04.01.2017 Мәдәният
Самат Хикматуллин: ““Кайтам” җыры тормышымны сурәтли” (ИНТЕРВЬЮ)
Яшь җырчы Самат Хикматуллинны ирексездән Вил Усманов белән чыгыштырасы килә, чөнки алар икесе дә көрәшче, икесе дә җырчы. Дөрес, Самат әле бик яшь, сәхнәгә беренче адымнарын гына ясый, ләкин нинди адымнар бит! Әгерҗе егете башкаруында “Кайтам” җырын ишетүгә тирән фикерли башлыйсың.
Бу җыр беркемне битараф калдыра алмый. Кемдер үткәннәрен уйласа, кемдер тормышта шундый мизгелләр булырга мөмкин дигән фәлсәфәгә бирешә ала.
— Самат, “Кайтам” җыры уйландыра торган,бик тирән мәгънәдә. Ни өчен сайлау әлеге җырга төште?
— “Кайтам” җырының һәр сүзе минем тормышымны сурәтли. Җырның ноктасына кадәр минңа якын, шуңа да аны чын күңелемнән, яратып башкарам.
— Син шулай ук көрәшче егет тә. Спорт белән ныклап шөгыльләнгән егет ничек җыр дөньясына кереп китте?
— Әтием һәм бабам үзләре өйрәнеп, кечкенәдән үк гармун уйнаганнар. Әтием ягыннан әби-бабам, ә әнием ягыннан әбием гомерләрен мәдәният хезмәтенә багышлаганнар. Бүгенге көндә аларның хезмәтен әнием дәвам итә.
— Көрәш белән җыр сәнгатендә уртак яклар күрәсеңме?
— Бабамнар һәм әтием күп тапкырлар Сабантуй батырлары булган көрәшчеләр. Көрәшкә һәм җырга мәхәббәт нәселдән килә торгандыр. Көрәш белән хәзер бик шөгыльләнмим, чөнки күңел күбрәк җырга тарта.
— Иҗатыңда җырчы Илнур Мусин нинди роль уйный?
— Илнур Мусинның җырлары тирән эчтәлекле. Ул күңелгә үтеп керердәй җырлар башкара. Мин аның талантына сокланам.
— Әти-әниләрең дә иҗат кешеләреме?
— Әтием — көрәшче, гармунчы, җырчы, ләкин 2 елдан артык ул безнең арабызда юк, вафат булды. Әнием мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Безне чын мәгънәсендә иҗади гаилә дип атарга була.
— Алга таба үзеңне җырчы итеп күрәсеңме. Якыннарың иҗатыңны ничек бәяли?
— Башкарган җырларымны туганнар, авылдашлар бик ярата. 3 яшь чагымда беренче тапкыр сәхнәгә чыктым, әтием белән бабамның урталарына басып жырлый идем.
— Кайсы җырчының репертуары ошый?
— Әйткәнемчә, Илнур Мусин, Ризван Хакимов, Радик Юльякшин иҗатларын яратам. Алар үзләре автор-башкаручы булгач, җырларын да камил, җиренә җиткереп тамашачы күңеленә ирештерәләр.
— Спорт һәм җыр өлкәсендә нинди дәрәҗәләргә ирештең?
— Минем моңлы җырларны заманчага үзгәртәсем килде. Үземнең туган авылыма багышланган “Ямурзам” җырына көй дә яздым һәм җырны үзем башкарам да. Район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә, ярышларда катнаштым һәм әле дә катнашам. Төп хыялым, әлбәттә, җырчы булу. Әлеге максатым тормышка ашу өчен бар тырышлыгымны куям.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 04.01.2017