинның язмышы кыл өстендә тора. Аңа ясаласы операция көне 18 гыйнварга билгеләнгән. Әмма шул көнгә кирәкле сумманың әле 100 меңе генә җыелган. Бер атна эчендә тагын 1 миллион сум акча табарга кирәк! Алмазның әнисе Рәйсә ханым әнә шул уй белән яши. “Улым авырый башлаганнан бирле, тормышның мәгънәсе калмады. Үземне ниндидер томан эчендә кебек хис итәм. Ашавым ашау, йокым йокы түгел. Баламны югалтасым килми”, – ди ул. Рәйсә ханым бу авыруның нинди мәкерле икәнен белә. Нәкъ шушы чир аның ирен дә алып китә. Әнә шуңа да ул улын коткарырга дип өзгәләнә. Ирен җирләгәннән соң да, күңеленә, бу авыру әле тагын берәр якын кешемдә баш калкытыр, дигән уй килеп тә карамый. “Улым башта хәл юк дип зарланды, тора-бара баш авыртулары барлыкка килде. Кан анализлары биреп карагач, анда лейкоз икәне ачыкланды”, – дип сөйли әнисе.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|