поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.01.2017 Мәгариф

Мәктәпкә ниләр җитми?

Әллә укучыларга бүген бирә торган БДИ гына җитмиме? Соңгы вакытта тарих, география, инглиз теленнән мәҗбүри имтиханнар кертү турында сүз бара. Быел язын чыгарылыш укучыларына биш фәннән илкүләм язма эш башкарырга туры киләчәк. Киләсе уку елында яңа дәресләр дә кертмәкчеләр. Тик балалар түзәрме?

Быел мәгарифкә кагылышлы яңалыклар шактый булырга охшаган. Бүген башлангыч мәктәп укучылары 400 дәреслек буенча белем ала. Россия мәгариф министры Ольга Васильева бу бик күп дигән фикердә. Димәк, кайбер дәреслекләрдән баш тартырга туры килмәгәе.
 
Яз айларында чыгарылыш укучылары БДИдан тыш биш фәннән язма эш башкарачак. Билгеле, әти-әниләр арасында аннан баш тартуны сорап, Россия Президентына имза җыючылар да бар. Янәсе, балаларның болай да БДИ белән башы каткан. Тик министрлыкта, нәтиҗәләр аттестатка йогынты ясамаячак, дип тынычландыралар. Әлегә аны ирекле итмәкчеләр.
 
– Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханнарга һәр ел саен үзгәрешләр кертүне планлаштырмый. Быел да укучыларга кагылышлы яңалыклар көтелми. Алар бары оештыру мәсьәләсенә генә кагыла. Узган ел контроль үлчәм материалларын имтихан биреләсе урында гына бастырып чыгару тәҗрибәсе булды. Физика һәм биологиядән тест өлешләре бетереләчәк. Алар бары химия, информатикадан гына калачак, – ди Татарстан мәгариф һәмфән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
 
Быел 11 нче сыйныф укучыларының 99 проценты рус әдәбияты буенча иншадан “зачет” алган. Ә менә калганнарга аны кабат бирергә туры киләчәк. Югыйсә БДИга кертелмиләр. Киләчәктә инша “зачет”, “незачет” дип билгеләнмәячәк, билге куячаклар. Бу укытучыга укучыларның белемен бәяләү мөмкинлеге бирә.
 
Быел 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан тыш тагын ике фәннән имтихан тапшырачак. Хәзер бер фәннән сынау бирә алмаганнар да аттестатсыз калачак. 9 нчы сыйныфта рус теле имтиханына сөйләм өлешен кертмәкчеләр. Татар теле сынавында балалар сөйләп тә күрсәтергә тиеш булачак.
 
Тарих турында
 
Быел чыгарылыш укучылары тарих фәненнән беренче тапкыр бөтенроссия язма эшләр язачак. Соңгы вакытта тарих – җәмәгатьчелектә иң күп бәхәс уяткан фән. Аннан мәҗбүри БДИ кертергә дигән тәкъдимнәр дә бар. Әлегә белгечләр тарих дәреслекләрен 2008 елдан соңгы вакыйгалар белән баетырга киңәш итә. Чөнки әлеге датадан соң бик күп мөһим вакыйгалар булган. Ә балалар аны белми. Россия укучыларының 20 проценты имтиханны тарих фәненнән сайлый. БДИ чыгарылыш укучыларының бигрәк тә Мисыр, Борынгы Греция темаларын яхшы белүен күрсәтә. Ә урта гасырлар тарихы буенча белемнәре шактый аксый. 
 
География турында
 
Ольга Васильева география фәненнән имтиханны мәҗбүри итүгә дә каршы түгел. Ул бүген география кабинетлары яхшы итеп җиһазландырылырга, укытучыга дәрес алып барырга барлык мөмкинлекләр дә булырга тиеш, ди. Ә Казандагы 149 нчы лицейның география укытучысы Гөлүсә Сабированың фикере мондый:
 
– Мин мәгариф системасындагы мәҗбүри дигән барлык нәрсәгә дә каршы. Әгәр балаларның географиядән белемнәре яхшы булуын теләсәләр, бәяләүнең яңа формаларын булдырсыннар иде. Укучылар болай да БДИ бирүдән курка. Бүген география фәне 5-6, 10-11 нче сыйныфларда атнага бер мәртәбә генә укытыла. Аны югары сыйныфларда бер дәрес тә укытмаган мәктәпләр бар. Бер дәрес белән генә еракка китеп булмый. БДИ сорауларының күбесе практик эшне таләп итә. 

Астрономия турында
 
Мәктәпләрдә астрономия фәне барлыгын күптән оныттылар. Хәзер ул бары физиканың бер бүлеге буларак кына укытыла. Министр Ольга Васильева, әлеге фән мәктәп программасына кире кайтарылачак, дигән иде.
 
– Балалар астрономияне иске дәреслекләр буенча укыячак. Яңаларын эшләүдә ихтыяҗ юк. Безнең дәреслекләр бик яхшы. Әлбәттә, алар тулыланып һәм үзгәреп торачак, – дигән иде ул.
 
Укытучылар да астрономия дәресен кире кайтаруны хуплый. “Астрономия фәне – табигать турындагы фәннәр буенча белемнәрне гомумиләштерә, математика һәм фәлсәфи гыйлемнәрне тулыландыра. Йолдызлар, планеталар, Кояш системасы төзелешен бер фән дә өйрәтми. Космонавтикадагы иң яңа казанышларны да белергә мөмкинлек бирә”, – ди Балтач районындагы Норма урта мәктәбенең физика укытучысы Рузилә Низамиева.
 
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ризалык белдерсә, Рособрнадзор астрономия фәненнән имтихан бирү планының әзер булуын җиткерә. 

Шахмат турында
 
Россиянең Федерация Советы әгъзасы Вадим Тюльпановның үз тәкъдиме. Ул мәктәпләргә мәҗбүри шахмат дәресләре кертелүне хуплый. Үз фикерен министрга да җиткергән. Киләсе елда башлангыч сыйныфларда өч физкультура дәресенең берсен шахматка бирүләре дә бар. Тюльпанов фикеренчә, бу балаларның фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәчәк.
 
– Мәктәпләрдә шахмат түгәрәкләре булса да җитә дип уйлыйм. Анда теләгән балалар йөри алачак. Әмма аны физкультура дәресләре хисабына кертүне хупламыйм. Физкультура дәресләре сәламәтлек өчен мөһимрәк. Мин үзем Казанның ике мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын шахмат серләренә өйрәтәм. Аларның фикерләү дәрәҗәләре уртача дип саныйм. Бер ел эчендә укучылар йөрешләр ясарга өйрәнә, – ди Казан социаль гуманитар фәннәр буенча институтның математика укытучысы Нәҗип Шакирҗанов.
 
Психология дәресләре турында 
 
Бүген барлык мәктәпләрдә дә психологлар булырга тиеш. Министрлык шундый таләп куя. Дөрес, алар әлегә әти-әни рөхсәтеннән башка ярдәм күрсәтә алмый. Әгәр законга үзгәрешләр кертелсә, язмача рөхсәт кирәк булмаячак. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә мәктәп программасына психология курсларын кертергә тәкъдим итә. Әлеге дәресләрне тормыш иминлеге курслары кысасында уздырып булачак. Аңа 20 сәгать вакыт бүленәчәк. 3-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләр әзерләү эше башланган.
 
– Республика мәктәпләрендә психологлар җитми. Бездә алар – 438. Психологлар күзәтеп кенә чикләнмичә, балалар белән дә эшләргә тиеш. Авыр хәлле гаиләләрдәге балаларга да игътибарны арттыру зарур, – ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
 
Үзгәрешләр кирәкме?

Энгель Фәттахов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:
 
– Башлангыч мәктәпләрдә бала яхшы укыса да, төп звенога күчкәч, уку нәтиҗәләре начарая. 5-7 нче сыйныфларда республика буенча шундый хәл күзәтелә. Без юкка гына өстәмә тестлар, имтиханнар кертмәдек. 9 һәм 11 нче сыйныфларда имтиханнар бирү белән генә шөгыльләнү дөрес түгел. Репетиторлыктан да китәргә кирәк. Без шушы кимчелекләрне бетерү өстендә эшлибез.
 
Марсель Габдрахманов, ЛДПРның республика бүлеге җитәкчесе:
 
– Үзгәрешләр кирәк. Мин совет мәктәбен тәмамладым. Шул елларда туплаган белемнәрем һаман да истә әле. Астрономияне дә, башкасын да беләм. Ә балалар бүген укыганын иртәгә оныта. Кояшны Җир тирәли әйләнә дип белә. Без Америкага, Сингапурга, Англиягә йөз тота башладык. Ә Советлар Союзында бирелгән белем иң яхшысы иде. Иң күп китап укучылар да без идек. Хәзер дә Кытай, Вьетнам кебек илләр безнең тәҗрибәгә таяна. Кайбер фәннәрне кыскартып, факультатив итәргә кирәктер, бәлкем. Балалар һәр яктан белемле булырга тиеш. Барлык фәнне дә белергә кирәк. Укучылар хәзер гади мәсьәләне дә калькулятор белән чишә. Алар каләм түгел, компьютер “тычкан”ын сорый. Интернеттан гына күчереп, яхшы белем туплап булмый. Фикер йөртергә өйрәтергә кирәк. Хезмәт тәрбиясе дә булырга тиеш. 

Ләйсән Кадыйрова, КФУның 1 курс студенты:
 
– Мин Биектау районының Усад мәктәбен тәмамладым. Минемчә, мәктәптә укый алмаслык бер фән дә юк. Бар нәрсәне вакытында өйрәнеп барырга гына кирәк. Өй эше дә авыр түгел иде. Аңламаган әйберләрне укытучы белән дәрес вакытында карый идек. Мәктәп елларында психологияне өйрәнүне файдалы дип саныйм. Кайда ничектер, без – малайлар һәм кызлар хезмәт дәресләрен аерым укыдык. Бу – бик кирәкле дәрес. Безне хуҗалык тормышы алып барырга өйрәттеләр.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»