поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.01.2017 Җәмгыять

Әтәч менде читәнгә: 2017 елга тулы ЙОЛДЫЗНАМӘ

2017 ел кытай календаре буенча Кызыл Утлы Әтәч елы. Әтәч – Кояш символы, иртән-иртүк торып, үзенең җыры белән йокыдан уята. Шуңа да Көнчыгыш илләрендә әтәчтә кояш энергиясен күрәләр. Әтәч елы безгә нәрсә­ләр алып киләчәк? Йолдызлар бу җәһәттән ниләр сөйли? Карап карыйк!

Кучкар
Алдагы ике еллары «тормыш ул – көрәш» девизы астында узган кучкарлар өчен, ниһаять, тыныч вакыт килә. Ел аларга тормыш рәхәтлекләре вәгъдә итә, ягъни мәсәлән, тормышларында чып-чын «курорт» этабы башлана. Кучкарлар бик күп кызык­лы кешеләр белән танышачак. Шәхси тормышта үзгәрешләр июль аенда көтелә. Бу бигрәк тә ялгызлар өчен уңышлы чор булачак. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, акчаны ничек эшләргә дигән сорау аларны бөтенләй борчымас кебек. Үз эшләрен ачарга теләүчеләр 2017 елда тәвәккәлләп карый ала. Йолдызлар августны да иң уңышлы ай дип атый.

Үгезбозау

Нинди генә эшкә алынсалар да, нәтиҗәсе үзләре көткәннән дә яхшырак булачак. Өстәмә белем алучылар аның әҗерен дә күрер. Кайберәүләрнең яшерен сәләтләре ачылып, эшчәнлек төрен дә алыштырырга мөмкиннәр. Йолдызлар үгезбозауларга гаилә коруны кичектермәскә куша. Ялгызлар булачак тормыш иптәшләрен өйдән читтә очратачак. Шуңа да сәяхәткә чыгарга, командировкага барырга мөмкинлек тууга, моны кулдан ычкындырмагыз. Быел үгезбозауларга кирәкле вакытта кирәкле урында булырга һәм бердәнбер дөрес карарны кабул итә белергә кирәк. Шулай булганда, акчага мохтаҗлык күрмәссез.

Игезәкләр
Әтәч елында игезәкләр бөтен нәрсәдә дә тылсым күрәчәк. Бу ел сезне яңа тәэсирләр белән сөендерәчәк. Кайберәүләрдә хәтта әлегә кадәр сизелмәгән алдан күрүчәнлек барлыкка киләчәк. Иң мөһиме – эчке сиземләүгә ышанырга кирәк һәм барысы да әйбәт булачак. Буйдаклар, ниһаять, тормыш кору турында уйлый башлар. Йолдызлар бәхәсләр туган очракта тыныч һәм сабыр булырга киңәш итә. Ел башында акчаны шактый сарыф итәргә туры киләчәк. Бу фатир яки башка милек төре сатып алу белән бәйле. Бурычка акча алып, каешны ныграк та кысарга туры киләчәк. Ә менә сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга сәламәтлекләренә зарланырга сәбәп юк. Алар хәтта үзләрендә Эверест тавына менәрлек көч сизәчәк.

Кысла
Кыслаларның эчке дөньясын «үзгәртеп корулар» көтә. Алар бөтен иске нәрсәләрдән котылып, тормышларына яңалык кертергә омтылачак. Әлеге үзгәрешләр тормышларының бөтен өлкәсендә дә чагылыш таба. Яңа танышларыгыз шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Ялгыз кыслалар тәвәккәлрәк булсын. Танышулар өчен яз айлары кулай. Ә менә эш урынын алыштырырга ашыкмагыз. Киресенчә, булган эшегездә үзегезнең нәрсәгә сәләтле булуыгызны ныклап күрсәтергә тырышыгыз, хуҗагыз бәяләми калмас. 2017 елда ерак яшәүче, сирәк аралаша торган туганнар белән күрешү җае чыгачак.

Арыслан
Горур һәм мөстәкыйль арысланнар гадәти булмаган хәл алдында калачак. Бернинди тырышлык күрсәтмичә генә дә күп нәрсәгә ирешәчәксез. Февраль аенда эшнең сыйфатын арттыру буенча кызыклы гына идеяләрегез туар, шуның белән җитәкчегез алдында абруегыз артыр. Хезмәт хакы артуын һәм карьера баскычыннан йөгереп менеп китүне сизми дә калырсыз. Ике куян артыннан куып, берсен дә тота алмаучылар бар. Бу гыйбарәне арысланнарга истән чыгарырга ярамый. Ә менә шәхси тормышка килгәндә, Әтәч аның сценариесен төзеп куйган инде. Ялгызлар туй вальсын өйрәнә торсалар да була.

Кыз
Әтәч елында кул кушырып кына утырып булмас. Мөстәкыйльлек яраткан кешеләр эшнең күплегеннән курыкмас, ә менә агымга ияреп йөрүчеләргә яхшы гына тирләргә туры килер. Бу елда, бигрәк тә яз айларында бәхетле билет отарга мөмкинсез. Берничә лотерея билеты алып кую комачауламас. Шәхси тормышларына яңалык кертергә теләүчеләргә, паспортка штамп куяргамы-юкмы дип шикләнүчеләргә ноябрь аеннан да соңга калмаска кирәк. Әтәчне исә туйга тамада итеп чакырырга онытмагыз. Хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре киеренке булганнар элемтәләрне яңарту өстендә эшләсен.

Үлчәү
Ике сүз белән генә әйткәндә, зур мөмкинлекләр елы. 2017 елда булачак уңышларыгыз фәкать үзегездән генә тора. Сезгә бу очракта эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә дип кенә телисе кала. Матди яктан узган Маймыл елы сезне бер дә рәнҗетмәде. Әтәч тә традицияне бозмаска вәгъдә итә. Акчагызны тегендә-монда сарыф итмәгез, ә менә хәйриячелек белән шөгыльләнү тәкъдиме бар. Иҗади кешеләрнең хоббилары өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бирәчәк. Ялгызлар элеккеге мәхәббәтләрен очратачак, әмма бер киселгән икмәк кире ябышмый. Мәхәббәткә сусадым дип, беренче очраган кешенең кочагына да атылырга кирәкми.

Чаян
Зур үзгәрешләр алдында торасыз. Кыюларны ул үзгәрешләр сөендерәчәк, ә кыюсызлар исә куркып калачак. Алда нәрсә буласы бары үзегездән тора. Йолдызлар тәвәккәл булырга, үзегез өчен яңа дөнья ачарга чакыра. Бу сезнең якыннарыгызга да ошамаска мөмкин, әмма сездәге үзгәрешне күреп, алар һичшиксез тынычланыр. Әтәч чаяннарга күңелле очрашулар, кызыклы танышулар әзерләгән. Эшләрен алыштырырга теләүчеләргә җәйне көтәргә кирәк. Балык тозлаучы буласызмы, сыра кайнатачаксызмы – сезне һәркайда уңыш көтә. Ноябрь аенда исә көндәшләрегез баш калкытачак, әмма чаяннар «власть» өчен көрәшергә һәрчак әзер.

Укчы
Көчле энергетикага ия укчылар быел үзләрен бик бәхетле сизәр. Булган проблемаларны чикләвек ваткан кебек бик тиз чишәр. Моның өчен нервыларын да, вакытларын да әрәм итмәсләр. Йолдызлар бер елгага ике тапкыр керүдән курыкмаска киңәш итә. Күптән аралашмый торган, кайчандыр хәтерегезне калдырган дусларыгыз белән элемтәләрне яңартып карагыз. Нәтиҗәдә сез үзегезне яңа яктан ачып, кызыклы идеяләр белән янып яши башларсыз. Ә менә карьера баскычыннан күтәрелү турында уйларга иртәрәк, аның өчен кулай вакыт түгел, югыйсә ярык тагарак алдында калуыгыз бар.

Кәҗәмөгез
Яшереп торырга кирәкми, кәҗәмөгезләрне катлаулы ел көтә. Адым саен каршылыкларга очрап, язмышка үпкә дә белдереп алырсыз. Әмма иң элек үз өстегездә эшләргә, камилләшергә кирәк. Дөньяга яңача карый башлагач, әйләнә-тирәдәгеләр дә үзгәреп киткәндәй булыр. Принципларыгыздан арыныгыз, югыйсә буш урында үзегезгә проблемалар гына табып торасыз. Яз уртасында Әтәч сезгә сюрпризлар әзерләп куйган. Бу иң беренче чиратта финанслар белән бәйле. Акча ишелеп кермәсә дә, акча янчыгыгыз һәрчак тулы торыр.

Сукояр
2017 ел чын мәгънәсендә Сукоярлар елы. Нинди генә бәхәскә кергән очракта да, алар һәрчак үзләренең дөреслекләрен раслый алачак (чынлыкта хаклы да булмаска мөмкиннәр). Февраль аенда һөнәр алыштыруыгыз ихтимал, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Үзләрен иҗатта сынап караучылар өчен дә кулай вакыт. Карандаш, буяулар, ручка, кәгазьләр әзерләп куегыз. Сез язган поэмаларны безгә дә укырга туры килмәгәе. Көзен төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдә еш кунак булачаксыз. Бөтен вакытыгызны торак шартларын яхшыртуга багышларсыз. Дизайнерлар чакырырга кирәкми, ул эшне үзегез дә шәп башкарасыз.

Балык
Берничә елга сузылган «торгынлык» елы тәмам. Сезнең тормышыгызда яңа этап башлана, чын мәгънәсендә бәхет диңгезендә йөзәрсез. Карьерада зур сикереш ясарсыз. Энергиягез ташып тора, яңа идеяләр туып тора. Әйләнә-тирәдәгеләр сезне бөтенләй «танымаска» мөмкин. Шәхси тормыш турында да ныклап уйлый башларсыз. Күпләр чын мәхәббәтләрен табып, гаилә дә корып куяр. Аерылышкан парлар яңадан кушылып куярга мөмкин, моның өчен беренче адымны сезгә ясарга кирәк. Төпле эше булмаганнарга йолдызлар эшне язын эзләргә куша, уңыш елмаймый калмас.


---
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»