|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2017 Интернет
Илебездәге 100 меңләп пенсионер «Интернет әлифбасы» ярдәмендә компьютерда эшләргә өйрәнгән«Ростелеком» һәм Пенсия Фонды белән берлектә гамәлгә ашырылучы «Интернет әлифбасы»н оештыручылар 2016 елга нәтиҗә ясаган. Проект кысаларында ике ел элек эшли башлаган әлеге программа ярдәмендә илебезнең 74 регионыннан барлыгы 100 меңнән артык пенсионер компьютер грамоталылыгына ия булган. Укыту-өйрәнүләр Пенсия фонды идарәсе, «Ростелеком» филиалы, социаль ярдәм күрсәтү бүлекләрендә тормышка ашырыла. Күп кенә регионнарда бу эшкә төрле дәрәҗәдәге университет һәм китапханәләр дә кушылган. Оештыручылар билгеләп үтүенчә, әлеге программа белән өендә интернет булган һәркем куллана ала: барлык материаллар да azbukainterneta.ru сайтында бар. Монда 12 өлештән торучы база курсы, методик материаллар, дәресләргә презентацияләр табарга мөмкин. Пенсионерларның 10% программаны шулай үзлектән яисә балалары һәм оныклары ярдәмендә өйрәнә икән. Программа 2016 елда яңалыклар да алып килде: хәзер аның ярдәмендә «Работа в России» вакансияләр базасында эш табарга мөмкин. Ай саен портал белән 20 мең кулланучы файдалана, үз чиратында бу көн саен яңа 1000 кеше дигән сүз. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|