• 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • 30 Апрель Илфар Кәримов
  • 30 Апрель Ильвина
  • 01 Май Резеда Вәлиева
  • 01 Май Вакыйф Нуруллин
  • 01 Май Тәүфикъ Әйди (1941-2001)
  • 01 Май Атлас Гафиятов
  • 01 Май Әлфинур Хисами
  • 01 Май Фатих Сибагатуллин
  • Профнастилдан капка, койма, рәшәткәләр, гараж ясыйбыз, өй тышлыйбыз. Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш. Арзан бәя! 89274223242, 89178547547.
  • Биектау районында (Казаннан 50 км. ераклыктагы авылда) 10 гектар пай җире сатыла. Свидетельство әзер, шәхси милек. Бәясен килешергә яки 2014-2016 нчы елгы җиңел машинага алмаштырырга мөмкин. 89196331720
  • 2 бүлмәле фатир тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89033440905
  • Фотоаппарат Зенит сатыа. 89872219128
  • Яна электр самовары сатыла. 89655808912
  • Яна бик матур сандык сатыла. 89872219128
  • Яхшы хәлдәге балалар өчен икеа кровате сатыла. Буләккә матрас. Фотосын вацап буенча күрергә була. Бәясе 8 мең. тел.89872 976-453
  • Бала өчен коляска "Adamex" сатам! Яхшы хәлдә! Казан. Бәясе 2000. тел 89274544590
  • В двухкомнатную квартиру г. Казань Ново-савиновский р-н подселим 1го студента или 1го мужчину из с. Актаныш 9274767565
  • Бал сатыла. 89196941458 (Балтач)

 

 
 
Архив
 

               

04.01.2017 Мәдәният

Флюра Коләхмәтова-Талипова: “Кызганыч, ирләр көчсез затка әйләнеп бара” (ИНТЕРВЬЮ)

Ул искиткеч көчле ханым. Аның тормыш юлы белән танышкач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын да инанасың. Композитор, көчле җырчы Флюра Коләхмәтова-Талипова язган җырлар арасында Алинә Даутова башкаруында “Адаштым”, Ильмира Нәгыймованың “Зәңгәр чәчәк”, Илшат Хәмәдиевның “Әтиемә” җырларын искә алмый мөмкин түгел. Тормышның йөген үзе тарткангадыр, җырлары да хисле, эчкерсез, ихлас килеп чыга аның.

— Тормыш юлың катлаулы булуы билгеле. Алай да хатирәләрне барлыйк әле.
— Мин үзем чыгышым белән Башкортстаннан. Үзенең Юрүзән елгалары белән дан тоткан Салават районы, Урманчы авылында туып, колхозчы гаиләсендә 3 кыз тәрбияләнеп үстек. Алар арасында мин иң кечкенәсе. Әтисез, әни белән генә үскәнгәдер, барлык авыл эшләрен өйрәнеп, эшләп үстек, Аллага шөкер. Кыз булсак та утын яру, печән чабу, мал карау, тизәк алу кебек эшләрдән тартынмадык. Мине бит әни белән әти малай булыр дип көткәннәр, ни кызганыч, мин кыз булып туганмын. Шуңа күрә дә малайлар эшен эшләп, әни дә “сынок” дип очындырып торгач, малайлар шикелле сызгырып, усеп-буйга җиттем. Лаклы урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстанның Стәрлетамак дәүләт педагогия институның филология факультетына укырга кердем. Студент елларының беренче курсыннан ук җыр-моңга гашыйк кеше идем, төрле ансамбльләргә җырларга йөри башладым.Ул чакларда студентлар фестивальләре,төрле агитбригадалар эшләде. Шушы чараларда актив катнашып, лауреат исемнәре дә алган чаклар булды. Студент елларында гармунны кулга алып, үзлегемнән өйрәнеп, бик матур гына уйный башладым. Укуны бетергәндә оста гына гармунчыга әйләнеп, укытучы белгечлеген алып, авылга эшкә кайтып киттем. Сәнгатькә кереп китүем дә шушы студент елларында башлангандыр, күрәсең. Беренче җырларымны шул вакытта өйрәнеп, беренче шигырьләремне шунда язып, беренче көйләремне гармунда уйнап, үзем дә сизмәстән иҗат юлына кереп китүем булгандыр. Авылга эшкә кайткач, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп тәгаенләп тә куйдылар, әмма мәктәптә озак эшләргә туры килмәде: кияүгә соңгы курста чыккан идем инде, беренче балам белән декрет ялына киттем. Иҗат җене кагылса, кеше тынгылык таба алмый, күрәсең, авылдан шәһәргә чыгып китү теләге кабынды. Бөтен җаным-тәнем белән шәһәргә, иҗатка омтылдым. Бәлки, авылда да иҗат белән шөгыльләнеп булган булыр иде дә, тик мин бик үзсүзле кеше, гаилә белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә юл тоттык. Ут кебек янып торган чак, яшь чак. Үзем укытучы, тормыш иптәшем табиб иде һөнәре буенча. Иде дип әйтүем юкка түгел: аерылганга инде14 ел. Китүемнең сәбәбе дә аракы, эчкечелек булды. Яр Чаллы шәһәренә килеп урнашкач та, иҗат җене җаныма тынгылык бирмәде, кайда нинди җыр түгәрәкләре, ансамбльләр бар, эзләштерә башладым.
— Гаиләне, балаларны аякка бастыргач кабаттан сәхнәгә кайтырга кем этәргеч ясады?
— Беренче этәргеч студент еллары булса, сәнгатькә икенче этәргеч итеп тирән музыка белгече Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге ансамбльне саныйм. Шушында йөри-йөри үземнең аерым җырлыйсы килә башлады. Ул вакытта ук  үзеңнең репертуарың, үз җырларың булмыйча, сәхнәдә танылу турында хыялланмаска да кирәкмәгәнен белә идем инде. Әйткән сүзем бар иде: сәхнәгә үзем җырлар язмыйча торып чыкмыйм дидем. Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән вакытына туры килеп, үзем җырлар иҗат итә башладым. Бүгенге көндә 300 ләп язылган җырым бар. Аларның күбесе эстрадада популяр җырчылар тарафыннан башкарыла. Мин иҗат иткән җырларны Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, атказанган артистлар Равил Галиев, Флорида Исмагилова, популяр җырчылардан Әлфинә Әзһәмова, Эльмира Сөләймәнова, Ильмира Нәгыймова, Айгөл Сагынбаева, Гөлназ Сираева, Илнар Сәйфиев, Гүзәл Әхмәтова, Илзида Госманова, Алинә Даутова, Дәниф Шәрәфетдинов, Илшат Хәмәдиев, Айнур Каюмов кебек һәм башка бик күп җырчылар башкара. Сәнгатькә кереп китү өчен белем дә кирәклеген аңладым. Алабуга сәнгать училищесының режиссерлык бүлегендә читтән торып булса да укып чыктым. Җыр сәнгатенә, өстә әйтеп киткәнчә, Әнәс Файрушинда өйрәндем. Инде 15-16 еллык иҗат юлымда азмы-күпме тәҗрибә тупланган дисәм дә була.
— Сәхнәдә күбрәк озын күлмәкләр кияргә яратасың ахры?
— Сәхнә киемнәренең дә төрлесен кияргә туры килде. Соңгы елларда ябык күлмәкләргә игътибар бирә башладым, чөнки тыйнаклык күркәм сыйфат бит. Бигрәк тә татар халкында.
—  Сәхнә тормышы, клип төшерүләр, җырлар иҗат итеп яшәү үзеңә ошыймы?
— Әлбәттә, ошый. Әгәр дә ошамаса, мин сәхнәдә булмас идем, чөнки иҗат минем тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Мин ансыз яши дә алмыйм шикелле. Кешегә Аллахы Тәгалә тарафыннан билгеле бер энергия бирелә. Ул энергия кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак, кемгәдер уртача тия. Менә шушы энергияне адәм баласы чыгарырга тиеш. Әгәр дә чыгара алмый икән, ул энергия үзеңне яндыра башлый. Шуңа күрә дә мин сәхнәдән кала бу энергияне яндыруның башка ысулын күрмим, бәлки тора-бара, кешенең карашлары үзгәрү сәбәпле, фикеремнән кире кайтырмын.
— Автор-башкаручы буларак, танылу өчен интернет ярдәмгә киләме?
— Ничек кенә булмасын интернет безнең тормышыбызга ныклап килеп керде һәм бик ныклап урнашты. Ансыз тормышны күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек.Танылу өчен ярдәме бик зур, әлбәттә, чөнки халык бөтен мәгълүматне интернет челтәре аша ала.
— Җыр сүзләрен җентекләп сайлыйсыңмы? Ретро, халык җырларын бүгенге эстрадага кирәк дип саныйсыңмы?
— Җыр сүзләрен җентекләп сайларга тырышуын тырышам, әмма кайсыбер очракларда заказ буенча җыр язганда бу принциптан читкә дә тайпылган чаклар була, чөнки материаль як өстенлек ала. Яшәргә кирәк бит. Мин үзем болай бик принципиаль кеше инде, югыйсә. Очсыз шигырь сүзләре бер дә күңелгә ятмый, ә тирән мәгьнәле сүзләрне халык кабул итә алмый. Бүгенге эстрадада ретро, халык җырларын кирәк дип саныйм, тик шулай ук эстрада рэп, блюз, джаз һәм башка заманча җырларга мохтаҗ, чөнки болында күпме чәчәкләр үссә, эстрадада да төрле стильдәге җырлар булырга тиеш. Ашаганда да бер төрле генә ризык ашамыйбыз бит.
— Җырлап кына акча эшләп буламы? Төп керем чыганагың нинди?
— Җырлап кына да акча эшләп була. Нишләп булмасын?! Мин бүгенге көндә Яр Чаллы «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә җырчы булып эшлим һәм моннан тыш гастрольләр оештырам, җырлар язам. Тырышканда барысын да булдырып була.
—  Сәхнәне калдырып, өйдә балалар гына карап утыра торган хатын-кызмы син?
— Мин сәхнәгә соң килдем дияргә була, ике малай үстердем. Алар үсеп бераз аякка баскач, ныклап сәхнәгә кереп киттем. Бүген инде алар зурлар, шуңа күрә дә курыкмыйча иркенләп эшләргә мөмкинлек бар. Өйдә генә утыра торган кеше булу минем өчен бик үк җиңел түгел.
— Хатын-кыз чибәрме яисә акыллы булырга тиешме?
— Хәзерге хатын-кызлар, миңа калса, чибәр дә, акыллылар да дип уйлыйм. Шәхсән мине дөнья сынады, сыный һәм сынаячак та. 14 ел инде мин ялгыз, ике баланы берүземә үстерергә туры килде. Дөньяның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыдым. Шуңа күрә дә өйдә балаларны карап кына утыру минем өчен ят нәрсәгә әйләнде. Хатын-кыз бүгенге заманда чибәр дә, акыллы да булырга тиеш, чөнки күбрәк тормыш йөген хатын-кыз тарта. Ә син шундый булмый кара?! Хәзер замана шуны таләп итә. Кызганычка каршы, ирләр көчсез затка әйләнеп бара. Киресенчә булуын теләсәк тә, берни эшләп булмый. Әлеге сүзләр дә әрнеп әйтелми, безне шулай дөнья тәрбияләде.
— Иҗат кешесенә нинди сыйфатлар күбрәк таләп ителә? Иҗади планнарың кайсы якка таба юнәлеш алган?
— Иҗат кешесенә бигрәк тә ихласлык, ачык булу сыйфатлары бигрәк тә кирәктер дип уйлыйм. Мин иҗат белән һәрвакыт янып яшәдем. Киләчәктә дә, иншалла, янып яшәргә язсын. Иҗади планнарым зур, әмма алар әлегә сер булып калсын.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 04.01.2017
Gong-TV печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV