поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.01.2017 Авыл

Авылларда кышын юл бармы?

Бәйрәм ялларында кайда идегез? Белеп торам, күбегез авылда ял итте. Ашап-эчеп арыган халык рәхәтләнеп тау шуды, яшьлек эзләреннән урам да әйләнде. Шулай бер мәшәкатьсез дөнья көткәндә, кинәт дулаган буран гына кайбер планнарга аяк чалды. Бөтен дөньяны ак карга күмгән буранга шатланып йокыга талсак, иртән ишекне каерып ачучылар, капка алдына чыгып, тездән көрткә батучылар да булмады түгел.

Калага җыенучыларның исә үз хәле хәл: бульдозер чистартып китмәсә, авыл юлыннан чыгарлык та түгел.

Дөрес, соңгы елларда  урамны кардан арындыру мәсьәләсе үз урынына утырды кебек. Әмма юлсызлыктан интегүче авыллар да юк түгел икән.

Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов та редакциябезгә шундый зар белән мөрәҗәгать итте.

– Авылыбызда 60 хуҗалык исәпләнә, – ди Рамил әфәнде. – Юлсызлык проблемасы белән елның һәр фасылында очрашабыз. Кышын исә бигрәк тә баш авыртуына әйләнә. Синоптикларның «Буран булуы ихтимал» дигән сүзләреннән үк төн йокылары кача. Бәйрәм ялларында буран дулап та күрсәтте соң. Авылга килә торган трассаны фермага кадәр ачтылар үзе. Ә урамга кермәделәр. Шәһәрдән кайткан кеше авылга керә алмый интегә. Без авыл читендә яшибез. Батып калсалар, ярдәм сорап, безнең капканы кагалар. 15 елдан бирле юлсызлык борчый безне. Язын-көзен тездән пычрак, кышын буран кар тутыра. Яңа елны без буран белән каршы алдык. Авыл җирлеге башлыгына ялына торгач, 2 гыйнварда юлны ачтылар. Анысы да өстән-өстән генә, машина төшеп батарга мөмкин. Алла сакласын ут-күздән, кемдер авырып, «ашыгыч ярдәм» чакыртудан.  Әти инсульт кичерде. Хәле гел үзгәреп тора. Авырып китсә, «ашыгыч ярдәм» дә чакыртып булмый, машина белән авыл эченнән дә чыгам димә.

Рамилне юлсызлык проблемасы күптәннән борчый. Ул хәтта бу мәсьәлә белән район башлыгына да мөрәҗәгать иткән.
 
- Җавап бер: юл булачак, диләр. Узган көз авыл урамына өч «КАМАЗ» вак таш җәйделәр. Коры җир өстенә. Аннан ни файда! Башта юлны тигезләргә, эттерергә кирәк иде бит, – дип көрсенә ул.



Республика юлларын карап тору, кардан чистарту эше һәр районның юл идарәсе карамагында. Грейдерлар юлны буран артыннан ук чистартырга тиешле. Кайсы юлларны кардан арындыру буенча һәр оешмада махсус исемлек бар. Ә авылда бу эш җирле үзидарә вазифасына керә. Юл идарәсе авыл җирлеге балансына керә торган юлларны махсус документ белән тапшыра. Җитәкчелек аны имза куеп алган икән, вакытында чистартырга да бурычлы. Димәк, авыл юлларын чиста тотуны авыл җирлеге башлыгы оештыра. Ул бу эшне йә колхоз белән бергә күтәрә, йә инвестор оешмалары башлыклары белән эшли. Кайбер авыл җирлекләре балансында махсус трактор бар.

Татар Урматында юлларны кардан чистарту эшен фермер Марат Садриев башкара.

– «Яңа елны юлсыз каршыладык» дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, – ди Иске Казан авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова. – 31 декабрьдә  буран булды, шул ук кичтә юллар кардан арчылды. 1 гыйнварда иртүк авылларны урадым. Безнең җирлеккә 7 авыл керә. Бураннан соң юл күп дигәндә 2-3 сәгать булмаска мөмкин. Шул вакыт аралыгында чиратлап чистартабыз. «Трактор юлны өстән-өстән генә ача» дигән сүзләр белән дә килешмим. Трактор үтеп киткәч, анда төшеп батмыйсың инде. Авыл халкы зарлана-зарлана авыл эчен дә грейдер белән ачтырмакчы була. Моның мөмкин эш түгеллеген күп аңлаттым инде.

Татар Урматының аеруча проблемалы урыннарына узган җәйдә вак таш түшәлгән. Барысы ике  чакрым юл салынган.  Бу – авыл җирлеге рәисе үзе көрәк тотып башкарган яки пенсиядәге әби-бабайлар эшләгән эш түгел. Юлны районның тендер аша узган махсус оешмасы салган. Шуңа күрә анда хилафлыклар күрми Гөлнара ханым.

- Татар Урматы – кечкенә авыл. Кышын нибары 15-20 йортта ут яна. Шулай да без аңа үгисетеп карамыйбыз. Авыл юлларын чистарту эшен район башлыгы да һәрвакыт күз уңында тота. Кышын юлларны кем чистартачак – бу хактагы килешүләрне октябрьдә үк төзеп куйдык инде, – диде ул.



Авыл кешесе өчен кыш айлары аеруча киеренке чор. Салада шәһәрдәге кебек төне буе юлны кардан чистартучы машиналар да, урам себерүчеләр дә юк. Карны төяп түгә торган техника исә аның төшенә дә керми. Зур җитештерү оешмасы, көчле колхозы  булган авылларда юлсызлыкны сизмиләр дә. Ә менә район үзәгеннән ерактарак урнашкан, кечкенә авылларда эш бөтенләй хөрти.

Юл – стратегик объект. Ул әби белән бәбигә кирәкмәсә дә, мәктәпкә баручы балага, эшкә ашыгучы әти-әнигә көн саен кирәк. Кемдер юлсызлык аркасында соңгы сулышын алырга, туасы сабый тумый калырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә авыл җирлеге башлыклары аеруча уяу булсын иде.

Сүз уңаеннан, Бөгелмә халкы юлларның кардан чистартылмавыннан зарланып Путинга петиция язган. Аны махсус порталга урнаштырганнар. Кыска гына вакыт эчендә ул ике меңнән артык имза җыйган.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 11.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»