• 26.06 Гәбделфәрт Шәрәфиевка кабер ташы ачу, Кукмара районы Янил авылы. Башлана 15.30 сәг.
  • 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 11.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 28 Июнь Андрей Кузьмин
  • 4 бозаулаган сыер сатам 89274845920
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)
  • 50 кг-лы капчыклар сатабыз идеаль хәлдә. Казан 8950-314-35-17 .
  • Продаётся щебень М-600, с доставкой. Размер: 5–10, 20–40, 40–70. Телефон: 89172681882

 

 

 
Архив
 

 

08.01.2017 Язмыш

“Тамагыңнан ризык ничек үтә? Син каз боты кимереп утырганда, газиз балаң кәбестә шулпасы чөмерсенме?”

Cыер савучы Нәкыя (исемнәр, адреслар үзгәртелде – авт.) гармунчы Рәсимне беренче мәртәбә моннан чирек гасыр элек, күрше авылга тормышка чыккан ахирәте Хәлимәнең туена баргач күргән, әмма аңа әлләни игътибар бирмәгән иде. Егерме ике яшьлек чая, чибәр кунак кызы уртага чыгып биегәндә, аннан күзен ала алмаган яшь егет сүз кушарга җай тапмады, баскан җирендә ут чыгаручы туташка тутырып караудан, ымсынып калудан ары китә алмады.

Аның каравы, зимагурлыкта йөреп шомарган, шахтада күмер чабып, кесә тутырып акча эшләп кайткан Гыйльметдиннең бәхет капкасы ачылды. Тасма теле белән әфсенләп, мавыктыргыч шәһәр тормышына кызыктырып, ул чибәркәйне таң тишегеннән торып, җәен-кышын резин итек киеп, фермада тирес изеп йөрүдән, икешәр потлы бидоннар, авыр капчыклар күтәрүдән коткарырга, күзләрне ачыттыручы силос исеннән арындырырга вәгъдә итте. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, ни арада Нәкыяне үзенә каратып, Пермь шәһәре янындагы шахтерлар бистәсенә ияртеп алып та китте. Әмма тормыш монда да ал да гөл түгел иде. Хатын эшендә авыр хезмәттән изелмәсә дә, холыксыз, тупас ире бер салып алса, дуамал җүләргә әверелә, җикеренә, ора-бәрә, вата-җимерә торган кеше булып чыкты.

Шундый вакытта Нәкыя, бәләкәч уллары Галләмне куенына кыстырып, өйдән чыгып качарга мәҗбүр була. Айныгач, ир акылына килә, хатыны алдында тез чүгеп, күз яшьләре белән гафу үтенә. Хезмәт хакы алгач, хәтәр хәлләр янәдән кабатлана. Ире котырынган чакларда, Нәкыянең башына төрле уйлар килә: әнкәем мәрхүм булса да, туган йортым яшәмәслек түгел, әллә башым исән чакта бу мәхшәрдән качып котылыйм микән? Үзе генә булса бер хәл, ир баланы әтиле килеш ятим итү дөрес эш түгел бит. Кимсенеп үсәр, миңа рәнҗер дип, янәдән тешен кысып түзеп кала. Ә беркөнне шахтада шартлау булып, өскә менү- төшү мәйданчыгы эштән чыкты.

Коткару эше атнага сузылды. Җир астында калганнарны янәдән исән-имин күрү өмете көннән-көн кими барды. Төрле хәлләр күрсәтсә дә, Нәкыя ирен юньсез кешегә санамый бит: җимертеп эшли, уч тутырып акчасын ала, гаиләне ач-ялангач яшәтми, иптәшләре арасында абруе бар. Эчүен эчсә дә, айга берничә көнгә түзәргә була. Кем эчми? Авыр хезмәттән соң тамак чылатырга бик күпләр остарып беткән шул монда. Шартлаудан соң сигезенче көндә коткаручылар хезмәте егетләре бригадир Гыйльметдиннең, аның кул астында эшләүче өрлектәй алты ирнең җансыз гәүдәләрен лабиринттай шурфлар арасыннан көч-хәлгә табып алып, җир өстенә меңгерделәр. Күз яшьләре ташкыны, сыктау, каргау авазлары, шурфларны вакытында тиешенчә ныгыта барырга материал кызганган җитәкчелеккә ләгънәт уку, имгәнеп, газапланып үлгән ирләрне күмү мәрәсиме Нәкыянең күз алдыннан коточкыч кино кадрлары сыман йөгереп узды.

Бер ай чамасы аңгы-миңге халәттә йөргәннән соң, тәвәккәлләп туган ягына кайтырга кузгалды ул. Илдә чыпчык үлми дисәләр дә, туган авылында Нәкыяне кочак җәеп каршылаучы юк иде. Ул, башын иеп, таныш сукмак буйлап фермага теркелдәде, авылда аны авыр хезмәт, сагыш, толлык ачысы изде. Ярый әле улы, карап торган юанычы бар. Толлык гомере икеләтә авыр иде. Авыл җирендә бакча сукалатасың, мал азыгы кайтартасың булса, чит-ят ирләргә ялынмый чараң юк. Бүген эш эшләтәсең, иртәгә яман гайбәт, нахак сүз ишетәсең. Кайвакыт берәр оятсыз салмыш бәндә төн ката ишек-тәрәзәңне кагарга да күп сорамый, чарасызлыктан гарьләнеп күз яше түгәсең...

Нәкыянең бердәнбер өмете – улы Галләм ни арада үсеп тә җитте, һөнәри училище тәмамлап, армиягә дә барып кайтты. Аннан Чаллыга китеп урнашты. Өйләнде, хәзер аның үз тормышы. Ә олыгаеп килүче Нәкыянең җанын ялгызлык ачысы кимерә. Көндез бакчада казынып, терлек-туар арасында әвәрә килеп күңелен юатса, озын караңгы кичләрдә җанына тынгылык тапмый иза чигә. Хәзер кеше кешегә керми, авылдашлар, элеккегечә, бер гаилә булып аралашып яшәми, якын туганнары юк, ерактагылары ара-тирә хәл белешкәли, айга бер мәртәбә улы кайтып, булышкалап китә – шуның белән шул.

Уйламаганда-көтмәгәндә, беркөнне күрше авылда гомер итүче элеккеге ахирәте Хәлимә чылтыратты:
– Ирем шифаханәгә китте, аулакка утырмага кил. Аруырак киен, кызыклы очрашу булырга тора, – дип, Нәкыя күңеленә коткы салды.
Мал-туар асраган авыл кешесе, йорт-җирен бикләп, утырмага бара аламыни? Шулай да, күрше карчыгын җайлап-юмалап, бүләк-күчтәнәчләрен тутырып, Нәкыя, тәвәккәлләп, олы юл чатына чыгып басты. Буран себерә, ачы җил битне чеметкәли, машиналар ары-бире узгаласа да, җилгә аркан бөкрәеп баскан, мамык шәлгә уранган, киез итекләр, кайры тун кигән зур гәүдәле хатынны юл уңаена утыртып алып китәргә теләүче күренмәде. Әллә кире борылыргамы дип уйлаган мәлдә, янына куе зәңгәр төстәге “Лада-Калина” килеп туктады. Машина тәрәзәсеннән башын сузган мыеклы ир: “Әттәгенәсе! Менә ичмасам Карсылу! Катып үләсең бит, апасы! Утыр тизрәк. Кая барасың? Озерныйга кадәр алып кайта алам”, – дип гөр килде. Җылы машинага кереп чумган Нәкыягә бу тавыш үтә дә таныш кебек тоелды, тик кайда, кайчан ишеткәнен исенә төшерә алмады. Килеп җиткәч, рәхмәт әйтеп, Хәлимәләрнең авыл башында төшеп калды.

Озак вакыт күрешмәгән ике ахирәт кочаклашып күрештеләр, серләштеләр, елаштылар, көлештеләр. Хәлимәнең Нәкыяне чакырып китереп, кылларын тарткалап каравы юкка булмаган икән, иренең туганнан туган энесе, ничәмә-ничә ел иза чиккәннән соң, эчкече марҗасыннан аерылып кайткан, хәзер күрше бистәдәге төп нигезен торгызып маташа ди. Хәлимә ялгыз дустын шуңа димләмәкче. Ир эшчән, ягымлы, кешелекле икән. Нәкыя бу хәбәргә көенмәде дә, сөенмәде дә. Никахлы ире белән яшәгәндә кыен ашавы онытыла төшсә дә, чәчкә чал кунганда чит-ят ярны үз итеп, уртак түшәк бүлешү мөмкин хәлме, улы-килене, авылдашлары ни әйтер, парлы булам дип адәм көлкесенә калмаммы дип уйлады ул.

Ахирәтләр кинәнеп мунча керделәр, рәхәтләнеп чабынып чыккач, сөтләп-баллап, мәтрүшкәле чәй эчеп, уңган хуҗабикәнең тәмле пәрәмәчләре белән сыйланып утырган мәлдә, чолан ишеге ачылып-ябылган тавыш ишетелде. Үзе артыннан салкын һава дулкыны ияртеп, уртача буйлы, җыйнак гәүдәле, кырык биш-илле яшьләр чамасындагы, чигәсенә чал йөгергән ир күренде.

– Исәннәрмесез! – диде ул, көр тавыш белән. – Туган апа, мин килеп җиттем! Чәең кайнаганмы?
Нәкыя сискәнеп китте: ишек катында, кояш кебек елмаеп, кичә җиңел машинасында утыртып кайткан мәрхәмәтле ир басып тора иде.
Аларның үзара сынаулы-аптыраулы караш ташлауларын сизеп алган Хәлимә, юк йомышны бар итеп, ихатага чыгып китте. Ул әйләнеп кергәндә Рәсим Нәкыя белән күңелле генә гәп кора башлаган иде. Гаилә җылысына сусаган затлар, янәдән очрашуларына бер ай дигәндә, никахлашып та куйдылар. Ә бер ел үтәр-үтмәстән, Рәсимнең беренче хатынының үлүе турында хәбәр килеп иреште. Уртак уллары да булган, ул вафат хатынның әнисендә калган икән. Моны белеп алган Нәкыя, ирен көйләп-җайлап, оялтып- үгетләп, 15 яшьлек Сергейны үзләренә алып кайтырга күндерде.

– Тамагыңнан ризык ничек үтә, Рәсимкәем? – диде ул. – Син биредә тәмләп каз боты кимереп утырганда, газиз балаң суга пешкән кәбестә шулпасы чөмерсенме? Улыңның юлдан язганын, сукбайга йә җинаятьчегә әверелгәнен көтәсеңме? Яше сиксәннән узган карчык аны ничек тәрбияли алсын? Әйдә, җыен, улыңны бүген үк барып алып кайтабыз! Син бармасаң, Сережканы үзем алып кайтам!

Исерек ана янында тилмереп үскән, тиешле тәрбия күрмәгән, карт әбисен санламыйча, теләсә-нәрсә эшләп йөрергә күнеккән үсмернең холкы шырпылы, теле төртмәле булса да, Нәкыя аны какмады, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәде, үз баласы кебек якын күрде. Бераздан ике арадагы салкынлык әкренләп эреп югалды. Уналты яше тулу уңаеннан корылган мәҗлестә, мул табын түрендә балкып утырган Сергей бүләккә яңа кесә телефоны алып биргән Нәкыяне ихластан елмаеп кочаклап алды һәм саф татарча: “Рәхмәт, әнием!” – диде.

Хәмидә ГАБДУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.01.2017
Татарстан яшьләре печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments