поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2017 Җәмгыять

Россиядә җинаять өчен яңа төр җәза кулланыла башлады

Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа җәза гамәлгә керде – мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару. Бу төр җәзага тартылган кешеләр дәүләт кушкан урыннарда эшләячәк, ә үзләре бу вакытта махсус төзәтү үзәкләрендә яшәячәк.

Әлеге үзәкләрдә колонияләр белән чагыштырганда, шартлар җиңелрәк булса да, әмма шулай да ирекле йөрү тыелачак, дип яза “Российская газета”.
 
Төзәтү үзәкләрендә гражданнарга аерым йокы урыннары тәкъдим ителәчәк, әмма аларны биредә ашату каралмаган. Киемнәр, аяк киемнәре һәм ашау гражданның үз хисабына булачак. Шуның өчен хезмәт хакы ашауга  җитәрлек булырга тиеш дигән таләп куела. Төзәтү үзәкләрендә бары тик мохтаҗ кешеләрне ашату һәм киендерү генә планлаштырыла. Төзәтү үзәге хакимияте хөкем ителгәннәрне яшенә, сәламәтлегенә һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, аларны эшкә урнаштырырга тиеш була.
 
Россия Юстиция министрлыгы хөкем ителгәннәрне төзәтү үзәгеннән тыш, тагын башка предприятиеләрдә дә, мәсәлән, зур төзелешләргә, мәҗбүри йөкләнгән эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче тагын бер закон проекты әзерләгән. Ул чакта хөкем ителгән кешеләр махсус тулай торакларда яшәячәк. Шул ук вакытта алар үзләренең төзәтү үзәкләренә барып, теркәлеп килергә тиешле булачак.
 
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Россия Җинаять кодексында хезмәт белән бәйле өч төр җәза каралган. Беренчесе төзәтү эшләре – кеше гадәттәгечә эшкә йөри, ләкин аның хезмәт хакыннан акча тотып калына, икенчесе – мәҗбүри эшләр – бу аны буш вакытта иҗтимагый файдалы эшкә, мәсәлән, койма буяуга, урам себерүгә һ.б. җәлеп итү, аңа эш урынын җирле хакимият билгели. Ә өченчесе – мәҗбүри йөкләнгән эш – 2017 елның 1 гыйнварыннан гына кулланыла башлады.

---
Татар-информ
№ --- | 02.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»