поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.01.2017 Киңәш-табыш

Сессия тапшыручы балага ничек ярдәм итәргә?

Бүгенге студентларны вуз укытучылары ничек бәяли? Имтиханга әзерләнгәндә, ата-аналарга нәрсәне истә тотарга кирәк? Нинди сынамышларны үтәсәң, сессияң уңышлы булачак? Intertat.ru журналисты шушы сорауларга җавап эзләде. Яңа ел каникуллары тәмамланса да, студентларга ял турында әле хыялланырга гына кала.

Чөнки гыйнвар ае – энә белән кое казучылар өчен урак өсте. «Сессия» дигән сүздән һәр студент диярлек калтырап төшәдер.

«Операция «Ы» и другие приключения Шурика» дигән фильмны гына искә төшерегез. Имтихан тапшырыр өчен, анда төп герой нинди генә адымнарга бармый. Ашавы да, йокысы да кача... Бүген без имтиханны уңышлы тапшыру серләренә төшендерәчәкбез.

- Сессия вакыты, аеруча I, II курс студентлары өчен, бик зур стресс. Өстәвенә, алар ел дәвамында укырга бик ашкынып тормый. Шуңа да сессия беренче имтиханга бер төн кала башланып китә. Ата-аналарга да моны истән чыгармыйча, студентның бу вакытта болай да киеренкелек кичергәнен истә тотарга кирәк, – ди гаилә психологы Виктория Аверкиева.

СТУДЕНТКА НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Психолог фикеренчә, студент, беренче чиратта, йокы турында онытмаска тиеш. Гадәттә, белем гранитын кимерүчеләр сессиягә төнлә әзерләнә. Ләкин бу вакытта организм бик нык арый. Шул сәбәпле, имтиханның үзенә көч калмый диярлек. Шунлыктан 8 сәгать булмаса да, 6-7 сәгать йокларга кирәк. Йоклаган вакытта телевизор тавышы комачауларга тиеш түгел. Колакчыннар белән музыка тыңларга да киңәш ителми. Йокы бүлмәсе дә караңгы булырга тиеш.

- рационда туклыклы ризыкларның өстенлек итүе зарур;
- компьютер уеннары уйнау, телевизор карау, музыка тыңлау – болардан сессия вакытында баш тартып тору комачау итмәс;
- «Мин булдырачакмын!» дип үз-үзеңне ышандырырга кирәк;
- сессия вакытына эшләреңне планлаштырып, аның һәрвакыт каршыңда булуы да ярдәм итә.



- Режимны истән чыгармау зарур. Мисал өчен, бер сәгать имтиханга әзерләнсәң, аннары тәнәфес ясап ал. Әгәр интеллектуаль эш белән шөгыльләнсәң, тәнәфестә аны физик эшкә алмаштырырга кирәк. Телевизор карарга яки дуслар белән телефоннан аралашырга ярамый. Чөнки бу ярдәм итми, – ди Виктория.

АТА-АНАЛАР БАЛАГА НИ РӘВЕШЛЕ БУЛЫШЫРГА ТИЕШ?

Һәрбер әти-әни үз йөрәк парәсенең сессияне уңышлы тапшыруын тели. Тик кайбер очракта ярдәм итәм, дип арттырып та җибәрергә мөмкиннәр. Имтихан алдыннан, студентка нинди шартлар тудырырга кирәк? Ата-аналарга нәрсә дип әйтергә ярамый? Виктория Аверкиева киңәшләре:

1. Акыл өйрәтү, мораль уку, «синең кебек вакытта мин нинди идем» дигән сүзләр – боларның берсе дә тәэсир итми. Киресенчә, алар баланы ярсыта гына. Бу хакта башка тынычрак вакытта сөйләшү урынлы.

2. Әниләрнең сессия вакытында баласын туклыклы, тәмле ризыклар белән сөендерүе зарур.

3. Өйдә дустанә атмосфера хөкем сөрергә тиеш.

4. Бала бу вакытта тиз кызып китүчәнгә әверелә. Шунлыктан юк кына әйберләр дә аның ачуын чыгарырга мөмкин.

5. Гадәттә, әти-әниләр баланың хәлен аңа тагын да ныграк басым ясар өчен сорый. Ләкин болай эшләргә һич тә ярамый. Имтиханнар тапшырганда, хәлләрне җай белән генә сорарга кирәк.

6. Сессия вакытында баланы, тормышындагы авыр очракларны уңышлы гына үткәреп җибәрүен искә төшереп, бу юлы да әлеге киртәне үтә алачагына ышандырырга кирәк.




УКЫТУЧЫЛАР УКУЧЫЛАРНЫ НИЧЕК БӘЯЛИ?

Ә укытучылар үзләре студентларга нинди бәя бирә соң? Мөгаллимнәр арасында, студентлар кебек үк, төрлесе бар. Имтихан тапшырганда, кайберләре янына белгән догаларыңны укып, калтыранып керәсең, икенчеләре исә якты йөз белән каршы алып, үзеңә ышанычны арттыра. Шулай булса да, укытучылар студентның белеменә объектив яктан бәя бирергә тырыша.

КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты өлкән укытучысы Равил Һадинең тәҗрибәсе зур. 41 елдан артык балаларга белем бирү дәверендә күпне күргән ул. Шуңа да бүгенге студентларны моннан 10-20 ел элеккегеләре белән дә чагыштырып карый ала.

- Хәзерге студентларның яртысыннан артыгы лекцияне язып бармый. Шуңа да лекция вакытында бирелгән белемне тулысынча үзләштереп бетерә алмыйлар. Күбесе телефонга күчереп, йә интернеттан мәгълүмат жыя. Ләкин күп очракта җыелган материал үзләштерелгән темага туры килми, – ди Равил Һади.

Вузларда өлкән яшьтәге укытучылар сафын яшьләр дә тулыландыра. Ләйсән Арсентьева – әнә шундыйлардан. Әле яшь кенә булуына карамастан, ул – икътисад фәннәре кандидаты. Дүрт елдан артык КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентларына белем бирә.

- Хәзерге студентларны элеккегеләре белән чагыштыруы авыр. Өч-дүрт ел элек студентларны кәгазь шпаргалкалар белән тотсам, бүген андыйлар бик сирәк, чөнки хәзер телефон, микронаушник кулланалар. Әгәр дә студентның аларны файдаланганын күрсәм, «Киләсе очрашуларга кадәр», дип саубуллашам, – ди Ләйсән Арсентьева.
 

СТУДЕНТЛАРНЫҢ СЫНАМЫШЛАРЫ:

Семестр буе укымаганнар гына түгел, ә яхшы укучылар да, «сессия» сүзен ишеткәч, борчыла башлый. Алар белемнәренә генә таянып калмый, могҗизага да ышана. Шуңа да студентлар арасында сессия вакытында төрле ырымнар киң таралган. Аларның күбесе, чыннан да, дөреслеккә туры килә, дип саный студентлар үзләре.



1. Төнге сәгать 12дә форточканы ачып, кулыңа зачет кенәгәсен тотып, «Халява, кил!» дип чакыру. Студентларның ышанулары буенча, бу – имтиханны уңышлы тапшырырга булыша.
2. Төнлә конспектларны мендәр астына куеп йоклау.
3. Зачет-имтиханга барыр алдыннан, чәчне юарга, кистерергә, сакалны кырырга ярамый, чөнки булган белемнәрең дә юкка чыгарга мөмкин.
4. Зачет-имтихан буласы көнне сул аяктан тору.
5. Имтиханга барыр алдыннан, табан астына 5 сумлык акча куеп калдыру.
6. Имтиханны уңышлы тапшырып чыккан кешегә кагылу.
7. Күзгә ташланган беренче билетны сайлау.
8. Сессияне япканчы бер кешегә да зачет кенәгәсен күрсәтмәү – күз тидерүләре бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 12.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»