поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.01.2017 Аш-су

"Кырмыска оясы" ("Муравейник") рецепты

"Кырмыска оясы" — иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецептын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр.

Башта 1 кап ак майны (майлылыгы 82 яисә 72 проценттан да ким булмаганны) эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәм. 

 
Май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак (кибетнекен) салам, аннары онга 2 чәй калагы камыр йомшарткыч өстим дә каты гына итеп камыр басам. 
 
 
Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам.
 
 
 
12 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәм. 
 
 
 
Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешереп алам. 
 
 
 
Кремын болай ясыйм: бер банка куертылган сөткә (вареная сгущенкага) 1 каптан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга. 
 
 
 
Аннары вакланган камырны кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән яисә кыргычтан уылган шоколад белән бизәгәннәрен дә күргәнем бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ныграк ошый, шуңадырмы, шоколад белән бер дә эксперимент ясап караганым юк. 
 
 
Башка рецептлар монда: http://matbugat.ru/news/?sortby=1&subject=28
 
 

 


Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 02.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»