|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2017 Шоу-бизнес
Венер Сәлимов иң якын кешесенә багышлап җыр яздырганТатар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов газиз әнисе истәлегенә тирән эчтәлекле җыр яздырган. Мәгълүм булганча, Венерның әнисе Алмазия ханым узган елның август аенда вафат булды. – Әниемә багышлап җыр башкарырга теләгәч, Гөлфия Шакирова белән Илназ Баһ әни турында матур җыр иҗат итте. Репертуарымда дәртле җырлар өстенлек итсә дә, яңа иҗат җимешебез бераз моңсурак, ямансурак килеп чыкты. Аны тамашачылар яңа концерт программасында ишетә алачак, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Венер Сәлимов.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|