поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2009 Җәмгыять

КИЯҮЛӘРНЕҢ ПОТЫ НИЧӘ ТИЕН?

Беренче курста таныш-белешне очратсаң: “Ничек хәлләр?” – дип сорыйлар иде. Биштә укыганда: “Кияүгә чыкмадыңмы?” – дип сүз башлыйлар. Чыкмадым, җаныкайларым, укып бетергәч тә чыкмадым әле!

Беркөнне укытучым белән дә бу теманы байтак куерттык. “Милләтебезнең күпме матур, акыллы кызлары парсыз, эт-мәче тәрбияләп гомер итә?! Бер дә рәхәт нәрсә түгел ул. Кеше гаилә корып яшәү, балалар үстерү өчен яратылган. Кичекмәстән уйла бу хакта, соңга калма. Шушы 2-3 ел эчендә хәл ит. Яхшы егетләр әз, беләм, юк дәрәҗәсендә алар. Ләкин шулар арасыннан да берәр булырдаен, максатчанрагын сайлап ал!” – дип күңелдәге шомны яңартты ул.

 

 Әйе, егет эзләү мәсьәләсен онытырга ирек бирмиләр миңа. Инде өйдә әти-әнигә “кияү” сүзен минем алда кулланмаска куштым. Егермене узмас борын утырып калган кызлар исемлегенә язып куйдылар инде, валлаһи. “Эх” та итми тормыш итәрлек кешегә бармак белән төртеп күрсәтегез әле! Юк-юк, ак атка атланган яки “Мерседес”ка утырган принц көтмим. Әкиятләрдән өметне күптән өздем. Үзем ишерәк кеше булса, үтергән инде. Үзем ниндиме? Төшеп калганнардан түгел, кем әйтмешли, бөтен нәрсә урынында. Мәктәпне – медаль, университетны кызыл диплом белән тәмамладым. Әти-әнием бер дигән тәрбия бирде, дип саныйм. Эчә торган, көнче, саран егетләрне җенем сөйми. Тәмәке тартканны хупламыйм. Чибәр, кара чәчле, корсак җибәрмәгән егетләр ошый. Урам тулган андыйлар белән дисезме? Читтән карап торганда гына күп кебек икән. Таныша башласаң, чәчләр үрә тора.

 

Пошмас романтик

 

Бу егет белән кафеда таныштык. Яныбызга килеп, иптәш кызым белән икебезнең заказ өчен түләде, үзләренең өстәлләренә чакырды. Шуннан озын буйлы, ябык Марсель белән дуслашып киттек. Музыка факультетын тәмамлаган җырчы егет булып чыкты бу. Бер сүз белән җыеп әйткәндә, Марсель – гиперромантик! Бөтен сөйләгәне каеннар арасында йөрү, чирәмгә ятып йолдызлар санау, йомшак кына битне сыйпау, шәм яктысында кичке аш ашауга килеп тоташа. Йоклар алдыннан шалтыратып, нечкә тавышы белән: “Бит очыңнан үбим әлеееее”, – дип кырык тапкыр тыныч йокылар теләп, тузга язмаган кечкенә хайваннар исеме белән эндәшә иде. Берсендә иптәш егете белән телефоннан концерт куярга тотындылар. Берсе җырлый, икенчесе баянда уйный. Магнитофон да алып торасы юк, рәхмәт яугыры! Төн уртасында шалтыратып: “Мин подъездың төбендә. Әйдә, кинога!” – дию, көтмәгәндә ресторанга алып китү, яңгыр астында урамда йөрү, иртәнгә кадәр 80нче еллар дискәтүгендә бию дисеңме... Кыскасы, аның юләрлекләрен минем фантазия куып тота алмый. Кызыгырлыкмы? Ярар, алайса дәвам итәм... Тагын ике сәгать ванна кереп, фен белән чәч киптерүен, дус егетенең башына массаж ясавын тәмләп сөйләргә ярата Марсель. Артымнан йөрмәсә, ике дә уйламыйча: “Иптәш, син зәңгәр, ахры. Урының гей-клубта”, – дияр идем. Ике тапкыр очрашканнан соң ук, Марсель мине кияүгә кыстый башлады. “Мин эш кешесен яратам. Җитәкләшеп йөргәннән, колакка токмач элгәннән генә бәхетле булмаячакмын”, – дип, матур гына баш тарттым.

 

– Без синең белән җырлап кына яшәячәкбез. Бернәрсә турында да кайгыртмыйча... Туй үткәрәсең килүе генә ошамый. Кирәк нәрсә түгел ул, ышан миңа. Бер көн өчен күпме нервы, күпме акча түгәргә! Гражданский брактан да шәбе юк, – дип үгетләвен дәвам итте Марсель.

 

Ризалашмагач, көн саен шалтыратып, бер сүз такылдады. Өйдәгеләр дә ияләшеп, “композиторың” дип кенә “җиффәрәләр” иде. Көннәрдән-беркөнне үзен Чаллы егете дип таныштыруы да ялган икәнен белдем. Чынлыкта туган ягы – Кукмара, ди. Вәт бит, ә! Үзенчә текә булып күренәсе килгәндер инде. Инде дуслар булып кына калырга килешкәч, Марсель эчендәге серләрен, ялганнарын бәйнә-бәйнә чишә башлады...

 

– Менә синең дә миңа кияүгә чыгасың килми... Нигәдер балалы хатыннар үлеп тора минем өчен. Берсенең сөяркәсе булып йөрим. Ирен яратмый, бала хакына гына яшим, ди. Шундый хатынга өйләнергә калыр, ахры. Баласы да бар, анысы яхшы.

 

– Нинди яхшы ягы бар аның? Үзеңнекен үстерү рәхәтрәктер бит?

 

- Миңа барыбер. Әнисе үстерә аны. Бала яратмыйм, кирәк түгел. Беләсеңме, хәзерге көн белән яшим. Башкалар төсле фатир да, машина да алырга хыялланмыйм. Фатир “снимать” итеп, булган акчаны туздырып яшәүдән дә рәхәте юк. Авыз – колакта, колак еракта минем. Әти-әни, туганнар – тырыш кеше. Абыйның үз фирмасына кадәр бар. Кемгә охшаганмындыр, чурт белгән. Үзем кебек баш катырмыйча яшәрдәй кыз эзлим.

 

– Әәәә... Алдан ук шулай диләр аны. Авылда сыер савучы бер кызны беләм...

 

– Кит әле, сыер савучы кирәк түгел миңа. Белеме, яхшы эше булсын!

 

– Ярар, андыйны очратсам, беренче эш итеп сиңа сызгырырмын. Хуш...

 

Беренче карашка кәртинкә кебек күренгән Марсель тормыш корырга яраксыз зат булып чыкты. Вакыт-вакыт җиргә төшмәсәләр, бу егетләрнең романтиклыгы пычагыма да кирәкми икән.

 

Бай эгоист

 

Айнур! Бу исем күңелемә озакка кереп кунаклады. Беренче мәртәбә күргәч тә, “Менә бит ул принц!” – дип шаккатканым истә. Туйны алып баручы чибәр, чая Казан егетенә ул чакта күпләр гашыйк булгандыр. Икебезнең дә әрсезлеге нәтиҗәсе – таныштык. “Бер елдан мин бу кызга өйләнәм”, - дип дуслары алдында масаеп та алды. Кабат очрашулар, ул көннәрне көтә-көтә тилмерүләр... Җаның теләгән ресторанга алып бара, үзе юмарт. Ләкин тора-бара моның нинди “чикләвек” икәнен ачыклагач, “Аллам сакласын” дияргә мәҗбүр булдым.

 

Айнур өчен һәр деталь мөһим. Характерымның вак-төяк сыйфаты, кан төркеме, әниемнең фигурасы (монысы егерме елдан нинди булачагымны күзаллау өчен – авт.), күпкырлы сәләтем, матди хәлем... Әз генә чәч таралмаган, бизәнмәгән чак булса, Айнурымның кәефе кырыла. Мин һәрчак 100%ка күренергә тиеш. Бер кыек сүздән дә бүселә, минем алда башкаларга күз салудан да читенсенми. Әлбәттә, гел идеаль кыяфәттә, кырт-фырт кына йөреп булмый! Хәер, егетем үзе дә идеальлектән ерак иде. Бер очрашуыбызга 40 минутка соңга калып: “Килергә вакыт тапканга рәхмәт әйт”, - дип артыма утырта язды. Пунктуальлек сыйфаты аксый иде аның. Аннары үзем дә билгеләнгән вакыттан бер сәгатькә соңрак килергә күнектем, шулай итеп җайлаштык. Айнур үзенә “господиным” дип дәшкәнне үлеп яратты, “бүре”, “аю” кебек ерткыч исемнәрен дә үз итте. Ә “куяным”, “кошчыгым”, “бәләкәчем” ише сүз белән мөрәҗәгать итсәм, җене котыра иде. Алары – минем өчен. Ул көчле, мин көчсез, янәсе. Мондый мөнәсәбәтләр көтелгәннән дә тизрәк туйдырды, миңа игътибар җитми башлады. Бар сөйләшкәнебез – аның эше, иҗаты, киләчәккә планнары. Мин дә иҗат кешесе, ачуым бер килмәгәе. Үземнекен алга сөрергә тотынгач, ике тәкә башы бер казанга сыймады.

 

Аерылган

 

Рөстәм белән Сабантуйда таныштык. Баштан дусларыннан минем турында сораштырган: кем кызы, кайда укый, ниндирәк кеше, егете бармы... Шуннан соң яныма килеп сүз башлады, телефон номерын сорады. Шул кичне күрше авыл дискотекасында яңадан очраштык. Әбиләренә кунакка кайткан Мәскәү егете булып чыкты Рөстәм. Чибәр, әдәпле, эчми-тартмый, теләсә кайсы компаниянең җаны, нечкә психолог. Машинасы да кызлар кызыгырлык – «Альфа Ромео». Ничек моны моңарчы күрмәгәнмен дә, ничек гади авыл кызына күзе төшкән, мин әйтәм. Татарча бөтенләй белмәве генә күңелне бераз чеметкәләп алды алуын. Баксаң, бу егетнең дә шкафында “скелеты” бар икән! Рөстәм – 33 яшьлек аерылган ир, баласы юк. Баштарак аерылуына әллә ни исем дә китмәде, барыбер кияүгә чыкмыйм, имеш. Ә Рөстәм миңа карата планнары җитди икәнен яшермичә, киләчәктә Казанга күченеп кайту теләген әйтте. Егетем ике атна саен Мәскәү-Казан арасын таптый башлагач кына, эшнең уен-муен түгеллеген аңладым. Тиздән Рөстәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясап, уйларга өч атна вакыт бирде.

 

– Нигә ул кадәр күп? Җавабын хәзер үк әйтәм – “юк”. Әлегә кияү кайгысы юк миндә, –диюемне дә ишетмәмешкә салышты.

 

– Өч атнадан шалтыратырмын. Артык озак йөрү юньлегә илтми ул. Мин тормышны синнән күбрәк күргән, бездән яхшы пар чыгачагын әйбәтрәк аңлыйм. Син стерва түгел, нәкъ синең кебек кызларга өйләнәләр, – диде Рөстәм.

 

Аерылган кеше белән тормыш корасы килмәде, җәмәгать. Хатыны яхшыдан китәмени?! Аннары, 33 яшенә җитеп, фатирга акча тупламавы, һаман әти-әнисенә өметләнеп яшәве ошамады. “Туры килмәвебезне” телефоннан гына аңлаттым. Шулай итеп, Рөстәмгә карата да суындым.

 

Артык тәртипле

 

Монысына беренче күрүдән гашыйк булдым. Гап-гади авыл егете булса да, Тимур үзенә магнит кебек тартты. Сөйкемле, акыллы, тәртипле... “Аңа кияүгә чыксам да үкенмәм. Менә дигән егет!” – дип мактандым иптәш кызларга, баш бармакны өскә каратып. Беренче атналарда тормыш, чыннан да, әкияттәгечә иде. Эчми-тартмый, күңелле әңгәмәдәш, бүлмәмдә чәчәкләр дә өзелми... Тора-бара эчкә кабат корт керде, кимчелекләре күпереп, күзгә тагын да ныграк ташлана башлады. Тимурның психология, дөрес яшәү рәвеше белән мавыгуын баштан хупласам, соңыннан үзенә үк: “Син – шизик”, – дидем. Егетем ит ашамый, һәр иртә салкын су белән коена, йога белән шөгыльләнә, телевизор карамый һәм көнгә 10 минут чамасы “Бар кешегә дә бәхет телим!” – дип кабатлап утыра. Кыскасы, Һиндстандагы кришнаидлар белән уртак гадәтләре артканнан-арта. Нәрсәсе кимчелек соң моның дисезме? Мин дә шулай дим! Һәркемнең эчке дөньясы булырга тиеш. Азып-тузып, кеше көлдереп йөрмәсә, шушы түгелмени бәхет?! Ләкин бу сәер гадәтләр Тимурның тормышка карашын да 180 градуска борып куйды. Матди байлыкка берникадәр битарафка әйләнде, җәмгыятьтә барган вакыйгалар аны кызыксындырмый, ә максаты турында сорасаң: “Рухи дөньямны үстерү”, – дию белән чикләнә. Минем тамак алай гына туймаячак, аппетит зуррак шул. Кыскасы, тормышның үзәгендә кайнаучы, тиктормас Диләрәнең капма-каршысы – Тимур. Инде бер-беребезне аңламый башлагач, төрле психологик китаплар укырга керештем. Өстәвенә, егетем турында якыннарыма сөйләгәч, алар да ярага тоз салды.

 

– Гомерең буе ике кәстрүл ризык пешерәсең киләмени? Ит тә ашамаган кеше белән ничек яшәргә була, күз алдыңа китер! Синең хакка бераз үзгәрергә, кайбер гадәтләреннән баш тартырга әзерме соң ул? Үзең шул сектага кереп батсаң, өстерәп тә чыгара алмабыз. Ашыкма, уйла... Егетләр беткәнмени?!

 

Бетмәгән, әлбәттә. Сөйгән ярларны тагын берничә төргә бүләргә мөмкин. Шуларның иң еш очрый торганы – шешәсез бәйрәм итә белмәүчеләр. Яшь көенчә атнага берничә көн салгалаучы кешедән киләчәктә нәрсә көтәргә? Андый егет белән тормыш бәйләргә грамм да теләгем юк, гафу итегез. Җитмәсә, бер-ике чәркәдән соң холыклары кешечә генә булса икән... Аннары, йөргән кызы булган яки өйләнгәннәр төркеме бар. Гадәттә, иң кызыгырлык “экземплярлар” шушында. Ләкин кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый, дип дөрес әйтәләр. Мондыйларга ияләшмәвең хәерле. Өченче төркем – җан дуслар. Ягъни, алар үлеп ярата, ә минем күңел тартмый. Иң ныклы гаиләнең нигезендә хөрмәт ята дисәләр дә, алай гына эш пешми икән. Күңел мәхәббәткә, бөек хисләргә сусый, табигатебез шундый.

 

“Абау, сайлана бу!” – диярсез. Килешәм, 18 яшьлек юләр чак артта калды, бераз акыл утырттык. Ләкин югарыда санаганнарның кайсына кияүгә чыгыйм, әйтегезче? Насыйп ярны табу – бүген күп яшьтәшләрем өчен зур проблема. Университет тәмамлап та, әле төркемдә нибары 3-4 кыз кияүгә чыкты. 15ләп иптәш кызым миңа кушылып: “Тормыш итәргә әзер, акыл утырткан егетләр, кайда сез?” – дигән сорауны бирә. Ә менә инде икенче баласын табарга җыенучы Алсу: “Укып бетереп эшли башлагач, иң кайгысыз, рәхәт чагың башланды. Ашыкма, бала карарга өлгерерсең”, - ди. Статистикага карасак, берничә ел элек егетләр күбрәк 25-27 яшьтә өйләнсә, хәзер 30да гына тормыш коралар. Кызлар да бүген 22дә түгел, 24-25тә кияүгә чыгу яклы икән. Нәрсә белән аңлатыламы? Бүген туй үткәрү кыйммәт, яшь гаиләгә аякка басу, фатир алу авыр. Шуңа укып бетереп, әзме-күпме мая туплап өйләнешүне кулайрак күрәләр. Ә тормыш корырлык кеше табу икенче планга кала. Кызлар егет эзләп, егетләр: “Өйләнерлек кыз юк”, – дип аптырый аннары. Бәлки, төп ялгышыбыз шушыдыр, юләр чакта кияүгә чыгуың дөресрәктер, ничек уйлыйсыз?


Диләрә АЛМАЗОВА
Безнең гәҗит
№ 45 | 11.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»