|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2017 Җәмгыять
Резеда Хөсәенова үзенең "Тәмле булсын" ресторанына официантлар эзлиКүпләр, бәлки, белмәгәндер, ТНВ каналында телевизор караучыларны тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче Резеда апа Хөсәенованың үз рестораннары бар. Берсе Казанның Шмидт урамында, икенчесе Гагаринда. "Тәмле булсын" дигән исемне йөртүче рестораннар челтәренә Резеда Хөсәенова официантлар эзли. "Ике кызым укырга китә, шуңа тиз арада кеше табасы иде, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә милли ашлар пешерү остасы, - Таләпләр шундый: 18-30 яшьләрдәге кызлар кирәк. Начар гадәтләрсез булсыннар иде, чөнки рестораныбыз милли рух белән сугарылган. Нинди милләт кызлары булуы мөһим түгел. Эш вакыты иртәнге 8дән 17.00гә кадәр. Минем телефоныма шалтыратсыннар. Үзем сөйләшәм. Бер кеше булса да табарга иде". Резеда Хөсәенованың телефоны: +79872968825
--- |
Иң күп укылган
|