• 28.02 Азат Абитов, Казан. Филармония.
  • 02.03 Кариев театры. "Көзебезнең язы". 18.30.
  • 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • 28 Февраль Шәмсия Җиһангирова
  • 28 Февраль Камил Сәгъдәтшин
  • 28 Февраль Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984)
  • 29 Февраль Алмас Нәзиров
  • 01 Март Рөстәм Миңнеханов
  • 01 Март Венера Нигъмәтуллина
  • Сдаю комнату 5 тыс.стиральная машина имеется.89534004384
  • буаз тана яки буаз сыер сатып алам тел. 89600761732 .
  • Актаныш. Размеры туры килмәү сәбәпле, бер тапкыр да киелмәгән костюм-чалбар сатам. 50 размер. 2000 сум. Этикеткасы тора. 8 903 318 72 87
  • Сатыла угез ите ботлап. Актаныш районы.89274526618.
  • Продается сухопутная черепаха с домиком 1500 рублей для детей хороший подарок. 89196989828
  • Казанда яңа электр самовары сатыла. 89655808912
  • Реферат һәм курсовой эшләре эшлибез. Стаж 6 ел. Языгыз GULIA.ZAMALEEVA@YANDEX.RU
  • Актаныш үзәгендә фундаментлы милек сатыла. 8-927-477-78-06.
  • Баянда уйнарга өйрәнәсем килә, ә баяным юк. Кемдә тузан гына җыеп ята торган инструмент булса, килеп алам WhatsApp. 89375858982
  • Никах киеме сатыла 1 генә тапкыр киелгән 4000 сум .

 

 

 
 
Архив
 

               

29.12.2016 Милләт

Теш пастасы, сабын ашалып беткәч, кирза итекләрен турый башлыйлар

Бу тиңсез батырлыкка 56 ел гомер үткәннән соң бары тик аларның икесе генә – Әсгать Җиһаншин Санкт-Петербург янында, Анатолий Крючковский Киевта исән-сау яшәп яталар. Кызганыч ки, бүгенге яшьләр арасында Әсгать Җиһаншин исемен белүчеләр бик аз. Ә менә өлкән буын кешеләре 49 көн буе сусыз, ризыксыз океан киңлегендә чайкалган батыр милләттәшебезнең һәм аның өч иптәше - рус егете Иван Федотов, украинлылар Анатолий Крючковский һәм Филипп Поплавский турында бик яхшы беләләр.

Бу хәл Ерак Көнчыгышта, Итуруп утравында була. 1960 елның 17 январенда ураганлы җил арканлап куелган Т-36 баржасын ачык океанга алып китә. Бортта дүрт солдат - кече сержант Җиһаншин һәм рядовойлар Федотов, Крючковский, Поплавский була.

Аларны, әлбәттә, эзлиләр. Әмма метеорология шартлары шул кадәр начар була ки, кечкенә корабның штормга чыдый алуына күпләр ышанмый. Ә инде аның ватыкларын, борттан дулкын юып төшергән әйберләрне тапкач, баржаның һәм андагы кешеләрнең һәлак булуына шик калмый. Ракеталар сынавы барган бу территориядә башка кораблар булмавын белгән экипаж да котылуга ышаныч бик аз булуын аңлыйлар.

Ремонтка куелган баржада ягулык та, ашау-эчү запаслары да булмый диярлек. Экипаж никадәр аз ашарга тырышса да, булган ярма, ике чиләк бәрәңге (анысы да мазутка буялып, әллә ни ашарлык булмый әле), бер банка тушенка  һәм бер ипи күпкә җитми. Баштарак алар балык тотарга маташалар. Әмма океан тын булмаганлыктан, үзләре ясаган кармакка балык эләкми. 24 февральдә солдатлар соңгы бәрәңгене ашый.

- Суны двигательне суыту  системасыннан алып эчтек. Ул да беткәч, яңгыр суы җыя башладык. Туйганчы түгел, әлбәттә. Башта тәүлегенә өч, соңрак бер тапкыр йотып куя идек. Баржада күселәр дә юк иде, булса тотып ашаган булыр идек. Бер бәрәңге салып пешергән “аш”ны көненә бер мәртәбә, ачтан үлмәслек кенә ашадык, - дип сөйли Әсгать Җиһаншин.

Ул укытучысының ач матросларның мачтадан күн кисеп алып ашаганы турында кайчандыр сөйләгәнен исенә төшерә. Үзенең күн каешын токмач кебек вак кына турап, ит урынына ашка сала. Рация, гармун каешлары да шул ук язмышка дучар булалар. Күн әйберләр, теш пастасы, сабын ашалып беткәч, кирза итекләрен турый башлыйлар. Аларның һәрберсе  30 килограммга ябыга.

Котылу көтелмәгән җирдән килә. Баржаны Америка вертолетларыннан күреп алалар һәм экипажга баудан үргән баскыч ыргыталар. Әмма салкын сугыш чорында тәрбияләнгән солдатлар америкалылар очкычына менәргә шикләнәләр. Хәер, моның өчен аларның хәлләре дә калмаган була инде.

- Бер-бер артлы ике вертолет килде, әмма без аларга менәргә теләмәдек. Ул вакытта совет кешесе америкалыларны дошман итеп саный иде бит. Безгә ышандырылган баржаны ташлап калдырырга ярамаганлыгын да аңлый идек, чөнки бу илеңә хыянәт белән тиң. Шуңа да баштан безне коткарырга килүчеләрдән ризык, эчәргә су, ягулык сорадык. Вертолетлар, ягулыклары беткәч, кире борылып киттеләр. Менә шунда без чын-чынлап курыктык һәм “Кирсардж” хәрби корабы безгә якынайгач, аның бортына мендек, - дип искә ала кече сержант Җиһаншин. Дүрт совет солдатын Америка хәрбиләре коткаруы билгеле булгач, Мәскәү чынлап та нишләргә белми. Аларны батырмы әллә хыянәтчеме дип игълан итәргә, дип баш ваталар. Америкалылар оештырган пресс-конференциядә совет журналистлары булмый, бары тик “Известия” газетасы хәбәрчесе Борис Стрельников аларга шалтыратып: “Сүзегезне үлчәп сөйләгез”, - дип кисәтә. Бераздан Мәскәүдә дә бер карарга килеп, дүрт солдатны мактап, “Үлемнән көчлеләр” дип аталган мәкалә бастырыла. Америкада аларга: “Илегезгә кайтырга курыксагыз, кала аласыз”,  - дип тәкъдим итәләр. Сан-Франциско мэры шәһәр ачкычы символы тапшыра.  Әмма совет солдатлары: “Нәрсә булса, шул булыр”, - дип туган илләренә кайталар.

- Ул вакытта Америка белән СССР арасында мөнәсәбәтләр шәптән түгел иде. Әмма андагы халыкның безне дусларча каршылавын күреп исебез китте. “Кирсардж” экипажы да безгә нинди дә булса яхшылык кылырга тырышты. Беренче көннәрдә калак белән ашаттылар, кырындырдылар, капитан көн саен кереп, хәлебезне сораша иде, - дип сөйли Әсгать Җиһаншин.

Ул 73 яшендә дә әле бик җитез һәм аралашучан. Ни кызганыч, аның хатыны Рәйсә ханым моннан сигез ел чамасы элек вафат булган икән. 1991 елга кадәр алар Петродворец янындагы Ломоносов шәһәрендә яшәгәннәр, хәзер анда гаиләсе белән Әсгать әфәнденең олы кызы Галия тора.

Бүген Әсгать Рәхимҗан улы Петербургтан ерак булмаган Стрельна шәһәрчегендә яши. Күптән түгел аңа  56 ел элек коткару операциясен җитәкләгән Джордж Сеймур белән Интернетта скайп аша сөйләшергә насыйп булган. Бу турыда НТВ каналының “Центральное телевидение” программасында сюжет та күрсәттеләр.

- Ул чакта сезгә ярдәмгә килүебезгә шатмын. Кызганыч, бүген дә безнең илләр арасында аңлашылмаулык бара. Бу кайчан да булса үтәр дип ышанам, ә сезнең белән минем дусларча аралашуыбыз күп сәясәтчеләргә үрнәк булсын иде, - дип башлый сүзен Калифорниядә яшәүче Сеймур әфәнде. Нәкъ менә ул хәлсезләнгән Әсгать Җиһаншинга кырынырга булышкан булган.

Бу вакыйга чынлап та хәзерге заман кешеләренә үрнәк булырлык. 49 көн буе азыксыз-сусыз океан киңлегендә чайкалганда төрле милләт кешеләре булган дүрт солдат: милләттәшебез Әсгать Җиһаншин, рус егете Иван Федотов һәм украинлылар - Анатолий Крючковский һәм Филипп Поплавский кешелек сыйфатларын җуймаганнар, бер-берсенә терәк булып, исән калырга ярдәм иткәннәр. “Башыбызда яман уйлар булса, без бер көн генә дә яшәмәгән булыр идек”, - ди экипаж командиры.  Һәр очракта кеше Кеше булып кала алсын иде шул.
 


Әсгать ҖИҺАНШИН Сан-Франциско шәһәре ачкычы белән файдалана алмавына үкенми.


Әсгать ҖИҺАНШИНның сакалын Америка хәрбие кыра (1960 елда бу фотосурәт бөтен илләрне әйләнеп чыкты).

Илһам МӨРШИТОВ
Бердәмлек
№ --- | 29.12.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV