|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2017 Мәдәният
“Туган як”ның иҗади чыгышыБезнең Нижгар өлкәсе “Туган як” газетасының коллективы төп эшеннән гайре, мөмкинлек булган саен төрле иҗади чараларда да катнашырга тырыша һәм төрле максатлар белән сәфәрләргә дә чыккалый, шулардан – Гагин районы Ветошкино авылында урнашкан граф Пашковның утарында булдык, Ульяндагы хезмәттәшләребезгә кунакка бардык, Изге Болгарга сәяхәт кылдык. Ә газетабызның җаваплы сәркатибе Наилә Жиһаншина берничә ел моннан элек Сергач районында “Супер әби” конкурсында җиңеп чыккан иде. Шулай ук Сергачта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган эстафетада йөгердек. Үткән ел башында яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзина бер төркем хезмәттәшләре белән Сергач район мәдәният йортында үткәрелгән “Чын леди” конкурсында катнашып, “Леди овация” дигән исемгә һәм тамашачылар симпатиясе призына лаек булды. Ә кино елын ябу тантанасында безнең шушы төркем хезмәттәшләр тагын бер тапкыр район сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Шуның нәтиҗәсендә Румия Хамзина Сергач районының КВНчылар җыелма командасына сайланды. Узган елның соңгы көннәрендә Сергачның үзәк мәйданында традицион булган Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады узды. Бу чарадан да без якта калмадык - Кыш бабай һәм Кар кызы кыяфәтендә баш редактор Олег Әндәрҗанов һәм Румия Хамзина булдылар (фотода). Билгеле, костюмнарны татар стиленьдә әзерләдек. Олег Хөсәинович белән Румия барлык конкурсларда актив катнаштылар, балалар белән әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырь сөйләүчеләрне татлы бүләкләр белән сөендерделәр. Үзеңне мак-тарга килешми, әмма әйтмичә мөмкин түгел - татар Кыш бабае һәм Кар кызы бәйрәм кунаклары арасында үзенчәлекле ачыш иде һәм шул ук вакытта иң популяр да булдылар, алар белән фотога төшәргә теләүчеләрнең очы- кырые күренмәде. Бу бәйгедә без шәхсән үзебезне генә түгел, сәләтле, мәдәни традицияләргә бай булган милләтебезне дә күрсәтергә тырыштык.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|