|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2016 Җәмгыять
Түбән Новгород өлкәсе татар авыллары 2016 елга нәтиҗә ясый2013 елдан Түбән Новгород өлкәсендә “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программасы тормышка ашырыла башлады. Беренче елны ул эксперимент буларак кына эшләде, ә инде аның уңай нәтиҗәләре реаль күренгәч, халык бу программага ышанды һәм зур теләк белән катнаша башлады. Моңа дәлил - елдан-ел проектлар саны арта бара: беренче елны 5 район гына катнашса, 2014 елда инде 26 район үз проектларын тәкъдим итте, ә үткән һәм агымдагы елда бу сан 50гә җитте. Быел 438 гаризадан 328 проект хупланды. Шул вакыт эчендә өлкә, район бюджетлары ярдәме белән спонсорлар һәм җирле халык исәбенә йөзләгән авылда яңа юллар төзелде, спорт объектлары булдырылды, һәйкәлләргә ремонт ясалды, социаль учреждениеләр яңартылды, балалар мәйданчыклары барлыкка килде, торак-коммуналь хуҗалык объектлары реконструкцияләнде. Регион башлыгы Валерий Шанцев ышандырганча, бу программа 2017 елда да дәвам итәр. Моңа өлкә бюджетыннан кимендә 200 млн сум бүленеп бирелер. Бүген без сезне, хөрмәтле укучылар, безнең авылларда бу программа буенча тормышка ашырылган проектлар белән танышты¬рабыз. Шул хакта бозлау, ыргу, Рбишча, Сафаҗай, Семочки, Шөбиле, Кочко-Пожар администрацияләре башлыклары Али Аймасов, Иван бухалов, наил Хөсәинов, Фәрит Каюмов, Равил бәдретдинов, Илдар мөхәммәдияров, Рөстәм абдуллин белән читтән торып “Түгәрәк өстәл” дә оештырдык. Шунда главаларның программа турында фикерләрен ишеттек, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Чөнки татар авыллары да губернатор инициативасы белән дөнья күргән программада актив катнаша. Киләчәккә теләгем шул - программа озак еллар эшләсен иде. Тик, минемчә, ул тулаем дәүләт тарафыннан финансланса, тагын яхшырак булыр иде. Авылларда халык кими бара, калганнарның да күп өлеше өлкән яшьтәгеләр. Зур проектка алынсаң, зур акчалар да җыярга кирәк. Ә кемнән җыясың аларны? Корр. Иван Александрович, Ыргуда программа кысаларында чүп-чар җыяр өчен 3 махсус мәйданчыкка 12 контейнер урнаштырылды. Шулай итеп, белгәнемчә, иң актуаль проблемаларның берсе хәл ителде. Алга табан халык программада катнашырга теләк белдерәме? Программага килгәндә, шәхсән үзем аны кирәкле дип саныйм. Иң мөһиме - нинди проект тәкъдим итүне халык үзе сайлый. Чыгымнарның күп өлешен өлкә бюджеты исәбеннән каплау да ышанычлы терәк. Кимчелекләргә килгәндә, проектны тәкъдим иткәндә, төзекләндерү объекты рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш. Димәк, нинди булса яңа объект булдыру проектын уздыру кыен. Төрле бүлекләрдән, инстанцияләрдән кирәкле документлар туплау да очсыз-кырыйсыз мәшәкать. Ләкин, әйткәнемчә, бу программа уңышлы эшли. Аны гамәлгә куючы шәхсән губернатор Валерий Павлинович Шанцевка, өлкә хөкүмәтенә рәхмәтләр генә әйтәсем килә. 2017 елда Ыргуда табигатьтә ял итү урыны яисә балалар мәйданчыгы булдыру күздә тотыла, чөнки авылга байтак шәһәрлеләр кайта. Әмма кайсы мөһимрәк булганын халык үзе сайлар. Корр. Наил әфәнде, сездә ике ел эчендә биш урамга өлешчә яңа асфальт салынды. Киләсе елда да бу юнәлеш сакланырмы, яисә башка объекткамы игътибар бирелер? Без инде ике ел дәвамында юлларны яңарттык. Безнең бюджетта аларны яңартуга юл фондыннан акчалар салынган, шуңа күрә проектларны юлларга юнәлттек. Аллага шөкер, халык моны хуплады, программада бик теләп катнашты, акчалар кая сарыф ителгәнне дөрес аңлады. Мәчетләребез дә активлык күрсәтеп, ярдәм итте. Киләсе елга да бу эшне дәвам итәргә җыенабыз. Корр. Фәрит әфәнде, сезнең карамакта өлкәбезнең иң зур авылларының берсе. Кызганычка, узган елны сезнең проект өлкә комиссиясендә хуплау тапмады. Авылдашларыгыз һәм спонсорлар киләчәктә нинди объектка игътибар бирергә җыена? Әлбәттә, программаның файдасын әйтеп бетергесез. Әмма кайбер шартлары нык уйландыра, чөнки проектны тәкъдим иткәндә, авыл администрациясе үзенең акчасын кушарга тиеш. Ә ул бездә юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, аны исемлектән төшереп калдыралар. Спонсорларга да аның өлешен капларга рөхсәт ителми. Программа тулаем өлкә бюджетыннан финансланса, тагы да яхшырак булыр иде. Чөнки халыкның яшәү дәрәҗәсе, керемнәр күләме, кызганычка, кими бара. Корр. Равил әфәнде, сезнең авыл әлегә программада катнашканы юк. Сәбәбен әйтсәгез иде? Корр. Илдар әфәнде, сездә өлкәдә иң зур проектларның берсе эшләнде. Юл төзүгә “Орг-комитет – 2016” әгъзалары да байтак ярдәм итте, дип ишеттек. Халык файдасына, аның тормышын, социаль инфраструктурасын яхшыртуга юнәлтелгән программаны гамәлгә куйган регион җитәкчесе Валерий Шанцевка аерым рәхмәт. Төкле аягы белән килүче Яңа 2017 елда без мәдәният йортына капиталь ремонт ясарга планлаштырабыз. Мәскәүдә яшәүче актив позицияле егетләребез - “Оргкомитет-2016” әгъзалары да бу инициативабызны хупладылар һәм ярдәм итәргә ышандырдылар. Корр. Рөстәм Мансурович, сезнең программа турында фикерегез нинди? Күргәнегезчә, гомуми алганда, главаларыбыз программаны дөрес куллана алалар һәм губернаторның “җиңел кулы” белән дөнья күргән яңарыштан авылларга күп файда тиде. Чыгымнарның кимендә 5 процентын гына халыктан алып, хөкүмәт ярдәме белән ничәшәр мең метр юллар эшләнде һәм төзекләндерелде, социаль проблемалар чишелде, инфраструктура яңартылды, ә ин мөһиме - Валерий Шанцевның һәрвакыттагы приоритеты булган халык тормышы бераз яхшырды. Программа тагын күп еллар эшләсен. Яңа елда авыл башлыклары бу өлкәдә тагын күбрәк һәм мөһимрәк проектларны тормышка ашырсыннар иде.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|