• 26.06 Гәбделфәрт Шәрәфиевка кабер ташы ачу, Кукмара районы Янил авылы. Башлана 15.30 сәг.
  • 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 11.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)
  • 50 кг-лы капчыклар сатабыз идеаль хәлдә. Казан 8950-314-35-17 .
  • Продаётся щебень М-600, с доставкой. Размер: 5–10, 20–40, 40–70. Телефон: 89172681882
  • Казан шәһәрендә яшәүче ялгыз әбине карарга алам, татар-мөселман карчыгы булса әйбәт булыр иде. 89272457208

 

 

 
Архив
 

 

11.01.2017 Мәдәният

Азамат Гайнанов: “Артист тормышта да матур булып калырга тиеш” (ИНТЕРВЬЮ)

Сәхнә матурлыкны ярата. Әлеге үзенчәлекне җырчылар да, тамашачылар да белә. Чыннан да, затлы киемнән, курчак кебек бизәлгән артистка карап тору үзенә күрә күңелле бит. Хатын-кызлар моның асылын тиз аңлап алып, киемнәр, бизәнү әйберләре, чәч толымнары белән үзләренә карата белә, тик татар эстрадасында ир-ат артистлар стиль төшенчәсенә артык игътибар бирми.

Бу кагыйдә кысаларына җырчы Азамат Гайнановны кертеп булмый, чөнки аның сәхнә костюмы һәрвакыт уйланылган, камилләшкән. Аның тышкы кыяфәтенә, киемгә карата таләпчән һәм зәвыклы булуы билгеле.  Ә бит ул тормышта да шулай. Мондый ир-егет артистларның шуңа да кыйммәте арта. Төрле дәрәҗәдәге бәйрәмнәрне алып баручы, җырчы Азамат Гайнанов Башкортстанда туып-үссә дә, күп артистлар кебек үк, танылуны Татарстанда ала.

— Башкортстанда туып-үсеп, ничек Татарстанга килергә карар кылдыгыз?
— Мин укуны тәмамлагач, күп яшьләр Татарстанга юнәлгәнгә, алар сукмагыннан Минзәләгә юл тоттым. Анда башында мәдәният өлкәсендә эшләдем, җырладым, ә аннары инде Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры үзенә чакырды. 5 ел дәвамында актер булып эшләдем. Мин сәләтемне бәләкәйдән үк, җыр конкурсларында катнашып үстердем. Җыр буенча укырга керергә исәбем булды, тик ул вакытта укырга керү өчен тарих буенча имтихан бирәсе иде, шул ягы гына бераз куркытты. Шуңа да театраль юнәлеш буенча укыдым. Театрдан мин Ринат Гобәйдуллин тәкъдиме белән Чаллының “Сердәш” ансамбленә күчтем. Аннан соң дус егетем Наил белән “НААЗ” дуэтын төзедек. Тыйнак булганга яшьтән үк үз исемемне танытырга хыялланмадым. Телевидение, радиоларга да җырларны бик бирмәдем. Соңгы елларны гына интернет аша җырларым белән таныштыра башладым. Башка җырчылар белән чагыштыргач, үземә дә күләгәдән чыгарга кирәк икән дигән фикер белән эшлим хәзер.
— Иҗатыгыз театрдан киткәч, яңача юнәлеш алдымы?
— Театр сәхнә өчен күп нәрсәгә өйрәтә. Чаллыга күченгәч, “КамАЗ” мәдәният сараенда эшли башладым. Төрле проектларда катнашу үземне төрле яктан ачты. Без хәтта классик опера арияләрен дә башкарып тамаша куйдык. Театрда эшләгәндә үк, концертлар белән күбрәк йөрсәм, минем турыда “Алып китәләр инде” — дип шаяралар иде. Төрле телләрдәге җырларым бар, сәхнә репертуарны киңәйтүне таләп итә. Башлаганда минем иҗатым яшьләргә юнәлтелгән иде, шуңа да ул вакытта тамашачы чит ил эстрадасына тартылган җырларымны бераз аңлап та бетермәгәндер. Мин халык җырларына бик басым ясамадым, Хәзер исә халыкка якын, милли стильдәге җырларны сайларга тырышам. Аранжировщикларга да миллирәк булсын дип әйтеп куям.
— Ир-ат артистлар арасында зәвык белән киенүегез белән аерылып торасыз. Аерым стилист белән эшлисезме?
— Сәхнә гел үз өстеңдә эшләп торганны таләп итә. Мактану булмасын, стиль ягыннан минем зәвыгым бар дип әйтә алам. Элегрәк киемнәрне үземнең эскизлар буенча тектерә идем. Минем апа тегүчелек юнәлеше буенча укыган иде, аның белән уйлап, кисеп һәм тегеп киемнәр ясый идек, шуннан өйрәнеп калдым да. Кайвакыт үзем дә киемнәр тегәргә алына идем. Таныш җырчылар минем эскизлар буенча сәхнә киемнәрен тектергәннәре дә бар. Үзеңне һәрвакыт карап торырга кирәк. Сәхнәгә генә чыкканда ясанып чыгуны дөрес дип санамыйм, артист кеше гел тышкы кыяфәтен кайгыртырга тиеш. Ул яктан үз-үземә таләпчәнлегем көчле.
— Сез, алайса, җырны калдырсагыз эшне стилист-модельер буларак дәвам итә аласыз.
— Була, анысын курыкмыйча әйтә алам. Минем танышлар да кибетләргә барганда бергә барырга тәкъдим итәләр, киңәшләр сорыйлар. Үземнең коллекцияне төзеп, Чаллыда конкурста да катнашырга тәкъдим иткәннәр иде, тик баш тарттым, чөнки һәрбер җиргә дә җитешергә тырышып, сыйфат ягын югалтырга мөмкин.
— Концертлар белән ерак төбәкләрдә йөрисезме?
— Җыелма концертлар белән Башкорстан шәһәрләрендә, Себер, Якутия, Сахалин, Казахстан, Киргизия илләрендә булган бар. Гомумән, бик күп төбәкләрдә булдык.
— Театрда актер булып, җыр сәнгатендә дә эшләп, үзегезне тулаем артист буларак ачып бетерә алдыгызмы?
— Эшлисе килгән, күрсәтәсе килгән әйберләр күп. Мин сольный концертларымны да үзенчәлекле итеп оештырам. Чит ил эстрадасында бер артист сәхнәне тота бит, мин дә шул алымнар белән эшлим. Сольный концерт үткәргәндә башка катнашучылар, башка җырчыларны кирәк дип санамыйм, ул җыелма концертка әйләнеп кала. “Бәхетле бул” программасын  без Чаллы артисткасы Алсу белән икәү генә эшләдек. Тамашада җырга композиция бәйләнеп кенә бара, сүзләр һәм тәкъдим итүләр булмады диярлек. Эчтәлеге мәхәббәт темасы белән башланып, хыянәткә күчү һәм кабаттан мәхәббәткә кайту белән бәйләнгән. Мин гадәти булмаган алымнар, махсус эффектлар, ут бизәлешен кулланырга яратам.
— Әлеге программаларны төзегәндә булышучылар булдымы?
— Юк, барысын да үзем, үзем төзим, үзем язам, үзем тормышка ашырам дигәндәй. Һәммәсенә үзең өлгергәндә генә эштән канәгать калырга мөмкин, ә мин үз концертларымнан бик канәгать калдым. Зур гастрольләр белән чыгарга авыррак әле, тик бәяләмәләр шулай ук бик әйбәт булды.  Җырларны да үзем язам, репертуарымда күпчелек авторлык җырлары. Яңалык өстенә яңалык кирәк бит хәзер, шуңа барысы да тамашачы өчен эшләнелә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 11.01.2017
Gong-TV печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments