поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.01.2017 Җәмгыять

Трактор, Глобус, Матрос, Дельфин бабай... – әти-әни биргән исемнәр

Трактор, Глобус, Матрос, Дельфин бабай... Арабызда әнә шундый исемле кешеләр дә бар. Үзгәртергә уңайсыз – ул бит әти-әни биргән исем! Татарстанда үзенчәлекле исемнәр бигрәк тә Актаныш, Мөслим якларында очрый. Без дә шул хакта кызыксынырга булдык.

Чит илләрдә балага теләсә нинди исем кушу тыела. Мексикада сабыйны Гарри Поттер, Джеймс Бонд, Рэмбо кебек әдә­бият геройлары белән атау тыелса, Португалиядә Том, Роб, Сэмми кебек кыскартылган исем­нәрне хупламыйлар. Ә Польшада тыелган исемнәр юк. Югыйсә ЗАГС балага таныклык бирмәя­чәк. Соңгы вакытта Рос­сиядә дә балаларга сан, символ, аббревиатура исем­нәрне кушуны тыю турында сүз бара. Бу хакта Россия Дәүләт Думасына закон проекты да кергән иде. Тик әле исем мәсьәләсендә әти-әниләрне берәүнең дә тыйганы юк. Хет шунда әллә нинди исем куш, тик балаң үскәч, үзе ни әйтер?

Зефир – Җил алласы...


– Әткәй сугышта булган. Шунда инглизләр белән очрашкач, Америка җырчысы Робсон турында ишеткән. Аның исемен миңа кушканнар. Әбиләр Рәбсүн дип тә әйтә иде. Гаиләдә 11 бала үстек. Абыем Джон исемле. Студент вакытта әллә исемемне үзгәртимме икән дип аптырап йөргән чаклар да булды. Тик әти кушкан исемне алыштырырга күңелем кушмады. Тиздән 70 яшь тула инде. Яшьләргә балаларына татар исемнәре кушарга тәкъдим итәм. Хәзер бит исемнәр турында махсус китаплар да бар. Шө­кер, малаебызга Рөстәм, кызыбызга Миләүшә дип куштык. Оныгыбыз Рамазан исемле, – ди Актаныш районы мәдәният бүле­ге хезмәткәре Робсон Мусин.
 
Кукмара районының Нырты мәктәбе директоры Зефир Хө­сәеновның үз исемен Әлмәт, Актаныш якларында ишеткәне бар икән. “Әбием Гайнекамалның мәрхүм улы шундый исемне йөрт­кән. Җил алласы символы дигәнне аңлата ул. Исемемне сәер дип кабул итмим. Элек мактау  кәгазьләренә исемемне Зафир дип бозып язалар иде, хәзер хезмәттәшләрем дә ия­ләште инде. Кечкенә вакытта үртәү­лә­рен хәтерләмим”, – ди директор.

“Агыйдел” Татарстан – Баш­корт­стан дуслык оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллинның әнисе улына исемне Урта Азия якларыннан ишетеп кайткан. Маузер фамилиясе – Австриядә атаклы корал уйлап табып, завод ачучы кешенеке. “Исем йөртү кыен булмады, горурландым хәтта. Ар­миядә комбат мин сержант буларак ротаны строевой белән алып барганда: “Ваше слово, товарищ Маузер”, – (Маяковский шигы­рен­нән) дип әйтә иде...

Башкортстанда чараларда чыгыш ясаганда кайбер шаян алып баручылар шулай тәкъдим итә иде.  Хәзер инде улым музыкант булгач, үзенә “Маузер Сакс” дип тәхәллүс алды. Маузир дип авыл советында “и” хәрефе белән дөрес яза белмәүдән куйганнардыр дип уйлыйм. Бер галим, дөрес булса, “Мәүзир” ул вәзир урынбасарын аңлата дигән иде”, – ди ул.

Республика мәгариф бүлеге башлыклары арасында Югары Ослан районының мәгариф бү­ле­ге җитәкчесе Вилен Касый­мовның исеме дә аерылып тора. Бу исемне аңа әтисе  кушкан булган. Аның улын юлбашчы итеп күрәсе килгән. Вилен ул – Владимир Ильич Ленин  сүз тезмәсе. “Казан дәүләт педагогика институтында физматта укыган чакта 80 яшьлек мөгаллим бар иде. Ул миңа  исемең  бик  саллы, аның белән горурлан, дип әйткән иде. Миңа үз исемем ошый, бервакытта да аны үзгәртү турында уйлаганым булмады. Вилен исемле кешеләр белән беркайчан да аралашырга туры килмәде. Вилена дигән хатын-кыз турында ишеткәнем бар”, – ди ул.

Зәйдә Гүзәл исемле ир яши


Чулпан, Гүзәл – боларны без хатын-кыз исеме дип кабул итәргә өйрәнгән.  Әмма кайбер малайларга әти-әниләре әнә шундый исем кушкан. Без аралашкан Гүзәл Әхмәтҗанов Зәй районының “Гидромонтаж” оешмасында бригадир булып эшли.

– Без гаиләдә биш бала үстек. Дүртесе – кызлар. Миңа да ялгышып кыз исемен кушканнар, күрәсең. Әлеге исемне йөртү авыр булмады. Кайбер кешеләр  миңа Миңлегүзәл диләр. Менә шул чакта җен ачуларым чыга инде. Ә Гүзәл дип әйтүләренә каршы түгел. Мәктәп елларында үртәүчеләр булмады. Армиядән кайткач, исемемне алыштырырга дип уйлаган идем. Тик документ эшләре аркасында тукталып калдым. Армиядә “татарин”  кушаматын йөрттем. Исемемә карап кына үземне артык йомшак дип әйтә алмыйм, үз сүземне әйтә беләм, – ди Гүзәл абый.

Сәер  исемнәр турында Мөс­лим районы мөхтәсибе Мөнир Борһановтан  сораштык.

– Сәер исемнәр кушуга бик җаваплы карыйбыз. Аны куйдың да бетте түгел бит. Бала шул исем белән бакчага, мәктәпкә бара, егетләр хәрби хезмәткә китә, кызлар кияүгә чыга. Кыскасы, шушы исем белән әби-бабай булалар.  Әти-әниләргә балаларына  мәгъ­нәле, шәригать кануннарына туры килердәй исемнәр кушарга киңәш итәбез. Ят исем­нәрнең мәгънәсен аңлатырга тырышабыз. Никахларда да исем кушу йолалары турында сөй­либез. Кай­бер­ләре үзсүзләнеп мәгънә­сез­рәк исемнәр кушса да, берничә елдан аны үзгәртергә мәҗбүр булалар, – ди Мөнир хәзрәт. – Соңгы ун елда ят исем­нәр кушучылар юк. Мин үзем Дельфин дигән абыйны беләм. Гүзәл абый да бар. Фирдәвес исемен ир дә, хатын-кызга да кушалар.

Татарстанның баш казые Жәлил Фазлыев белдергәнчә, күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. ”Бүген күп гаиләләр исем кушуга җитди карамый. Кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Эльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең, ул бала белән уйнап туйгач, ташлыйсы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни  бала алдындагы  исем кушудагы беренче бурычын үтәгән булып санала”, – ди Җәлил хәзрәт.

Казан башкарма комите­тының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Гыйлемханова белдергәнчә, шәһәр халкы арасында тузга язмаган исемнәр кушу очрамый. “Сирәк очрый торган исемнәр арасында Хәҗәр, Бельгиз, Адриана, Эрат, Мәлик, Матин, Спартак, Мелисса, Лея, Айя, Амелий, Нурхаят, Шакира, Женивьева, Тея, Теона, Сандра бар. Аларны төрле милләт вәкилләре кушар. Ә еш очрый торган исемнәр – Кәрим, Әмир, Тимур, Адел, Әскар, Ралинә, Сәмирә, Диана, Мәликә, Ясминә, София, Әминә. Ә менә Хәҗәр дигән хатын-кыз исемен малайга кушканнар бар”, – ди ул.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»