|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2017 Шоу-бизнес
Мирхәт Гайсин: «Кыш бабайдан ипотеканы түләттерер идем»– Кызыклы Яңа еллар тормышымда күп булды... Безнең якта «Йортка Яңа ел кертү» дигән йола бар. Төнге 12не сукканнан соң йортка беренче булып ир-ат керсә, шуны яхшыга юрыйлар иде. Яңа елны алып кергән кешегә күчтәнәч, акча биреш. Классташым белән бу көнне озак көттек. Планнарыбыз – бөтен авылны йөреп чыгарга. Көтеп утырабыз 12 тулганын. Арыган булганбыздыр инде, йоклап киткәнбез. Уянсак, иртәнге сәгать биш. Елыйсылар килде! Күчтәнәч тә, акча да юк дигән сүз. Бер ел буе көтеп, 12 тулганда гына йоклап кит инде! Яңа елны кайда каршы аласын беркайчан да планлаштырган юк. Авылда каршы алмаганга да байтак еллар... Яңа ел ул – тормышның яңа ачылган бите. Шул чиста биткә бары тик сәламәтлек, бәхет һәм изгелекләр дип язып куясы килә. Барчагызга да иң матур теләкләр юллыйм!
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|