поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.12.2016 Шоу-бизнес

Артистлар Яңа ел белән котлый! (ВИДЕО)

Бүген барча кеше бер-берсен Яңа ел бәйрәме белән котлый, матур теләкләр җиткереп, бүләкләр бирешеп якыннарын сөендерә. Татар эстрадасы артистлары да Intertat.ru укучыларын Яңа ел белән котлый!

Азат Фазлыев: 2016 ел халык өчен «авыр» булып тарихта калачак. Ләкин, минемчә, ул алай ук зарланырлык булмады. Тамак тук, өс бөтен, сау-сәламәт – тагын ни кирәк? Intertat.ru укучыларын Яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе ел быелгыдан да уңышлырак, мулрак булсын. Барлык хыяллар, планнар чынга ашсын! Илебездә һәм күңелдә тынычлык булсын. 2017 елга изге ниятләр белән керик!
 
Лилия Муллагалиева: Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызның күңелендә теләк-хыяллары бардыр. 2017 елда аларның чынга ашуын телим! Илләребез тыныч булсын. Йөзләрегездән елмаю китмәсен. Бер-беребезне кадерләп, яклап, якыннарыбызны саклап, матур, күңелле һәм файдалы итеп, киләчәккә якты уй-ниятләр белән яшәргә насыйп булсын!

Раяз Фасыйхов: Кәбисә елы бик үзенчәлекле ел булды. Яхшысын да, яманын да бирде. Яманын иске елда калдырып, 2016 елны хәвеф-хәтәрсез генә озатып, киләсе елга аяк басарга насыйп булсын иде. Барыбызга да гаилә бәхете, тынычлык, сәламәтлек телим! Якыннарыбызны югалтмыйча, яңа елда да гөрләшеп бергә-бергә яшәргә язсын!
 
Алинә Сафиуллина: Чын күңелемнән Intertat.ru укучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Якыннарыбыз һәрвакыт янәшәбездә булсын, балаларыбыз тәртипле, исән-сау булсыннар. Әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга озын гомерләр телим. Киләсе елларда эшләребез алга таба барсын. Утлы Әтәч елында уңышлы эшләр башкарырга язсын. Татарча җырлар тыңлагыз, концертларга йөрегез. Татар телен киләчәк буынга тапшырыйк. Балаларыбыз, оныкларыбыз татар телендә тәрбияләнеп үссен!
 
Ландыш Нигъмәтҗанова
: Intertat.ru укучыларын Яңа ел белән котлыйм! Иң мөһиме – исәнлек-саулык, дөнья тынычлыгы һәм күңел тынычлыгы телим! Киләсе ел барыбызга да бары тик уңышлар гына алып килсен!

Булат Нигъмәтуллин: Intertat.ru укучылары сәламәт булсыннар! Тискәре хис-кичерешләр, вакыйгалар иске елда калсын. Куйган максатларына киләсе елда ирешсеннәр, көтелмәгән уңышлар булсын!

Гүзәл Идрисова: Киләсе ел хәвеф-хәтәрсез булсын. Ел ахырында илебездә коточкыч вакыйга булды, Алла сакласын. Барыбыз да исән-имин яшик, дөньялар тыныч булсын. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын. Бер-беребезгә ярдәм итеп, юл куеп яшәргә язсын!
 
Фәридә-Алсу: Киләчәк әтәч елында әтәчләнү бик тә килешер,шуңа күрә «кикрикләрегезне» рәтләп куегыз. Яңа еллар белән Сезне, дуслар!

Рамил Закиров: Intertat.ru укучылары сәламәт булсын, куйган максатлары, хыяллары чынга ашсын! Һәрвакыт позитив булып, тормышны яратып яшәсеннәр!

Ләйсән Гыймаева: Яңа 2017 ел белән котлыйм! Исәнлек-саулык, бәхетле, имин, тыныч еллар булып, барыгызга да рәхәтләнеп яшәргә язсын!
 
Әнвәр Нургалиев: Кадерле дуслар! Җыр-моң яратучы дуслар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Барчабызга да  исәнлек-саулык, муллык, күңел тынычлыгы телим. Яңа елда һәр туар таңнар сезне шатлыклы хәбәрләр белән каршы алсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим! Яңа ел белән!!!

Алинә Даутова: Яңа Әтәч елында узып баручы елга караганда да көннәрегезнең аяз булуын телим! Гаиләгездә тынычлык, мәхәббәт, ышану, хөрмәт булсын! Һәр көнегезне соңгысы итеп, рәхәтләнеп, тормыштан барысын да алып, аралашып, туганнарның, дусларның кадерен белеп, күрешеп яшәргә насыйп булсын, дуслар! Әтәч елы бары тик шатлыклы хәбәрләр, якты төсле, онытылмаслык көннәр генә бүләк итсен! Амин!

Ризат Рамазанов: Һәр кешегә сәламәтлек, гаилә тынычлыгы телим! Бу дөньяда һәркемнең беркем белмәгән якты хыяллары була. Бу хыялларыбыз чынга ашсын, матур итеп яшәргә насыйп булсын! Әтәч кебек горурланып яшәргә язсын!

Эльмира Сөләйманова:
Intertat.ru укучыларын чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Корычтай исәнлек, җын тынычлыгы, озын гомер һәм балалар бәхете телим!

Дилә Нигъмәтуллина: Барыгызны да Яңа еллар белән котлыйм! Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын, эшләр уңып торсын! Күңел тынычлыгы телим. Якыннарыбыз исән-сау булсын!

Азалия Зиннәт: Яңа еллар яңа бәхетләр алып килсен! Иң мөһиме – барыбыз да сәламәт  булыйк. Һәр йортта мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрсен! Яңа ел белән!!!

Айгөл Шәйхетдинова: Хөрмәтле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз! Барлык начар уйлар, вакыйгалар бу елда калсын, киләсе елга ияреп кермәсен иде! Һәммәгезгә дә сабырлык телибез! Матур итеп, сокланырлык итеп яшик әле! Чын күңелдән хыялланыгыз, хыяллар чынга аша ул! Беркайчан да тиз бирешмәгез! Барысы да яхшы булыр, Алла боерса!

Зәйнәб Фәрхетдинова: Яңа еллар белән котлап шуны җиткерәсем килә: бәхет тәрәзәгә генә кагып калмасын, һәр йортның түренә узсын. Әтәч елы тыныч, стабиль еллар алып килсен! Шат күңелле булып, бер-беребез белән аралашып яшик!

Мөнир Рахмаев: Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм! Бәхет-шатлык, уңышлар телим! Intertat.ru укучыларына зур сәлам! Һәрвакыт аралашып яшәргә язсын!

Әсхәт Дөбер-Шатр: Хөрмәтле Intertat.ru укучылары! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Киләсе елда күңелезгә хуш килердәй кешеләрнең генә очравын, теләкләрегезнең кабул булуын телим. Яңа елда һәрвакыт уңыш елмайсын, йортыгызга бәхет кошы очып килсен, тормышыгызда якты полоса булсын! Сәламәтлек, яхшы кәеф, күңелле маҗаралар телим! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын!

Лилия Гыйматдинова: Intertat.ru укучыларын һәм барлык Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм! Яңа елның яңа кары бәхет кенә китерсен! Һәммәбезгә тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, сөеп-сөелеп яшәргә язсын! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, матур җырлар, уңай хис-кичерешләр, мәхәббәт гомерлек юлдаш булсын!

Ильмира Нәгыймова: Хөрмәтле дуслар! Яңа ел яңа уңышлар алып килсен! Сәламәтлек, байлык, зур уңышлар сезгә! Яңа ел белән!!!

Артур һәм Марат: 2017 елның һәр көне шатлык, якты кояшлы һәм онытылмаслык көннәр алып килсен! Һәрберебезнең хыяллары чынга ашсын! Яңа еллар белән, дуслар!

Рәсим Фасыйхов: Барыгызны да чын күңелән Яңа еллар белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә озын гомер, саулык бирсен. Һәрвакыт эшләргә теләк булсын! Төшенкелеккә бирелмичә, кояш кебек елмаеп, балкып, матур итеп яшәргә язсын!


---
Интертат.ру
№ --- | 31.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»