|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2017 Шоу-бизнес
Венера Ганиеваны артист Равил Шәрәфиев чанада тартып йөргәнБүген искечә яңа елны каршылыйбыз. Бу бәйрәмнәр дәвам итә дигән сүз. Татар эстрадасында кунак җыю буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева лидер дисәк тә ялгыш булмас. Ул туганнарын, шәкертләрен кунакка чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлый икән. Тәмле итеп, бәлеш, итле пәрәмәчләр пешерә. Җырчы Чехов урамында, фатирда яшәгәндә каршы алган яңа елны сагынып искә алды. “Без Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән бер йортта яшәдек, ул – өченче, без – унынчы катта. Яңа елны гаиләдә каршы алганнан соң, күршеләр белән ишек алдында очраштык. Анда да чыршы куелган, балалар шау-гөр килә иде. Иң хәтердә калганы – Равил абый мине чанада тартып йөрде. Шундый зур шәхеснең бу эше гомергә истә калды. Бу бит тарих”, – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|