поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.01.2017 Җәмгыять

Чуашстандагы иң зур авылда аракы саткан кибетне ябып, хәләл ашханә ачканнар

Чуашстанның Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында, халык соравы буенча берәмләп алкогольле эчемлекләр сатучы кибет-кафены эшеннән туктатып, хәләл, милли ризыклар тәкъдим итүче ашханә ачканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов хәбәр итте.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, авыл халкы Шыгырдан уртасында хәмер эчемлекләр сата торган кибеткә каршы булган.

“Бу РАЙПО бинасы, безнең авылда хәмер эчемлекләр сатучы кибет күп табышка ирешә алмый. Без күп тапкыр хатлар җибәргәч, моны РАЙПО директоры Петр Перепелкин аңлады. Ул безнең авыл җәмәгать киңәшмәсе утырышында катнашып, бу бинаны арендага алып, татар милли ашханәсен ачарга тәкъдим итте”, - дип сөйли Мансур хәзрәт.

Бу вазифага авыл эшмәкәре Әсхәт Хөснетдинов алынган. “Сентябрь аенда эшләргә тотындык, капиталь ремонт ясадык. Аллаһы теләсә, алдагы көннәрдә тагын да хәләл ризык белән тәэмин итүче урыннар ачарбыз”, - дип аңлатты ул.

Мансур хәзрәт Хәйбуллов әйтүенчә, ашханә ачылышында кеше күп катнашкан. “Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, ашханә азан әйтеп ачылды”, - ди ул. Аның фикеренчә, ашханәнең ачылуы Аллаһы Тәгаләнең хикмәте дип әйтерлек.

“Хәмер эчемлекләрен сатуларны киметү бөтенебезнең өстебездә булган бурыч. Без кешеләрне изгелеккә өндәргә, явызлыктан, хәрам булган эшләрдән тыярга тиеш. Дәүләт тарафыннан хәмер сату рөхсәт ителгән, законга каршы килә алмыйбыз. Әмма халыкны тәрбияләү безнең бурыч. Авылга килгән кунакларны да, затлы итеп, татар ризыклары, хәләл ашамлыклар белән кунак итү безнең өчен зур горурлык. Хәләл оешмаларның күз алдында күтәрелүе - Аллаһы Тәгаләнең бу эшкә бәрәкәт бирүе турында бер дәлил”, - дип сөйләде Мансур хәзрәт Хәйбуллов.

Ашханәдә яшьләр белән очрашулар да оештыра башлаганнар. “Яшьләрнең бу культурага ияләшүе - дәреснең башы дигән сүз. Бүген Шыгырданда төрле тәрбиядәге балалар бар, әмма дини карашта булган, хәләл ризыктан ризыкланам дигән кешеләр өчен рәхәтләнеп утырырга бер урын булды, бу зур эш”, - дип саный Диния нәзарәте рәисе.

Ул ашханә ачылганда әйткән сүзләрен дә искә төшерде: “Әгәр дә, кемдә кем җир йөзендә бер изгелекне гыйбрәт буларак күрсәтте икән, кыямәт көненә хәтле бу эш эшләнә икән, моның әҗер сәвабы бу кешегә барып тора. Менә беренчеләрдән булып Әсхәт абый ул эшне башлады. Аның үрнәген күреп башкалар да шундый адымга кереп китәләр икән, боларны эшләгән эшләреннән, беренче күрсәтүче кешегә әҗер сәвабы барып торыр”, - дип чыгыш ясаган ул.

Шыгырдан Чуашстандагы иң зур авылларның берсе, татар авыллары арасында икенче урында тора, биредә 6 мең тирәсе кеше яши. Авылда алты мәчет бар һәм “Хәләл ризык” сәүдә йорты эшли.


Алмаз БИККОЛ
Татар-информ
№ --- | 13.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»