поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.01.2017 Шоу-бизнес

Әлфинә Әзһәмова поезддан сикергән!

Бу хәл татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Әлфинә Әзһәмова Пермьга концерт куярга барганда булган. Җырчы салкын тидереп авыру сәбәпле, концертын башка көнгә күчерергә теләсә дә, тамашачының кәефен төшерми, юлга кузгала.

– Концерт буласы шәһәргә поезд белән килеп төштем. Концертны оештыручы мине вагоннан каршы алырга тиеш иде. Ләкин вагон номерын ялгыш бутаганмын. Ул мине башка вагоннан эзләп йөри икән, ә мин аны көтәм. Шул арада проводница «1 минуттан поезд кузгала, хәзер үк төшегез», диде. Төшә торган урыны да уңайсыз, баскычы да биек, җитмәсә буем тәбәнәк! Өстәвенә кулымда зур сумка! Поезд китеп бармасын дип, иң элек җиргә сумканы аттым, аннан үзем сикердем. Башка, исәнме мин, юкмы, дигән уй килде. Бер мизгел эчендә бөтен тормышым күз алдыннан үтте. Җайсызрак килеп төштем, аяк бөкләнеп калган, кулымны да авырттырдым. Җирдә селкенмичә яттым, чөнки берәр җирем сынмады микән дип нык курыктым. Кинәт поезд вагоннарыннан кызыл әләмнәр болгый башладылар, чөнки кеше китмичә, поезд кузгалырга тиеш түгел. Ә ерактан мине каршы алучы кеше йөгергәнен күрдем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфинә Әзһәмова.

Каршы алучылар җырчыны ике ягыннан җитәкләп, вокзалдан концерт залына алып киткән. Бәхетенә, Әлфинә ханымның бер җиренә дә зыян килми. «Минем гомеремдә дә андый биеклектән сикергәнем юк иде. Әллә куркудан, әллә сикерүдән, 38дә торган температурам да төште хәтта! Ә концерт бик яхшы узды, тамашачы җылы кабул итте. Алар минем белән ни булганын белми дә калды», – диде Әлфинә Әзһәмова.

Хәзерге вакытта җырчы Башкортстан артистлары белән бергә республика буйлап җыелма концертларда катнашып йөри. «Татарстаннан ИндиВа, Мөнир Рахмаев һәм мин бар, калган җырчылар – Башкортстан эстрадасыныкы. Концертлар шундый күңелле уза. Үзем дә Башкортстаннан булгач, үземне бик рәхәт, өйдәге сыман хис итәм. Мин – һәркемгә ачык күңелле, барлык артистлар белән дуслашып, аралашып йөрим. Башкортстанда Татарстан артистларын бик яраталар», – дип белдерде Әлфинә ханым.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»