поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.01.2017 Язмыш

Улы 14 елга төрмәгә утырган ана: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала»

Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» – дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады.

Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде. 

Буаны гына түгел, бөтен Татарстанны шаулатты апаның үлеме. Тыныч кына гомер йомгагының соңгы сапламнарын сүтеп яткан сиксәнгә җитеп килүче бер гаепсез карчыкны үз өенә кереп үтереп чыктылар. Ата – улны, ана кызны белми торган зур шәһәрдә булса бер хәл, Буа зур авыл бит инде ул. Аяз көнне яшен суккандай, бу хәбәр бик күп ялгыз карт-карчыкларның тынычлыгын алды: ишек-тәрәзәләренә бик салды.

Җинаятьчене эзләү эшенә Казан тикшерүчеләре дә кушылды. Чөнки җинаятьче эзен бик нык яшергән, алдан ук әзерләнеп, кулына пирчәткә киеп эшләгәнгә, бернинди «телсез шаһитлар» да калдырмаган иде. Ләкин без капчыкта ятмый. Буа бит ул, анда берсен-берсе белүче халык яши. Бер егетнең кичке якта апа йорты янында киләп сарып йөрүен күреп калучылар булган. Кибеттәге видеокамера да шушы егетнең акча ваклап, товар алганын үзенең хәтеренә язып калдырган. Канлы эшен төн карасында башкарган, үзе әйтүенчә, 900 сум гына акча таба алган бу адәм актыгы өенә кайтып, башта йокыга талган, бик арыган булган, күрәсең. Аннары йокысыннан уянгач, тотылудан куркыптыр инде, элек яшәгән Краснодар якларына китеп барган. Үзенең гомере жәл, кешенеке генә бер тиен дә тормый шул ул андый ерткычларга. Ләкин ерак китә алмаган. Апамның җидесен уздырган көннәрдә аны богаулап алып та кайтканнар. Августтан ноябрь башына кадәр өч ай буе тикшерү эшләре барды. Шаһитлардан сорау алынды, апамның улы Илдарның да йөрәк яраларын яңартып, кат-кат сораштылар. Әнисенең үле гәүдәсен ул иң беренче күргән кеше.

Һәм менә хөкем көне дә килеп җитте. Җинаять гадәттән тыш авыр дип табылгангадыр инде, хөкем утырышлары да районда түгел, ә Казанда Югары суд бинасында берничә көн буе барды. Беренче утырышында мин дә катнаштым, башка туганнарыбыз да, апаларының әҗәле булган бу вәхшине үз күзләре белән күрергә теләп, күрше шәһәрләрдән дә килделәр. Җинаятьче егетнең дә якыннары залда иде. Әнисе биг­рәк кызганыч тоелды. Иртә тол калып, тормыш дилбегәсен ялгызы тартып, ике бала үстергән бу ханым чынлап та бик жәл иде. Бер генә әни дә: «Балам, үтер, җинаять кыл!» – дип үстерми бит инде газизен. Үзенә сүз биргәч тә ул: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала», – диде. Монысы да аңлашыла. Бер генә әни дә балам үтерүче дими бит инде, ни энәле керпе дә баласына «йомшагым» дип әйтә, ди. Хөкем утырышының Әниләр көне алдыннан узуы бу ана фаҗигасен тагын да тирәнәйтте. Белгәннәребезне укып: «Ходаем, күрсәтмә, хагыннан нахагыннан үзең сакла!» –дип теләп утырдык.

Әнисе ышанмыйм дисә дә, улы Ленар Садриев җинаятен таныды. Ул үтерергә дип түгел, муеннан бурычка баткач, бу карчык­та үлемтеккә дигән акча булса да бардыр әле диптер инде, карак­лык юлына баскан, төн берендә коридор тәрәзәсен алып, ярдәмчесез карчык өенә кергән. Ләкин кирәк була калса дип, кулына юан гына агач таяк алырга да онытмаган. Һәм аның кирәге чыгуы бик кызганыч. Өендә чит кешенең аяк тавышларына уянган апам ни булганны да аңламыйча, инстинкт буенча, каракны кулыннанмы – аягыннанмы тоткан. Җинаятенең шаһиты булудан, үзен күреп калуларыннан курыккан карак (ә карак ул гел куркак була, аны үз шәүләсеннән дә курка дип юкка гына әйтмиләр бит инде) кулындагы күсәк белән апамның башына, кулларына дистәдән артык тапкыр суккан. Болай да җаны нечкә кылда гына эленеп торган, гомере буе сау көнгә туймаган карчыкка күп кирәкмени инде. Ул беренче сугудан ук җан биргән ди суд­медэкспертиза. Күсәк аннан апамның җансыз гәүдәсен тукмаган булып чыга...

Утызны яңа гына тутырган бу егет. Апаның олы оныгы белән бер яшьтә. Бер мәктәптә укып, бер урамда уйнап үскән малай. Балачакта бу йортка кергәне дә булгандыр әле, апам аны бакчасында үскән алма-чия яки үзе пешергән берәр тәмле әйбер белән дә сыйлаган булгандыр.

«Мин ул төнне эчкән идем, берни дә хәтерләмим», – дисә дә, бу аклану җәза катылыгын киметә алмады. Ике атна барган суд утырышыннан соң хөкем карары яңгырады: «Җинаятьчене кырыс режимлы колониядә 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә». Исән-сау булып кайта алса, иреккә чыкканда аңа 45 яшь булыр. Әрәмгә узган гомер була инде ул. Тик апамны гына берничек тә күпме еллардан соң да кайтарып булмас инде, бик газаплы үлем белән кеше кулларыннан китәргә язган булган шул мес­кенкәйгә...


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»