• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

30.12.2016 Язмыш

“Бүген туйда мин булачак ирем белән танышачакмын!”

Миңлегөл һәм Миргазыян Газизовлар Самара татарлары арасында зыялы, ярдәмчел, милли җанлы кешеләр буларак танылган шәхесләр. Балалары, оныклары белән бергәләп Миңлегөл апаның - 75, Миргазыян абыйның 80 яшьлек юбилейларын, бергә яши башлауларының 55 еллыгын зурлап үткәрергә әзерләнгәндә, чабып барган җиреннән сөртенеп егылган ат кебек, гаилә башлыгы аңын югалта һәм унсигез көннән бакыйлыкка күчә.

Шул көннән бирле кайгылы башын кая куярга белмичә аптырап йөргән Миңлегөл апа, башка эш белән редакциягә килеп  чыккач, безгә бөтен тормышын сөйләп эчен бушаткан иде. Әйе, авыр аңа бүген. Өйдәге һәр әйбер Миргазыян белән бәйле: плитәдә ул яраткан аш пешә,  өстәлдә буш чынаягы тора, телевизордан ул яраткан тапшыру бара, ә шкафта эленеп торган костюмнарыннан һәм күлмәкләреннән  аның исе аңкый... Әле аңкый... 55 ел элек дускае Миңнеруй туенда Миңлегөлне өтеп алган күзләр шул кадәр якын булыр дип кем уйлаган?

...Кыз туйга дип сатып алган яңа күлмәген киеп көзге янында бөтерелгәндә кемдер теленнән тарткан кебек: “Бүген туйда мин булачак ирем белән танышачакмын!” - дип, шаярып көзгегә күз кыса да фыр-р-р итеп чыгып йөгерә. Миңлегөлгә бу күлмәк чыннан  да бик килешә иде. Әллә беренче затлы күлмәге булгангамы икән? 12 яшеннән яшелчә базасында эшләгәндә киеп йөргән алама киемнәре гел күз алдында. Өстендә - сырган бишмәт, аягында - резин итек. Ашыйсы килгәндә туң кәбестә, пычрак кишер кимергән чаклары да күп булды. Ә инде мичкәләргә тозлы балык тутырырга куйсалар, ул көн бәхетле булып санала иде. Кеше күрмәгәндә шул балык сыртына тешен батырып-батырып маен суырганда: “Ходай Тәгалә гөнаһ итеп кабул итмәсен иде”, - дигән уй гына бораулый иде миен.

Миңлегөл сигезенче сыйныфны тәмамлап, аяк киеме фабрикасына эшкә урнашкач, гаиләнең тормышы бераз яхшырды. Аңардан өч яшькә олырак Наил абыйсы да эшли бит инде. Дөрес, ул аның бертуганы түгел, әтисенең беренче хатыныннан туган бала. Шәриф ага Красный Яр районындагы Губанкүл авылында яшәгән, ә хатыны, өч яшьлек малаен ятим калдырып бакыйлыкка күчкәч, Ялтай кызы Хаҗәрне димләргә килгән. Кызның балалы иргә кияүгә чыгарга теләге булмаса да, ул вакытта сөеп өйләнешү, мәхәббәт сүрелгәч, аерылышу, дигән нәрсә юк иде бит. Никах укылган икән, бетте. Тормыш арбасына җигеләсең дә Ходай күпме бала бирә, барсын да табып, тәрбияләп үстерәсең.

Хаҗәр дә, татарның шул кануннарына буйсынып, ир белән яши башлый. Карасаң, Шәриф начар кеше дә түгел икән, хатынын ярата, балаларын кайгырта. Әнә, яхшы тормыш эзләп гаиләсен Куйбышевка алып килде. Временная урамында кечкенә генә өй салып керделәр һәм шәһәр тормышы белән яши башладылар. Кызганычка, бер-бер артлы туган унбер баланың өчесе генә исән калды. Ә Наил олы малай бит инде, сугышка китеп һәлак булган әтисе урынына калган гаилә башлыгы.

...Биш йорт аша гына яшәүче Миңнеруйның туена, һава салкынча булуына карамастан, Миңлегөл күлмәктән генә барды. Шундый матурлыкны иске пәлтә белән каплыйсы килмәде аның. Кысрык өй халык белән тулы иде. Миңлегөлне бөдрә чәчле чибәр генә рус егете янына утырттылар. Сүз артыннан сүз - танышып киттеләр, биеп тә алдылар. Кыз, алсуланып, кабат урынына килеп утырган иде, каршыдагы егетнең йөрәккә үтеп керерлек карашын тоеп, башын аска иде. Бер мизгелдә барысын да аңлады ул, ләкин сер бирмәде. Бөдрә чәчле урыс белән тагын биергә чыккан иде, теге егетнең дусты аларны аерып алды да вальс әйләндерә башлады.

- Беләсеңме, бер егет синең белән танышырга тели. Тик кыймый гына, - дип, үзен - Хәбибулла, дустын - Миргазыян дип таныштырды. Алар икесе дә троллейбус йөртүчеләр икән, Физкультурная урамындагы гомумторакта яшиләр. Ә үзләре Мәчәләйдән.

Миргазыян белән дә бер мәртәбә биеп тә алды Миңлегөл. Тик сөйләшмәделәр генә. Егет аңа бик оялчан булып күренде. Кыз, тәнәфес җиткәнен көтеп алды да, хуҗалар белән саубуллашып, өенә тайды. Миргазыян аны күреп калды, калуын, тик кызның өс киеме булмагач, болай гына чыккандыр, дип уйлады. Ә бүлмәдә дә аны тапмагач, хуҗабикәдән кайсы якка йөгерергә кирәклеген сорады да шул якка таба омтылды...
Миңлегөл капка келәсен ачканда артыннан дөп-дөп йөгереп килүче кешенең Миргазыян икәненә шикләнмәде. Арада ниндидер күренми торган җепләр сузылган, һәм алар хәзер һәрвакыт бергә булырлар кебек тоелды аңа.

Һәм шулай булды да. Көн саен Миңлегөл янына килеп йөрде Миргазыян. Өч ел буе Борское авыл хуҗалыгы училищесында тракторчылыкка укыган чакларын да, дүрт ел ярым Балтыйк флотында механик булып хезмәт иткән елларын да сөйләде, киләчәк турында хыялланды. Ә ял көннәрендә Загородный паркта уздырыла торган татар "пятачог"ында очраштылар. Яшьләр гармунчы Дамирның трамвайдан төшкәнен күрү белән күтәреп алалар да бию мәйданчыгындагы урындыгына китереп утырталар. Инде башлана биюләр, җыр-лашулар, танышулар... Ахырда инде, традиция буенча, Тупли егетләре башка авыл малайлары белән сугыша башлыйлар, ә бу көнне сугышырга кәефе булмаганнары трамвай тукталышына таба кузгала...

1962 елның 6 апрелендә яшьләр Временная урамындагы йортта никах укытып, мич артында яши башлыйлар. Ә 1 Майда Мәчәләйгә кайтып төшәләр, Миргазыянның әнисе (әтисе сугыштан кайтмый) һәм туганнары киленне Мәчәләй авылы гореф-гадәте буенча арбадан тун өстенә төшереп бастыралар да чикләвекләр бәреп каршы алалар, яратып үз кызлары кебек кабул итәләр...

Бер елдан соң уллары Әнвәр туа, ә Миргазыян, гаиләне тәэмин итү өчен, элеккеге профессиясен искә төшереп, “Куйбышевгоргражданстрой” төзү трестына тракторчы булып урнаша, төзү техникумына укырга керә... Шуннан Миргазыянның үсеше башлана да инде. Тракторчыдан механик, прораб, баш инженер, идарә җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, производствоның бөтен нечкәлекләрен белгән, гади эшчеләрнең хәлен аңлаган кешене хезмәттәшләре дә, оешма җитәкчеләре дә хөрмәт итәләр, бәйрәм саен Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләп торалар.

Икенче баласын - кызы Кадрияне тапканнан соң хатыны да шул ук оешмада башта кладовщик, аннары тәэминат бүлегендә эшләп, абруй казана. Матди тормыш та акрынлап җайга салына: башта алар коммуналь фатирдагы бер бүлмәдә яшиләр. Дәрәҗә үскән саен Газизовларга башта ике бүлмәле, җитмешенче еллар ахырында өч бүлмәле фатир бирәләр.

Менә инде тормышыбыз түгәрәкләнде, бәхеткә төренеп яшибез дигәндә генә үзгәртеп кору чоры башлана. Нәкъ шул вакытта Самарада Җәмигъ мәчете төзелә башлый, һәм Миргазыян Вәллиулла улы ихлас күңеленнән шушы эшкә җигелә. Төзелеш өчен кирәкле техника белән дә, киңәш белән дә, акча белән дә булыша ул.

- Без Миргазыян белән яшь чакларда бик дус идек. Бик яхшы кеше иде, мәрхүм. Мәчет төзү эшенә керткән өлеше дә зур аның, хезмәткәрләренә дә игътибарлы булды. Аның кулы астында эшләгән мил-ләттәшләребез дә аның турында тик яхшы сүзләр генә әйтә алалар, - дип искә ала ул елларда Сәламәтлек саклау Департаментының автохуҗалык директоры булып эшләгән хаҗи Җәмил Әхмәдулла улы Вәлиуллин.

Икетуган абыйсы Таһир Мамышев та Миргазыянны тик яхшы сүзләр белән генә искә ала:
- Миргазыян 6 санлы ремонт-төзү идарәсе белән җитәкчелек иткәндә Мәчәләй, Тупли, Мулла авылы егетләрен эшкә ала, яшәргә урыннары булмаганнарга тулай торактан урын алырга булыша иде. Аларның күбесе әле дә: “Миргазыян абый безгә тормышта беренче адымнарыбызны ясарга булышты. Без аны бик  хөрмәт итәбез, - дип әйтәләр.

2004 елда Региональ Диния нәзарәте тарафыннан Миргазыян Газизовка тапшырылган Рәхмәт хатында да аның турында бик яхшы сүзләр язылган. “Җәмәгать эшен намус белән үтәвегез, өлкә халкын дин юлына бастыру, патриотизм, милли үзаң тәрбияләү эшенә керткән өлешегез, хәйрия эшләрендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип язылган хатка Вагыйз хәзрәт Яруллинның кулы куелган.

Кызганычка, 1993 елда “яңа рус”лар Миргазыян Газизов җитәкләгән РСУ-6 оешмасын тартып алалар. Алар оешма җитәкчелеген идарәгә якын китермиләр, ә хезмәткәрләргә төрле инстанцияләргә хатлар язып, Газизовны кайтаруны таләп итәргә генә кала. Бу хәлдә гаделлек түгел, көч һәм хокуксызлык җиңә. Акыллы, гадел, намуслы җитәкче  закон бозып баеган бандитларга каршы тора алмый, билгеле. Ул эшеннән китәргә мәҗбүр була.

Элек тә динебез ислам кушканча яшәгән, мөмкинлеге булганда улы, онык¬лары белән җомга намазларына йөргән, корбан чалып, мәҗлесләр үткәргән, садакаларын мул биргән Миргазыян хаҗ кылырга ният итә һәм теләген тормышка ашыра да. Ул Мәккәдән ничектер ачылып, тынычланып кайта, күбрәк бакчада булырга, табигать белән аралашырга ашкына.

Кай арада балалар үсеп җиткән, югары белем алып, яхшы эш табып өлгергәннәр, диген. Кадрия Куйбышевның план институтын тәмам¬лап, әле дә белгечлеге буенча хезмәт итә. Аның олы улы Айрат “Яктылык” мәктәбендә гел бишле билгеләренә генә укып, төзү институтын да яхшы билгеләргә тәмамлый, хәзер инженер-проек¬тировщик булып эшли. Кече малае Кәрим әле мәктәптә укый.

Ә менә Әнвәрнең гаиләсендә югалтулар күп була. Ул үзе кырык яшендә кан авыруыннан вафат булгач, аның гаиләсе белән элемтә өзелә. Тик улы Эмиль дә 22 яшендә үпкә авыруыннан бакыйлыкка күчкәч кенә килене бу турыда әйтә һәм аны әтисе янында җирлиләр. Әби белән бабайга бу кайгыларны кичерүе авыр була, әлбәттә. Миргазыянның йөрәге дә шул вакыттан бирле үзен гел сиздереп тора. "Ә быелгы көзне, нишләптер, ул үзен бик яхшы хис итте. Дачадан кайтып, машинадан төшкәнен тәрәзәдән сокланып карап тордым ул көнне, - дип искә ала хатыны Миңлегөл апа. - Сиксән яшен тутырып килүче картлар аның кебек җитез булмыйлар бит инде. Ә минеке икенче катка очып менде”...
Калганын беләсез инде. Хәния Фәрхинең “Сагыну” җырында җырланганча:

Тугайларда ал тирәкләр,
Гөл тирәкләр моңлана.
Тирәкләрнең ботагыннан
Яфрак түгел, яшь ага...

Миңлегөл апага түзәргә һәм Ходайдан ярлыкау сорап, Миргазыян абый рухына дога кылудан башка чара калмады.


Миргазыян һәм Миңлегөл ГАЗИЗОВЛАР (бергә яши башлаган чаклары).


Газизовлар кызлары Кадрия һәм уллары Әнвәр белән (1980нче еллар ахыры).

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 30.12.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы