поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2009 Җәмгыять

ИЗГЕ, ӘММА КАДЕРСЕЗ

Кибет кассасында исәп-хисап ясаганда сатучы кызның: “Исәнмесез, апа!” – дигәненә сискәнеп куйдым. Сатучылар тарафыннан андый мөгаләмәгә күнеккән мени без!

 – Сез мине танымыйсыздыр инде, Раушания Шәйхулловна, – диде кыз, елмаеп. Таныш та, түгел дә кебек үзе, тик бу ягымлы, матур йөздә ниндидер бик-бик якын, газиз чалымнар да күреп аптырап киттем.

 

– Розалия бит мин, апа. Балалар бакчасына сезнең төркемгә йөргән идем...

 

 Әйе шул, нәкъ үзе! Күр, нинди сылуга әверелгән минем кечкенә Розалиям! 20 елдан артык вакыт үтсә дә танып дәшүенә бик куандым. Хәл-әхвәл сорашып, гәпләшеп торганда Розалиянең күз кырыендагы кечкенә генә җөйне күреп хәтер яңарып китте...

 

Төркем бүлмәсендә уйнап йөргәндә, сөрлегеп китеп өстәл читенә бәрелгән иде ул. Ярасыннан күпләп кан аккан кызчыкны күтәреп, башта бакчаның медицина бүлмәсенә, анда беренче ярдәм күрсәтүгә үк, җитәкләп травмпунктка чаптым. Больницада үзеңне баланың әнисе дип таныштыр, юкса, бакчада алынган тән җәрәхәте өчен бик каты эләгәчәк барыбызга да дип кат-кат искәрттеләр үземә бакча медиклары. Кыз чак бит, тегендә ояла-ояла “әни” кеше ролен үтәргә туры килде. Розалия генә сакау телләре белән: “Лусания Сәйкүловна”, – дип дәшмәсә ярар иде диеп кот очып тора. Бакчадагыларның кисәтүе моның да колагына кереп калган, күрәмсең, алдыма утыртып ярасын теккәндә дә бик сабыр, тыныч тотты үзен...

 

 Кичен “ямаулы” битле кызчыкны әнисенә тапшырганда ничек гафу үтенгәнемне күрсәгез! “Борчылмагыз инде ул кадәр! Сез гаепле түгел ич инде. Өйдә дә егылалар бит алар. Иң мөһиме – күзе исән”, – диде әнисе, киресенчә, үземне юатып.

 

 Төркемдәге 38 сабыйга ничек күз-колак булынгандыр ул заманнарда дип шаккатам хәзер. Розалиянең әнисе әйтмешли, әле өйдәге ике бөртекне дә карап өлгерә алмыйсың. Әмма балалар бакчаларындагы бәхетсезлек очраклары, гәрчә алар бик сирәк чыкса да, аеруча зур шау-шу куптара. Китә тикшерү, гаеплене эзләү... Һәм күпчелек очракта, гаеп ата-аналарда, бакча җитәкчелегендә, пешекчеләрдә һ.б. булганда да таякның юан башы һаман тәрбиячегә төшә.

 

 Күптән түгел матбугат чаралары Түбән Каманы гына түгел, бөтен республиканы тетрәндергән фаҗига турында хәбәр итте. Безнең шәһәрдәге бер балалар бакчасында, печенье кисәгенә тончыгудан, 3 яшьлек сабыйның гомере өзелде... Әлбәттә, кесәсенә печенье салып җибәргән ата-ана баласының мондый фаҗигага юлыгасын башына да китермәгәндер. Юкса, һәрберебез ризыкны өйдә өстәл артында утыртып ашатырга кирәклекне дә беләбез, әмма яратабыз инде балаларның кулына нинди дә булса тәм-том тоттырып җибәрергә! Бер елны, авызына “чупа-чупс” кабып уйнап йөргән 4 яшьлек малай абынып егылып, кәнфит таякчыгы үңәчен тишеп чыгуы турында да укыган идем. Бәхетенә, бу юлы табиблар зәңгәрләнә башлаган баланы үлем тырнагыннан йолып калырга өлгергәннәр. Баланы пөхтәлек сакларга өйрәтәсе урынга, үзебез үк тупас рәвештә гигиена таләпләрен бозабыз. Алда әйтеп кителгән аяныч хәлләргә тарыйсыбызны да уйламыйбыз. Ачылардан-ачы бала хәсрәте күтәрүче ата-анага Аллаһы сабырлык бирсен!

 

Шул фаҗиганың шаһиты булган, күпме теләсә дә баланы үлемнән йолып кала алмаган тәрбияченең халәтен дә күз алдына китерүе кыен түгел.

 

 Ирексездән, хәтер тагын үзем эшләгән елларга әйләнеп кайта.

 

 ...Якшәмбе көнне, йортлары ишек алдындагы тимер шугалакта үз шарфына асылынып минем төркемдә тәрбияләнүче 7 яшьлек кыз дөньядан китте. Иртән иртүк әнисеннән моңарчы һич кенә дә бәйләргә теләмәгән шарфын таптыра башлаган ул көнне Оксана. Шугалакның иң очында тырпаеп торган тимергә озын шарфның очы эләгеп калуын абайламыйча аска шуып төшкән кызчык... Үзем өч яшеннән тәрбияләгән, төркемдәге иң чая, иң тере сабыйның үлеменә әрнеп, тыела алмый елаганым хәтеремдә. Хезмәттәшләр юатырга сүз эзлиләр. Шулчак бер апа: “Бәхетең инде, кызый, ярый бакчада вакытта булмады бу хәл, менә елап кына калыр идең микән хәзер?” – дип куйды. Апаның сүзләрендә хаклык бар иде, әлбәттә. Күпме баланың үлеменә, имгәнүенә сәбәпче булган ул коточкыч шугалаклар, атынгычлар белән ишегаллары гына түгел, балалар бакчалары да шыплап тулган иде ул вакытларда. Ә җавапны ясаучы да, куйдыртучы да түгел, әлеге дә баягы тәрбиячегә тотасы.

 

 Менә тагын бер мисал. Бер хезмәттәшем, иртәнге 6га бакчага эшкә килүгә, кухня янына эленгән менюны күчереп алырга дип китә. Баласын бакчага китергәндә һәр ата-ана аның көне буе ни белән тукланачагын белергә тиеш, шунлыктан киенү-чишенү бүлмәсенә дә меню язып эленә. Тәрбияче бүлмәдән чыгуга ук, бер әни кеше баласын кертеп калдырган да, эшенә чапкан, гәрчә, сабыйның сәламәтлеге тикшерелеп, кулдан-кулга тапшырылырга тиешлеген бик яхшы белсә дә. Малай әнисенә кул изәргә дип җылыту торбасы өстенә менгән... Аягы торба артына төшеп кысылган баланың пешеп беткән ботларына ничәмә-ничә тире күчерү операциясе ясалгандыр, төгәл әйтә алмыйм. Әмма өр-яңа типтагы бакчада ни өчен җылыту торбалары ачык торганлыгын ачыкларга тотынганчы бакча җитәкчелеге барысын да каплатып өлгерде. Тик тәрбияче ханымның гына тикшерү юлында күпме йөргәнен, баланың ата-анасына елый-елый ничек ялынганын сөйләп кенә дә бетерерлек түгел.

 

 Балалар бакчалары белән проблемаларның мәңге бетәсе юк. Шуларны чишү юлын эзлисе урынга мәгариф башлыклары берсеннән-берсе шикле реформаларга тотына. Илдәге үзгәртеп коруны да балалардан башларга уйлаган дәүләтнең киләчәге дә томанлы күренә. Элек һәрбер йорт ишегалдына диярлек 14әр төркем балага исәпләнгән бакчалар төзеп чыкканнар иде. 90 нчы еллардагы башбаштаклык вакытында шома түрәләр шул бакча биналарының күпмесен сатып-таркатып бетерделәр. Нәтиҗәдә, типовой бакчаларда ниндидер офислар гөрли, ә илдә демографик кризис дип чаң сугалар. Бала тууга ук бакчага чиратка язылып куеп та, мәктәп яшенә кадәр бакчага урнаштыра алмый интеккән әти-әниләр, ник икенчесен табарга ашыгып торсыннар ди инде?!

 

Тәрбиячеләргә икенче сорт педагоглар итеп карауга кайчан чик куелыр?! Ник алай димме? Чөнки һәркайда мәктәп проблемалары, укытучыларның аз хезмәт хакы турында сөйләнелә. Ә мәктәпкәчә тәрбиянең баланың киләчәге нигезе икәнен дә, матди яктан да тәрбиячеләрнең иң кыерсытылган һөнәр ияләре булып кала бирүе дә берәүне дә кызыксындырмый кебек. Аның урынына, әнә, фәлән шәһәрдә тәрбияче еламасын өчен баланың авызын скотч белән ябыштырып куйган дип шаккатып сөйлиләр. Чын фидакарь педагогларны хәерчелек чигенә җиткереп, беркемгә кирәкмәгән кәгазь “ботка”сына чумдырып бакчалардан китәргә мәҗбүр иткәч, балаларыбызны педагогикага очраклы эләккән хәсрәт “тәрбияче”ләргә алардан физик һәм рухи имгәкләр ясарга илтеп тапшырырбызмы?

 

 Кайчагында тормышка ашмастай уй-хыяллар белән янган, балалар арасында уздырган яшьлек еллары сагындырып искә төшә. Гел авырлыклардан гына тормаган икән лә ул чаклар! Татлы мизгелләр дә, кызыклы хәлләр дә күп булган...

 

 Бер елны грипп зәхмәте тәрбиячеләрне аяктан ега башлады. Карантин турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки бакча “Нефтехим”ныкы, ә әти-әниләр күбесе завод эшчеләре. Гриппка бирешмәгән тәрбиячеләрдән тәмам “стахановчылар” ясадылар, икешәр смена эшлибез. Мин бичараны да, үземнекеләрдән тыш, 1,5 яшьлек балалар тупланган ясле төркеменә куйдылар.

 

...Көндезге йокыдан торуга башта – “чүлмәк”ләренә урнаштырганнар , аннан, киендергәнне көтеп, урындыкларына тезелешеп утыралар бәбиләрем. Няня белән тиз-тиз киендереп куйдык үзләрен. Тиздән балаларын алырга әти-әниләр дә килә башлады. Бер әти улын сорый. Бу вакытта балалар уйнап йөриләр иде. Таба гына алмыйбыз бит теге малайны! Күрәм, әти кеше ачуыннан аклы-күкле булды. “Кая минем улым?!” – ди бу тавышын күтәрә төшеп. Юк инде, хет егылып үл! Куркудан маңгайдан салкын тир бәрде. Әти кеше, мин, няня – өчәүләп кычкырабыз: “Марат! Марат!” Йөгереп килде Маратыбыз. Кызлар күлмәге кигертеп куйганбыз да үзенә, тик йөри бу уйнап, беркемдә дә гаме юк. “Синең киемнәреңме?” – дип сорагач, баш каккан иде, югыйсә. Әле мин аңа урындыкта, күлмәк өстендә яткан бантикны тага алмыйча интегеп беттем... Ә шушы күлмәк иясе кызның да рәхәтләнеп малайлар костюмына риза булып уйнап йөрүен күр! Теле дә ачылмаган баланың үз киемен танымавы бер дә гаҗәп түгел, әлбәттә. Мин дә үземнекеләр булса болай оятка калмый идем. Яңадан үз тәрбиячеләренә бу маҗараны сөйләгәч: “Бераз капшабрак киендерергә идең, кыз белән малайны бутап торырга инде”, – дип көлде.

 

 Минекеләр инде күптән үзләре әти-әниләр. Раилә исемлесе: “Үз кызыма ботка ашата алмый интеккәндә гел сезне искә төшерәм, апа!” – дип көлеп сөйләп торган иде бер очрашкач. Ә бер елны Чечня сугышында утны-суны кичеп кайткан әзмәвердәй Айрат исемле “балам” хәл белешергә килде. “Читлектәге ике хомякны аквариумдагы балыклар янына йөздерергә салган идем, апа, хәтерлисезме?” – ди. “Хәтерлим. Ә кем үскәч миңа өйләнергә вәгъдә итә иде?” – дим Айратка, көлеп.

 

 ... Бүген Розалия белән очрашу менә күпме хатирәләрне яңартты. Һәрбер остаз шәкертләре белән шундый очрашуны көтеп яшидер дә инде. Ике дистә елдан соң да танып дәшәләр икән, димәк, бу балалар күңелендә нинди дә булса якты эз калдыра алганмын, бер дә юкка яшәлмәгән ич дип сөенәсең. Тик Розалиянең соңгы сүзләре генә күңелгә тиеп калды: “Сездән үрнәк алып тәрбиячелеккә укыган идем мин, кадерсез һөнәр булып чыкты ул, апа...”

 


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ | 14.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»