|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2017 Киңәш-табыш
Өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘРСуык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен. Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр эчкән көе дә суыкка чыгу тыела. Өшегәндә беренче ярдәм - Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.
--- |
Иң күп укылган
|